Балтач хәрби комиссары лачындай уллар үстергән әниләргә баш иеп рәхмәт белдерде
Сергей белән Рамил Балтачта — чираттагы ялда, инде китәр вакытлары җитте, алар киткәч ялга Рафил кайтачак
Балтач хәрби комиссариатында районыбызның хәрби комиссары Дамир Нурмөхәммәт улы Гайнуллин махсус хәрби операция зонасында үрнәк хезмәт күрсәткән райондаш егетләребезнең әниләренә - Кече Лызидан Сергей Волковның әнисе Татьяна Волковага, Балтачтан Рамил Миңнемуллинның әнисе Фәридә Миңнемуллинага, Югары Субаштан Рафил Алексеевның әнисе Әнисә Алексеевага хәрби полк командирларының Рәхмәт хатларын тапшырды, лачындай уллар үстергән әниләргә баш иеп шәхсән үзенең рәхмәтен дә җиткерде.
Сергей белән Рамил Балтачта — чираттагы ялда, инде китәр вакытлары җитте, алар киткәч ялга Рафил кайтачак. Егетләр өчесе дә мобилизация буенча, ил чакыруын кабул итеп Ватан сагына киттеләр, инде исән-сау булып, җиңүләр белән туган якларга кайтулар насыйп булсын! Хәрби комиссары да егетләрнең кулларын кысып, батыр йөрәкле булганнарны өчен рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев