Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

Волонтерлар — тырыш халык

12 июнь — Рәсәй көне уңаеннан районыбызның «Ватанны саклаучылар» сакчылары паркында бәйрәм тантанасы оештырылды

«Ватанны саклаучылар» паркында мөһим бәйрәм чаралары белән беррәттән илебезнең иминлеге хакына вакытларын кызганмый солдатларыбызга ярдәм итүче волонтерларыбыз да бүләкләнде. Хәрби частьлардан кайткан бүләкләрне кабул итеп алу көн-төн фронт өчен тырышкан волонтерларыбыз өчен зур горурлык һәм һәркем өчен дә горурлык бу. Чөнки безнең Балтач халкының тырышлыгын, бердәмлеген, ватанпәрвәрлеген күрү җиңүгә рухландыра, әле моңарчы читтә тора килгәннәрне дә изге эшләргә этәрә.

«Эх, башкалар да кушылса!»
Елена Вәлиеваның хыялы инде бу. Егетләрдән запрослар килә тора, ихтыяҗларын үтиләр, җибәрәләр, я илтеп бирәләр. Чираттагы запросның да яртысы җыелды инде, әмма тагын нык итеп талпынып туплап бетерәсе бар.

— Эх, менә шушы урында бер тапкыр да ярдәм итмәгәннәр кушылса иде, — ди Лена апа. — Ярдәм дә вакытында барыр иде, егетләр дә күпләп исән калыр иде. Ничек шулкадәр таш бәгырьле булып була икән ул. Группада утыра, укый, һәм шуның белән шул.

Шул ук вакытта өч ел буе ярдәмен өзмәүчеләр дә бар. Менә өч ел инде Арча районының Пошалым авылыннан игелекле, мәрхәмәтле, олы йөрәкле Рифат Бәдегытдин улы Галәветдинов махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм кулы суза килә. 

— Күңеле изгелектә булганнарны берничек тә туктатырмын димә, — ди Лена апа. — Чөнки ул канга сеңгән, шәфкатьлелек, кеше хәленә керә белү — ул саваплы сыйфатларның иң беренче урындагысы. Менә Рифат әфәнденең дә шушы көннәрдә биргән 10 мең сум күләмендәге акчасы солдатларыбыз өчен зур ярдәм. Түбән Сосна авылында яшәүче Зәйнуллин Халит йортында бакыйлыкка күчкән Хәйдәр Лотфулла улы Зәйнуллинны искә алып, аның берьеллыгы хөрмәтенә зурлап үткәрелгән Коръән ашыннан килгән 5160 сум күләмендәге сәдакаларын СВО егетләренә ярдәм итеп миңа тапшырдылар. Казандагы дустыбыз Ирина Александровна элемтәче егетләребезнең үтенечләрен канәгатьләндерү өчен 10 мең сум күләмендә янә ярдәм җибәрде. Базарда сатучы Саниябез егетләребез өчен даими терәк. Ул егетләребезне эчке киемнәр белән тәэмин итеп торучы изге күңелле, олы җанлы, юмарт кешеләремнең берсе. Һәр баруда төяп кайтара, менә бу юлы да шулай булды, озаграк килми торсаң, шалтыратып, чакыра. Кайсы вакытта уйлап та куям, бу кадәр ярдәм күрсәткәч, үзенә файдасы да калмый бит инде дип. Тик ул аны уйламый да, чөнки аңа Аллаһ тагын да күбрәк бирә. Меңнәре белән кайтсын үз яхшылыгы яхшылык булып, аеруча да зур байлык — сәламәт гомерләр насыйп булсын аңа.

Тырыша торгач, Норма һәм Салавыч кызларына иминлек челтәрләре үрү өчен материаллар да кайтты, разведротаның да генераторлары булды. Җайлап ярдәм туплана. Инде бер кат ярдәмне Лена апа ялга кайткан батырыбыз аша да биреп җибәрде. Паркта узган бәйрәмдә Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин район хәрби комиссары Дамир Гайнуллин белән Лена апаны да бүләкләделәр. Әлеге төркемнән шулай ук бик күпләр бүләкләнде ул көнне. 

«Медаль өчен булышмыйбыз»
«Тынычлык өчен, Җиңү хакына» төркеме дә «Фронтка ярдәм өчен» дигән медаль белән бүләкләнде. Шулай ук бик тырыш төркем бу, егетләргә нинди ярдәм кирәк, тиз арада җаен табып булышырга әзер торучы вәкилләрдән генә тора. Хәер, әлеге төркемнең әйдәп баручылары Ирина белән Марат Галәветдиновлар да бу төркемне бары тик ярдәмчел кешеләрдән генә туплады. «Ватанны саклаучылар» паркында оештырылган бәйрәмдә төркемдәшләрнең күбесенә рәхмәт хатлары, «Фронтка ярдәм», «Махсус хәрби операциягә ярдәм өчен» дигән хәрби частьлардан килгән медальләр, Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

— Без егетләргә медаль өчен булышмыйбыз, — ди битараф булмаган ярдәмчеләрнең берсе Айнур Нотфуллин. — Хәрби эштәге егетләргә ничек тә ярдәм итәргә тырышуыбыз һәм дә җиңүне тизрәк якынайтырга теләвебез бу. Тик хезмәтебезнең игътибарсыз калмавын тою-күрү күңелле! Җиңү безнең якта булачак! 

«КамАЗ» машинасына запас частьлар, госпитальдән генә чыккан батырга ленталы пычкы тапшырдылар, рэб өчен тырышу дәвам итә.

— Бәяләр көннән-көн артып тора, — ди волонтер Ирина. — Шуңа запрослар килгәч тә акчаны тиз генә җыеп алып, кирәкле әйберләрне сатып алырга тырышабыз. 

Белешәсе, юнәтәсе, кайтартасы, илтәсе, тапшырасы... Боларның барысын да волонтерлар үзләре башкара. Безгә бары тик аларга булышырга гына кирәк, төркемдә утырасың икән, төркемгә егетләрдән запрос куелуга, хет 50-100 сум белән генә булса да ярдәм кулы сузасы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев