Барысы да егетләр хакына
Чепьяда махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә футбол ярышы узды
9 май — Җиңү көнендә «Поможем СВОим» төркеме волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итү өчен мини-футбол буенча хәйрия турниры оештырды.
Чараны ачу тантанасында Чепья гомуми белем бирү мәктәбе директоры Рәниф Әхәтов, Чепья авыл җирлеге башлыгы урынбасары Илнур Галиев, махсус кунак — махсус хәрби операциядәге егетләр истәлегенә гаҗәеп күп эшләр башкаручы, җырлар, китаплар авторы, шагыйрь, «Егет без» волонтёрлар төркеме җитәкчесе, 31 тапкыр махсус хәрби операция зонасында булып кайткан Мөслим егете Рүзәл Минһаҗев катнашты. Һәрберсендә бер генә теләк — илгә җиңү китергән бабаларыбызның даны яшәсен, аларның оныклары илебезгә яңадан җиңү китерсен.
Әлеге чараның инициаторлары СВОдагы егетләр өчен янып йөрүче «Поможем СВОим» командасындагы волонтерлар. Сигез команданың уенын карарга фанатлар да килде. Пылау пеште, нәни патриот Диләрә Дмитриева җыры белән куандырды.
Волонтерлар турнир иганәчеләре булган «Май» кооперативына, «Труд» җәмгыятенә, Чепья авыл җирлегенә, «Выкуп авто у Шамилыча», «Вамин Татарстан» җәмгыятенә, әлеге оешмаларның җитәкчеләренә рәхмәтләрен җиткерәләр. Уенда беренче урынны «СОЮЗ» командасы яулады, икенче урынны — укучылар, өченче урынны Улисьял командалары алды.
Иң яхшы сакчы булып Наил Мортазин, иң өлкән уенчы — Олег Федоров, иң яхшы уенчы — Рөстәм Шәрипов, иң яхшы капкачы — Ислам Шәфигуллин, иң яшь уенчы — Юлиан Федоров танылды. Барысы да егетләр хакына дип башланган эш хәере белән дәвам итсен. Кергән взнос акчалары барысы да СВОдагы егетләргә тапшырылачак, диде волонтерлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев