Балтач үзәк хастаханәсендә якыннары махсус хәрби операциядә катнашкан хезмәткәрләрне чәй табынына дәшкәннәр
Очрашу барышында әйтелгән барлык тәкъдимнәр һәм үтенечләр Балтач районы үзәк хастаханәсенең баш табибына җиткереләчәк
Балтач районы үзәк хастаханәсендә сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куючы һәм бүгенге көндә якыннары махсус хәрби операциядә катнашкан хезмәткәрләр өчен чәй табыны әзерләнде.
Очрашуда Балтач районы үзәк хастаханәсенең дәвалау бүлеге буенча баш табиб урынбасары, профсоюз рәисе, табиб-анестезиолог Владислав Васильевич Трофимов катнашты, хезмәттәшләренең гозер-үтенечләрен тыңлады.
«Очрашу барышында әйтелгән барлык тәкъдимнәр һәм үтенечләр Балтач районы үзәк хастаханәсенең баш табибына җиткереләчәк, гозерләрне, гадәттә, уңай хәл итү өчен көч куела. Илебезне саклауга юнәлдерелгән махсус хәрби операциядә сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче унөч хезмәттәшебезнең якыннары иминлекне тәэмин итүдә катнашалар», дип хәбәр иттеләр Балтач районы үзәк хастаханәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев