Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә-77ел

Әнкәй мине бик сагынсаӊ, кара кояш баешын... (+фото)

Була шундый шәхесләр, алар белән бер утырып сөйләшү дә синеӊ күӊел офыкларын киӊәйтә, яшәү көчен арттыра, хәтернеӊ иӊ нечкә кылларына орынып, хисләр дәрьясына алып кереп китә. Аларга караган саен карыйсы, алар белән сөйләшкән саен сөйләшәсе килә.

Тормышныӊ ачысын-төчесен татып, күтәрә алмаслык кайгыларын үз эченә йотып, сынмыйча-сынатмыйча яшәп, башкаларга үрнәк булырлык олы шәхесләребез бар районыбызда. Шундыйларныӊ берсе – Түбән Кенә авылында гомер кичерүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Гомәр кызы Тәскирә апа.

Без аның белән иске йортында очрашып сөйләштек.

–Бу өйдә сөйләшкәнгә ачуланма, бу йорт миӊа бик якын. Ирем белән бергә салып, 1959 елда шушында күчендек, шушы йорттан аны, тагын ике баламны бакыйлыкка озаттым. Сугышта катнашучы буларак салып биргән өем бер ишегалдында, бик җылы, бик якты, әмма монысы якын. Ул өй минем түрәләрнеке шикелле кунаклар каршы ала торган хан сарае, – дип уены-чыны белән әйтеп алды ул. Шулай сөйләшә-сөйләшә Тәскирә апаныӊ гомер йомгагын акрынлап бергә сүттек.

– Гаиләдә дүрт бала идек, иӊ олысы мин. Энем Вәзыйх гомере буе Яӊгул мәктәбендә укытты, шунда җирләнде. Хафиза сеӊлем, Тәбрик энем дә инде вафат. Бүгенге көндә исәне мин генә калдым. Таузарда тудым, әни Һадия исемле, гомер буе фермада эшләде, Казанда, Мәскәүдә алдынгы ударниклар җыелышларында катнашып, мактаулы булды. Әти бик булдыклы, Ташкент якларында йөреп шомарган кеше иде. Әтием  Гомәр – Зыятдин бабайныӊ олы улы, ә Шәймулла Зыятдин бабайныӊ кече улы.  Шәймулла Бакыйныӊ әтисе, менә шулай без Зыятдинов Бакый белән туганнар булып чыгабыз. Әтине колхоз председателе итеп куйдылар. Әйбәт кенә эшләп йөргән вакытта, районнан килеп, кулга алып, Казан ягына озаталар. Аннан бер хат килгәне истә, кышкы өс киемнәре китереп китә алмыйсызмы, дип язганын хәтерлим. Бабай да, әни дә, кызганыч, бара алмадылар. Озак еллардан соӊ гына әтинеӊ Свияжск шәһәре төрмәсендә һәлак булганын белдек.

Таузар мәктәбендә 4 сыйныф укыдык. Сөнгать абый Гыйбадуллин татар теленнән, аныӊ тормыш иптәше Банат апа рус теленнән укыттылар. Сәрвәр апа, Сәүбән һәм Әкрам абыйлар да безгә белем бирделәр. Шуннан Карадуган җидееллык мәктәбенә төштек. Безнеӊ укытучыбыз Салих абый Никитин класс җитәкчебез дә булды. Мәктәпне тәмамлагач, билгеләрегез бик яхшы, әйдәгез, укытучы булырсыз, Сезне училищега укырга кертәм, дип Салих абый мине һәм тагын бер кызны Арчага алып китте. Билгеләр әйбәт булса да, анда укырга насыйп булмады. Менә хәзер уйланып йөрим дә, ул вакытта нинди миһербанлы кешеләр булган икән, дим. Завуч апа, сеӊлем, билгеләреӊ бик яхшы, әмма монда укыр өчен акча түлисе була, әле торыр өчен дә, ашар өчен дә акча кирәк, кайтып йөрергә дә бик авыр булачак, ә Син әниеӊнеӊ олы кызы, аӊа бик читен була бит, дип мине укытучы булу теләгеннән биздерде. Миӊа, Син «халык дошманы» кызы, Сине укырга алырга ярамый, дип әйтмәде. Хәзерге заманда мондый хәл булса, белмим, ничек итеп җиткерерләр иде. Шулай итеп, өйгә кайтып киттем. Булмаса булмый инде, дип Зыятдин бабай, кулдан җитәкләп Казанга алып китте. Бер заводка керәбез, бер артельгә, бер фабрикага, барлык җирдә, бу кыз балага әле 14 яшь тулмаган, дип эшкә алмыйлар. Ник эшләсәӊ әртил бездә дә бар бит, дип бабай белән кире кайттык. Карадуган авылында «Кызыл мехчы» артелендә эшкә урнаштым, мех терки башладым, әтинеӊ сеӊлесе Нурлыхода апа ярдәме белән тегәргә дә өйрәндем. Укыйсы килә бит, Карадуганда кичке мәктәпкә укырга кердем.

Зыятдин бабай, әйткәнемчә, бик зирәк иде. Телендә гел әти булды, бер гаепсезгә харап иттеләр, дип гел сөйләнеп йөрде. Без дә әтинеӊ гаепсез икәненә бернинди шик белдермәдек. Шуннан бабай, әйдәгез, атагызның исеме җирдә ятарга тиеш түгел, фамилияләрне аныӊ исеменә алыштырырга кирәк, дип әйтте. Балтачка берничә тапкыр төшеп, фамилияне алыштырдык, әнидән башлап, барыбыз да Гомәровалар булдык. Алгарак китеп әйтим инде, 1942 елда Арчадан педучилищедан килеп, укучылар туплап йөрделәр. Энем Вагыйз, Гомәров фамилиясе белән училище студенты булып китте. Ничә дистә еллардан соӊ Бакый (сүз Зыятдинов Бакый Шәймулла улы турында бара-ред.), бабай сезгә фамилияне авырлык килмәсен, киләчәктә «халык дошманы» дип карамасыннар өчен алыштырырга кушкан, дип аӊлатты. Дөрестән дә, моныӊ шулай икәненә хәзер инде мин дә инандым.

Карадуганда кичке мәктәпне тәмамлап булмады, фин сугышы башланды. Безне бригадалап-бригадалап урман кисәргә, станцага ашлык ташырга җибәрә башладылар. Ул арада яӊа сугыш башланды. Безне хәзер окоп казырга җибәрделәр. Беренчесен ачык хәтерлим, Столбище районына киттек, анда 4 көн йөреп, бернәрсә эшләмичә кайттык. 1941 елныӊ көзендә Чуваш якларына алып киттеләр. Урмар дигән станцада кичтән төшерделәр, клубта төн чыккач, авылга алып киттеләр. Безне Шигали авылына китерделәр. Таузарныӊ бер кыз белән шунда эләктек. Декабрь салкынында көндез окоп казыйбыз, кичкә тору урынына кайтып авабыз. Каткан балчык шикәр кебек, аз гына куба,  көчебез дә аз булгандыр инде. Көннәрдән бер көнне окоп казыган җирдә, авылдан сугыш башлануга армиягә алынган Әхмәтов Җәләй абыйны очраттым. Солдатлар киеменнән, алар да окоп казый, өйрәнүләр үтәбез, дип аӊлатты. Авыл хәлләрен сорашты, күӊеле тулды. Шуннан соӊ аныӊ белән анда яңадан инде очрашмадык, ул сугыштан инвалид булып кайтып, озак гомер кичерде. Ә без авылга кышны Чуваш илендә окоплар казып үткәреп, 1943 елныӊ язында кайттык. Кеше түзсә-түзә икән, аякта тишек чабата, өстә ямаулы кием, көн саен ничә чакрым барып, окоп казыйбыз, шулай да исән-сау калдык.

Ул елларда похоронкалар белән бергә, авылга яраланган солдатлар да кайта башлады. Яппаров Якуп абый сугышка кадәр дә авыл Советы рәисе иде, кулы яраланган кайткач тагын үз урынына куйдылар. (Россия Федерациясенеӊ һәм Татарстан Республикасы мәктәпләренеӊ атказанган укытучысы, сугыш ветераны, инде бакыйлыкка күчкән Ягъфәр Яппаровныӊ әтисе-ред.). Улы Ягъфәр белән бер партада утырып укыдык. Аларныӊ гаилә хәле уӊайлырак булгандыр инде, китап-дәфтәрләре барысы да бар иде. Якуп абый кайткач, ике иптәш кызым белән хәл белергә кердек. Безне күргәч, кара әле, ат хәтле кызлар, Сез мондамыни, дип каршы алды. Кызлар миӊа караганда олырак та, гәүдәгә калкуырак та иде. Мәйсәрә әйтә, Якуп абый, без кайда булырга тиеш соӊ, ди. Сезнеӊ кебек кызлар фронтта, лазаретларда, Җиӊү өчен көрәшәләр, дип җавап бирде.

1943 елныӊ июлендә безне –шушы өч кызны Балтачка, военкоматка чакыртып алдылар. Җыенырга аз гына вакыт бирделәр. Әни колхозда эшләгәч, ат җиктереп, өч кызны Шәмәрдәнгә алып киттеләр. Шәмәрдәннән кире Кукмарага җибәрделәр, анда комиссия тордык.

Комиссиядә утырганнар русча сораштыралар. «Не знай, не понимай», дип җавап бирәбез. Имеш, русча белмәсәӊ, сугышка алмыйлар. Нинди ул, бар да таза, дип, яӊадан эшелонга утыртып җибәрделәр. Фронтка китүебез шушыдыр, дип вагонда сөйләшеп барабыз. Казанда безне төшереп калдырдылар, бүлделәр. Карадуганнан Зәйнәп апа Сәләхова белән бер частька туры килдек. Барыбызны тезеп алып киттеләр, Казан читендә төзелә торган бер завод кырыенда (хәзерге 16нчы авиация заводы-ред.) землянка казытып, шунда урнаштырдылар. Инде урнаштык, җайландык дигәндә, тагын икенче урынга күчерделәр. (Монысы хәзерге 40нчы авиация заводы-ред.). Яӊадан җирне казып, землянкалар ясадык, хәрби өйрәнүләр башланды.

Бераздан безне елга техникумыныӊ клубына күчерделәр. Анда караватлар куеп, шунда йоклап, шунда тора башладык. Ач булганлыктандыр, моӊарчыга кадәр андагы өшегән кәбестәдән пешергән аштан да тәмле аш ашаганым булмады. Аныӊ тәмлелеге әле дә авызда тора. Кичләрен безне җыеп, Идел буена алып төшәләр, саллардан агачларны тартып чыгарабыз, төрле материаллар бушатабыз, аларны өябез. Ул киемнәр төн буена кибеп тә бетми, көндез тагын телефон, телеграф һәм башкасына өйрәтәләр. «Морзе» әлифбасын кабатлый-кабатлый башлар ката иде. Шунда безне татар хатыны укытты, дәресне русча укытса да, татар икәнлеге йөзеннән күренә. Менә хәзер уйлап йөрим дә, аныӊ ул вакытта әйткәннәренә шаккатам. Килер заман, кешеләр чыбыксыз телефоннан сөйләшерләр, ул үзенә дулкынны күкнеӊ җиденче катыннан алыр, кешеләргә бик уӊайлы булса да, зарары бик күп булыр, дип әйтә иде. Сөйләшкәндә Син аны күрерсеӊ, ул Сине күрер, шундый телефоннар да булачак, дип сөйли иде. Немецлар Горький шәһәрен бомбага тоткач, өйрәнүләр катыланды. Киемнәрне дә яӊарттылар. Кулга карабин тоттырып, Юдино ягында ату җиренә йөрттеләр. Ату буенча «Ворошиловский стрелок» нормасын бирдек. Безне яӊа часть ясап, зенит гаскәрләренә элемтәчеләр итеп хәзерләделәр.

1944 елныӊ гыйнварында төяп, фронтка җибәрделәр. Украина буенча барганда, Коростень шәһәре янында эшелонны бик нык бомбага тоттылар, кеше аз калгандыр, частьне таркаттылар. Бар кешене Сарны шәһәренә тупладылар, яӊа часть төзеделәр. Зенитчылар сакта тора, без аларны элемтә белән тәэмин итәбез. 80 килограммлы телефон катушкасын аркага асып, шуышып йөргән чаклар күп булды. Ара-тирә бомбага тоталар, зениткаларыбыз гел атып тора, самолетларныӊ зыяннары әллә ни тимәсә дә, элемтә еш өзелә иде. Землянкаларда торабыз, аны тирән итеп казыталар, агач өстенә җир өябез, күренмәскә чирәм, кәз белән каплыйбыз. Столовая өчен дә землянка казыйбыз, идарә итү пунктын да җир астына казып урнаштырабыз. Һәр барып урнашкан җирдә иӊ элек җир эшенә тотына идек. Күченә торгач Рафаловка исемле зур станция янына урнаштык, тирә-ягы  калын урман. Безгә бик сакланып йөрергә, постта торганда нык уяу булырга куштылар. Сәбәбе аныӊ урмандагы бандерачылар булып чыкты. Сак булыгыз, немец ата да үтерә, болар кулына эләксәӊ, мәсхәрәләп, җәзалап, тураклап үтерәчәкләр, дип тукып тордылар. Бераздан Днепр елгасына ага торган зур бер елга кырыена урнаштык. Күпереннән эшелоннар агылып тора. Беркөнне шушында урнашкач, безгә Казан шәһәреннән артистлар килде. Матур концерт куйдылар, бер бик оста биюче кыз хәтергә кереп калды. Сугыштан соӊ, озак еллар үткәч белдем, Хәдичә исемле кыз булып чыкты ул. Шуннан концертта бер кыз татарча «Кошлар кебек» исемле җыр җырлады. Бу көйне ишеткәнем юк иде, шуныӊ кадәр моӊсу булып китте, мин җылыйм, миӊа кушылып Татарстаннан килгән рус кызлары җылыйлар. Ул арада «тревога» бирделәр, постларга йөгерештек.

Куркыныч бетеп, яӊадан килгәндә җырчы-биючеләр киткән иде, кем җырлаганын да белми калдым. Көне буе юксынып йөрдем, кич белән әнкәйгә хат язганмын, ул аны миӊа сугыштан кайткач укытты. Хатта шундый юллар булган:

– Әнкәй мине бик сагынсаӊ,

Кара кояш баешын,

Шушы яшь кенә билемә

Буам солдат каешын.

Без үскәндә дүртәү идек,

Ник таралдык бу кадәр,

Тиз генә жыйнала алмабыз

Сугыш бетмәсә әгәр…

Әни хатны алгач, озак елап йөргән, минем исән кайтуымнан өметен өзеп, ичмасам кабере билгеле булса иде, каберен кочаклап җылар идем, дип өзгәләнгән. Әнием Хәдия исемле иде, аӊа бик авыр булды инде. Башта ире – минем әти юкка чыкты, үзенеӊ әтисе вафат, мин китүгә әнисе дә гүр иясе була. Җитмәсә, мин – олы кызы сугышта.

Эзләдем мин ул җырчы кызны, сугыштан соӊ, күп еллардан соӊ барыбер таптым. Кайларга гына хатлар язмадым, күп кешенеӊ башын аӊгырайттым бугай. Башта биюче кызны таптым, очраклы рәвештә. Телевизор карап утырам, карыйм, фронтта биегән кыз сәхнәдә чыгыш ясый. Шуннан филармониягә, Язучылар союзына язып карыйм, юк, беркем белмәде. 1981 елны ветераннарны сугыш булган җирләрдә йөртү өчен тупладылар, күп җирләрдә йөрдек. Сарны шәһәрендә очрашуда карасам, биюче кыз басып тора. Күрештек, хатирәләр белән уртаклаштык. Әмма ул да җырчы кыз турында берни белмәде. Бары 1993 елда гына ул кыз белән шушындый фронтовиклар җыелган җирдә очраштым, җырчы кызым Зита Измайлова булып чыкты. Ул Казан җитен комбинатына Үзбәкстан   якларыннан килеп эшкә урнашкан була, матур җырлагач, фронтка артистлар бригадасы белән алып китәләр. Сугыштан соӊ үз якларына кайтып киткән була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тәскирә Галимуллина