Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

«Улым минем янымда булган өчен булышам»

Яңгул авылы волонтерлары «бал кортлары» кебек, җиң сызганып фронтка ярдәм итә

Яңгул волонтерларының чәйләр тутырып, ашлар, шәмнәр ясап, иминлек челтәрләре үреп махсус хәрби операция зонасына озатуларына да бер ел булды.

Көзге кич. Караңгы. Яңгул авылының совет чорында салынган иске клубы тәрәзәсеннән сүрән генә яктылык сирпелә. Әллә шәм яктысында утыралар инде дип аптырап торганда, авыр ишек ачылып китә дә, ягымлы гына бер ханым күренә. Әлеге ягымлы ханым Яңгул авылының активисты, озак еллар шушы клубта хезмәт куйган, хәзер исә балалар бакчасында эшләүче Ләйлә ханым Габделхакова. Иске клубның зур караңгы коридоры аша иркен тамаша залына үтәбез. Ә биредә яп-якты, апалар түгәрәкләнеп утырганнар, тасма кисәләр, бөгәләр, бер төркеме челтәр үрә.

— Менә шулай атнасына ике тапкыр киләбез, — ди Ләйлә ханым. — Ватсапта үзебезнең группабыз бар, шунда аралашабыз, фикерләшәбез. Эш аз гына тоткарланса да, уңган авылдашларым яза башлый инде, кайчан киләбез, токмач булса да җәя торыйк, дип. Ураза вакытларында берәр көн килдек, ә болай атнасына ике тапкыр очрашып, волонтерларыбыз киткәнче әзерлисен-әзерләп куябыз. Гел Елена Вәлиева төркеменә әзерләп бирәбез. Акчаны үзебез җыешабыз, авылдашлар, читтә яшәүчеләр, башкалада гомер итүчеләр, кирәк вакытта күпләп акча күчерүче иганәчеләребез дә бар. Блиндаж шәмнәре дә ясыйбыз, Лена апага бик күп итеп нарат күркәләре җыеп китерделәр дә, менә үзебезгә алып төшеп куйдык аларны, кирәк булуга шәмнәр ясарга әзербез.

Әңгәмә кора торгач, тәнемә суык йөгерде. Волонтерлар бер челтәрне үреп бетерделәр, әле тагын берне төгәллиселәре бар. «Суык бит монда, кыш көне дә шушында эшләячәксезме?», дип сорыйм. Узган ел көннәр суыткач, клубның яңасына керткән булганнар. Аннан бәйрәмнәр буласы бар, дип, җәмгыять ашханәсенә күченгәннәр, чәчү башланып, игенчеләрне ашату вакыты җиткәч, кабаттан яңа клубка чыкканнар. «Мөһим чаралар узганчы дип иске клубка кереп тордык, вакытлыча гына без монда, яңадан җылы, якты клубка күчәчәкбез», диләр. Аяктан менгән суык тәнне өшетә, әйтерсең лә, салкын окопларда бөгәрләнеп яткан ватандашларыбызның халәтен үзең дә тойган мәлдә фронтка челтәр үрәсең.

Инде мин килгән көннән соң хәйран вакыт узды, хәзер исә Яңгул волонтерлары яңа клубта фронтка ярдәм туплый.

— Егетләрдән запрослар күп килә, — ди Ләйлә ханым. — Көчебездән килгәнчә булышырга тырышабыз. Егетләребезне югалтасы килми, бик авыр райондашларыбызны кара гүрләргә иңдерү. Югалттык бит инде, авылдашларыбыз Әсгать, Раил, Илнар, Ирек һәлак булдылар, урыннары җәннәттә булсын, батырларыбызның исемнәре онытылмасын. Безнең улларыбыз үз яныбызда бит, дип булышырга кирәк, менә мин шуңа булышам: минем балам минем янда булганга ярдәм итәм. Аннан соң авылыбыз мәчете имамы Шәрифҗан абый бик булыша безгә, җомга вакытында намазга килүчеләр белән уртага салып сөйләшә дә, мәчеткә кергән матди ярдәмне солдатларга бирә. Җирле җитәкчеләребез дә бик әйбәт безнең. Яңгул авыл җирлеге башлыгы Рамил Гыйльфанов безнең терәлеп торган күршебез, махсус хәрби операциягә ярдәм өчен үзе үк тә янып йөрүче, Елена Вәлиева төркеме белән берничә тапкыр руль артында үзе ярдәм илтә барды, батыр йөрәкле ул. Әлеге төркем дә аның инициативасы белән оешты. «Яңа тормыш» җәмгыяте рәисе Ранил Габдрахмановның ярдәме әйтеп бетергесез, үзе дә волонтер Рамил Әгълиуллин төркеме белән әллә ничә мәртәбә егетләребез янына барып, гуманитар ярдәм тапшырып кайтты. Җәмгыять директоры буларак, нәрсә сорап барсак та, кире борганы юк. Ит кирәк саен аның янына керәбез, әле менә бу юлы «Борнак» җәмгыяте дә сыер ите бирде. Әнә шулай ит биреп торсалар, без җыелган акчага бүтән кирәкле әйберләрне ала алабыз. Ашлар сыер ите белән аеруча да тәмле килеп чыга. Хәзер кибетләрдән тавык түшкәләрен сирәк сатып алабыз, күбрәк сыер итеннән ясарга тырышабыз. Ашка кирәкле әйберләрне киптерү бик зур көч һәм сабырлык сорый торган хезмәт. Авылдашыбыз, пешекче Сөембикә апа (Сөембикә апаның улы омоннар сафында махсус хәрби операция зонасында катнаша, сапер, аның да исән-сау булуын, җиңүләр белән кайтуын телибез. З. Ш.) бәрәңге киптерү остасы. Ит киптерүдә балалар бакчасы пешекчеләре булыша. Токмачны бергәләп җәябез-кисәбез дә, Суфия апа өенә алып кайтып, яхшылап киптерә, өе янәшәдә генә, кереп-чыкканчы кискән токмачлар ябышырга өлгерми. Суфия ханым завхоз ролен дә үти, үзем югында тиз генә башкарып куясы эшләр булса, аңа кушам (аскы рәсемдә сулда). Наять итеп эшләп тә куя.
Ләйлә ханымның гаиләсенә рәхмәт инде, эшне башлап, оештырып, күндереп йөрү җиңелләрдән түгел ул, — тормыш иптәше Рәйхан илдәге вәзгыятьне аңлап, ярдәм итеп кенә торучы, алар уллары-киленнәре белән бергә яшиләр, балалар да әниләренең хезмәтен, тырышлыгын югары бәяли, бер авыр сүз дә әйтмиләр. Маскет сеткаларга тукымаларны авылдашлары Җәмилә апа белән Рафис абый гаиләсе телеп бирә икән. Чәйләр тутыру өчен җәй буе үләннәр киптергәннәр, әле һаман киптерәләр. Яңгуллыларны һич эшсез тотып булмый, киләбезме бүген дип кенә торалар, ди килер көннәре җиткәч. 
Ә волонтер Елена Вәлиева белән Ләйлә ханым Яңгулда Әсгать батырны соңгы юлга озату мәтамендә таныша.

— Минем бәхетемә килгән булгандыр инде ул Яңгулга, — ди Ләйлә ханым Лена апа турында. — Хәзер туганнар кебек күрәбез бер-беребезне. Танышуыбызга-аралашуыбызга сөенеп бетә алмыйм. Лена ханымның тормыш иптәше Газинур абыйга аерым рәхмәт, кайчан килмә, елмаеп йөгереп чыга, һәрчак ярдәмчел, бушатасын-бушата, төйисен-төйи (чыннан да, Газинур абыйның кунакчыллыгына-ачык йөзле булуына сокланмый мөмкин түгел, караңгы чырай күрсәтсә нишләмәк кирәк? Йортта хуҗа ул бит, аның биләмәсе, аның йорты. З. Ш.). Лена апа бу эшкә этәрүче төп кешебез ул. Сокланабыз, горурланабыз, аның үрнәгендә эшлибез, гуманитар ярдәмне егетләребезгә илтеп бирә, отчетын идеальный итеп эшләп куеп бара. Абыстае-быз Әлфия апа да безнең сафларда, ак яулыкларын бәйләп, матур итеп килеп утыра ул, бу афәтләр бетсен өчен бер җыелып дога кылыйк әле, диябез дә, ул укый, ә без «әмин» дип торабыз. Эшебезгә таяк тыгып болгатырга тырышучылар бар инде ул, бөтенебез бер дулкында эшләгәч, аңа гына игътибар итмибез. Команда көчле безнең, юк-барга гына бирешә торганнардан түгел. Авыл халкы, җирлек, җәмгыять, мәчет, мәктәп, бакча — мондый бердәмлекне алай гына сындырып булмас, урамда очрашсак та, якын туганыбызны күргәндәй булабыз. Шул дәрәҗәдә якынайтты бу волонтерлык безне!
Барлыгы утыз бер яңгуллы фронтка ярдәм әзерләргә килгән иде ул кичне, әле килалмаучылар да булган. Барысы да диярлек өлкән яшьтәгеләр, яшьләр сирәк. 83 яшьлек Мәдинә Сәгертдиновага кадәр бар, алдыннан песие төшми, үзе тасма бөгә.

— Күршем Галиянең мәчесе бу, — ди Мәдинә апа. — Хуҗасын балалары алып китте дә, хәзер миңа ияреп йөри менә.

Ләйлә ханым фронтка ихлас күңелдән булышуларын саваплы эш итеп күрә.
— Бернәрсәне дә безгә кагылмас дип әйтеп булмый, — ди Ләйлә апа. — Илгә ярдәм кирәк икән, димәк, көчеңнән килгәнчә булышу мәслихәт. Үзебезне күрсәтергә тырышмыйбыз, барысын да Аллаһы Тәгалә күрә, белә. Бөтен отчетларны, башкарган эшләрне төркемебезгә куеп барам, моңарчы һичнинди хилафлыклар килеп чыкмады, моннан соң да тырышып, бер-беребезгә терәк булып, аңлашып изге эшебезне дәвам итәрбез, дип уйлыйм.
...Челтәрләр үрелде, бүгенгә эш бетте. Бертөркем әбиләрнең кичке сәгать 9да клубтан чыгуларын күреп редакциябез шоферы Рөстәм дә шаккатты. Шаккатырлык һәм сокланырлык шул! Рәхмәт сезгә, көмеш волонтерларыбыз! Олы йөрәгегез һәм тырыш хезмәтегез алдында башыбызны иябез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев