Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Хатын-кыз якын кешесен югалтканнан соң махсус хәрби операциягә киткән

Кызның абыйсы махсус хәрби операциядә катнашкан һәм һәлак булган.

Татьяна РФ Саклану министрлыгы белән килешү төзү өчен Татарстанның Питрәч районына башка төбәктән килгән. Ул ни сәбәпле махсус операция зонасына барырга булуын аңлатты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

«Без кайсы вакытта туачагыбызны сайламыйбыз, вакыт үзе безне сайлый. Хәзер көчле булырга һәм туган илне якларга вакыт», - дип саный ул.

Татьяна яшәгән төбәктә Татарстандагы кебек тыныч түгел. Вакыт-вакыт шартлау, атыш тавышлары ишетелә, һава тревогасы сиреналары яңгырый. «Болар барысы да синең туган җиреңдә булганда бик куркыныч. Читтә кала алмыйсың. Бу сиңа кагыла. Контракт төзер алдыннан озак уйладым. Әлеге карарым турында хәбәр иткәч, дусларым һәм танышларымнан бик күп сораулар ишеттем <...> : «Нигә барасың? Кая барганыңны аңлыйсыңмы?» Шул чакта дөрес карар кабул итүемне аңладым. Һәрберебез «бу безгә нигә кирәк?» - дисә, ул чагында нәрсә булыр соң?» - дип риторик сорау куйды хатын-кыз.

Татьянаның абыйсы махсус хәрби операциядә катнашкан һәм һәлак булган. Аны быел май аенда җирләгәннәр. Нәкъ менә шул хәлдән соң махсус операциягә барырга карар кылган да инде Татьяна. «Абыемның берничә хезмәттәше белән сөйләшкәнем булды. Анда авыр булачагын аңлыйм. Ләкин мондагыга караганда, анда файдам күбрәк булыр, дип уйлыйм», - дип белдерде Татьяна. Соңгы вакытта ул мобист булып эшләгән – мобилизация эшен оештыру өчен җаваплы булган.

erid: 2VtzqwTSgT9

Татьянаның әти-әнисе дә кызларын хуплый. Кызның әтисе – отставкадагы хәрби, вакытлы хезмәттән соң армиядә калган, Германиядә хезмәт иткән, Әфганстан сугышына да бераз эләккән, десантчы. Моннан тыш, гаилә хәрбиләргә һәм тыныч халыкка ярдәм күрсәтү белән актив шөгыльләнгән. «Куркыта, әлбәттә. Кем дә булса махсус операциягә китәр алдыннан курыкмыйм, ди икән, димәк ул я ялганлый, я кая барганын аңламый», — ди кыз.

  • 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сво

erid: 2VtzqwTSgT9