Тыл ярдәме көч бирә, алга өнди
Бу көннәрдә махсус хәрби операция зонасыннан бик күп рәхмәт сүзләре килде. Чөнки волонтерларыбыз август ахырында гуманитар ярдәм илтеп кайтты, – Елена Вәлиева кайтты, Радик Хәбибуллин төркеме китте, хәзер Айдар Хисмәтуллин төркеме юлда, чиратта – башкалары. Балтач районы волонтерлары өзлексез барып торуда, зур рәхмәт аларга
– 116нчы регионны күргәч, шунда ук каршыларына барабыз. Рәхмәт, Радик абый, егетләр, халык. Мин сезне яратам, – дип яза «Гелик» кушаматлы батыр егетебез.
Радик Хәбибуллин төркеме 22 август кичендә китеп, тиз арада барып җитте, егетләргә гуманитар ярдәмне өләшеп бетереп кайтырга да өлгерде. Әйбәт барасыз, егетләр, дип аларга көч биреп торучылар да табылды. «Улыма посылка килеп җитте, дип, беренчеләрдән булып, Балтач бистәсендә яшәүче Ринат Камалиев хәбәр бирде. «Улым посылкаларны алды, бик зур рәхмәт егетләргә, шулай ук машина да исән-сау барып җитте, Аллаһка шөкер, – ди Зәмзәмия исемле әни. – Бу олы хезмәткә өлеше кергән һәркемгә улымның һәм үземнең гаилә исеменнән чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Тиз көннәрдә илебезгә тынычлык, без көткән җиңүләр килсә иде!»
Егетләргә генератор да барып җитте. «Әйбәт эшли, барысы да яхшы, – ди алар. – Халыкка бик зур рәхмәт, сез һәрвакыт безнең запросларны вакытында үтисез. Баш иябез сезнең алда».
Илһамия исемле апа да улына посылкалар җибәргән, ул да рәхмәт белдерә, волонтер егетләр батыр ул үстергән әнинең үзенә рәхмәтле: «Илһамия апа, үзегезгә зур рәхмәт, шундый кунакчыл, ачык егет үстергән өчен, – ди безнең волонтерлар. – Чикне төнлә үткәнлектән иң беренче аңа кердек, җылы итеп каршы алды, ашатты, йоклатып чыгарды».
«Улым да посылканы алган, бик зур рәхмәт сезгә дә», ди, ирен махсус хәрби операциядә югалткан, инде улы өчен өзгәләнеп яшәүче Фәнүзә апа Сибәгатуллина. Әниләрне куандырган, егетләрне сөендергән өчен Аллаһ үзе зурласын сезне, ди Мәүлия исемле райондашыбыз. Курку белмәс хезмәтләре өчен райондашыбыз Лилия дә рәхмәт белдерә, сабырлыкларына, булышасы килү теләгенең сүнмәвенә соклана. «Сез бердәм һәм тырыш команда, ваемсызлык күрсәтеп читтә калмадыгыз, ярдәм итәм диеп алга ыргылдыгыз», ди ул.
Махсус хәрби операция зонасында безнең волонтерлар тиз генә ярдәм өләшеп йөргәндә, фотокопицентрда урнашкан ярдәм җыю пункты да тын тормый, райондашыбыз Нәфисә Мостафина егетләргә дип өй шартларында ясалган тушенка китергән, чәй әзерләү өчен үләннәр дә киптергән. Җәлил суган (тураган кыяк суганы да бар), кискән токмач китергән.
Павел исемле райондашыбыз лампочкалар, капчыклар, порошок алып килгән. Марат Хафизов махсус хәрби операциядәге егетләребезгә 32 литр «Роснефть» мае тапшырган. Ачык базарда сатучы Сания апа бу юлы ярдәм илтә баручы шоферларны кайгырткан, пешкән ризык-лар алып керткән. Нина Абрамова («Александр» кибете) сугышчан егетебез соравы буенча мотоцикл-га утыргыч тапшырган. Чутай авылыннан Ринат Низаметдинов гаиләсе солдатларга аш ясау өчен токмач камыры ясарга йомыркалар китергән. Салавыч пекарнясыннан Регина Нотфуллина 100 төргәк кипкән ипи (сохари) җибәрде. Халыктан кергән акчалар хисабына «Булат» детекторы алдылар. Айрат Хаҗиев белән Фаил Әлтәпов кер юу машинасы биргәннәр һәм башкалар, һәм башкалар…
– Һәрвакыттагыча, бу баруыбызда да егетләрнең бик күп үтенечләрен канә-гатьләндереп барырга туры килде, – ди волонтер Радик Хәбибуллин. – Мөмкинлегебездән чыгып, инструментларның һәм төзелеш материалларының бер өлешен ала алдык. Калганнарын алырга ярдәм сорап район җитәкчелегенә хат яздык. Район җитәкче-легенә, эшмәкәрләр Ренат Әсхәтҗановка, Рифат Зариповка, Марат Шәйхетдиновка, Гөлсем Миңнебаевага, Ришат Гыйләҗевка һәм ДОСААФ җитәкчесе Рафаэль Фәйзрахмановка ярдәм иткәннәре өчен олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сезнең ярдәмнән башка бу кадәрле әйберне алып бетерә алмас идек. Егетләрнең гозерләрен тыңлавыгыз, читтә калмавыгыз өчен зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев