Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

Волонтер Лена Вәлиева җитәкчелегендәге төркем кабат махсус хәрби операция зонасына барып кайтты

Быел группа 11 тапкыр зур күләмдә гуманитар ярдәм илткән

Районыбызда хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрү дәвам итә.

Шушы көннәрдә райондашыбыз – волонтер Лена Вәлиева җитәкчелегендәге төркем, махсус хәрби операция зонасына, 1 Газель, 1 Форд Транзит, 1 җинел машина белән гуманитар ярдәм илтә барып, исән-сау районыбызга кире әйләнеп кайтып җиттеләр. Быел әлеге группа үзләре генә 11 тапкыр әнә шулай зур күләмдә гуманитар ярдәм илткәннәр.

«Гуманитар ярдәм белән бу юлы сугышчыларыбызга 700 литр ягулык, төзелеш материаллары , генераторлар, җылыту җиһазлары, бик күп маскировкалау челтәрләре, узебез ясаган коры ашлар, чәй, медикаментлар,исемле посылкалар һәм егетләребез сораган Нива машинасын алып бардык. Шулай ук госпитальдә дәваланучы солдат егетләрне һәм балалар йортында тәрбияләнүче ятим балаларны да игътибарсыз калдырмадык: аларга медикаментлар, 125 сабыйга Яңа ел бүләкләре, өс-баш, аяк киемнәре, уенчыклар тапшырдык» – дип хәбәр җиткерде Лена ханым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев