Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә-77ел

Кенәбаш авылында һәйкәл ачылды (+фоторепортаж)

Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә Кенәбаш авылы үзәгендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштергән һәйкәл ачылды.

Халкыбыз элек-электән Ватан өчен шәһит киткән, кан койган улларына, кызларына чиксез зур хөрмәт белән карый. Кенәбаш авылы үзәгендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштергән һәйкәл ачылышына да халык күп җыелган иде.

Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин катнашты. Ул җыелган халыкны Бөек Җиңү белән котлады.

Әлеге һәйкәл 3 ел үзара салым акчасына салынган, 500 мең сумга якын акча киткән. Шулай ук әлеге эшкә үзеннән зур өлеш керткән Ринат Ибәтуллинга, кыш буе һәйкәл тирәсендәге карны көрәп торган Рамил Вәлиевка да авыл халкы бик рәхмәтле булуын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кенәбаш авылы һәйкәл "Айсылу" фильмы