Хезмәт

Балтач районы

16+
Безнең геройлар

Батырлык үрнәге шушыдыр... (махсус хәрби операциядә һәлак булган Равил Бәдретдиновның якты истәлегенә)

Махсус хәрби операция башлану белән күпләр сыналды

Һәркемнең язмышы туганчы ук маңгаена язылып куелган була, диләр. Күрер күзгә генә күренми алар... “Кешене эчәсе су, җыясы ризык йөртә,”- дип бик белеп әйткән борынгылар. Без аны аңыбыз белән аңласак та, кайчак кабул итеп бетерә генә алмыйбыз шул...

Ил-көндәге киеренке вакыйгагаларга катнашы булганнар аңлар да кебек... Аңламаска да мөмкин... Кеше язмышының югары кимәлдә тирбәләүе, очраклы, очраклы булмаган хәлләрнең бер тоткарлыксыз гына тормышка ашып куюы, бездән башка гына хәл ителүе “Илаһият” кануннары белән дә бәйләнгән дисәк, дөресрәк тә булыр кебек. Ничек әйтсәк тә, тәкьдирләрдә язылганча: “Йөртә безне язмышлар”...

Махсус хәрби операция башлану белән күпләр сыналды, Аллаһ һәрберебезне якыннан торып сынады кебек... Язмышлар язылган юллардан атлады... Тик, кайчак күңелләр ярсыды, тирән эзләр салып тирәнәйтте, сабырлыклар кителде, челпәрәмә килде, җаннар отыры бәргәләнде...

Тетрәндергеч афәтне күреп, аның ачысыннан, абый МХОга киткәч, андагы хәлләрне якыннан белеп ут йотып яшәүдән, хәсрәттән, хәбәрсез югалгач эзләтеп, кабат югалтып, бер-берләребезне юатып... җаннарның үрсәләнүенә урын тапмыйча байтак тилмердек. Сабырлыклар кыл өстендә торды... кайчак,  сынды... кайчак ялганды... Яшәү яме, тормыш итү мәгьнәсе, аның асылы, төсе, сыйфаты тагын да җетеләнде, җитдиләнде... Күңелгә тия торган сүзләрнең, ихлас теләкләрнең кадере, тоемлавы торган саен артты... Кайчак сагайтты да... Кайчак күңелләрне айкап бетереп, эштән чыгарып ук атты...

 Безнең гаиләне дә бу вакыйга читләтеп үтмәде. Без дә сыналдык... Авыр юллар, билгесезлек мохиты чолганышында калган мизгелләр күп булды. Чор киеренкелеге юшкын булып тамырларга утырды. Аның ярасыннан саркыган кара кан әле дә тып-тып тама... Туктамастыр да инде, мөгаен...

Махсус хәрби операция башлангач та, хәрбилеген тагын бер кат сынап карарга теләп, “Җиңеп кайтабыз!” дип киткән абыебызның, ни кызганыч,  җәсәде генә туган якларга әйләеп кайтты. Тик аның батырлык үрнәге, үлемнән бер адым алдарак атлавы - безгә яшәргә көч, ышаныч, ныклык бирә. Кылган гамәленең асылы: кешелекне тирәнрәк аңларга, ни өчен яшәвебезне тоемларга булыша, кеше булып калырга этәрә. Бер караганда гап-гади авыл егетенең уй-гамәлләре дә күпне күргән, кичергән, нидер кылган-башкарган, мин-минлеген җиңә алмый йөргән кемсәләрдән бер башка югары торуын, уй-максатларының биеклеген һәм бөеклеген аңлыйсың да, уйга каласың... Нәтиҗәләр ясыйсың...

 Менә ул батыр ир-егет: Равил Бәдретдинов. Исеме онытылмаслык булып хәтерләргә мәңге уелып калган егетләр-солтаны. Яшәргә һәм җиңәргә дип талпынып, ил азатлыгын калкан итеп күтәргән, батырлык үрнәген күрсәтеп гомерен дә аямаган изге зат. Шәһит киткәннәрдән саналып, урыны җәннәт түрләрендә булучы Аллаһның якын бәндәсе...

Тормыш юлы да гап-гади, гадәти аның. Үзе кебек ачык, аңлаешлы... Һәркайда һәркем белән беренче булып “Әссәламугаләйкум!” дип исәнләшкәндәй ихлас, эчкерсез...

Абыебыз Бәдретдинов Равил Фәтхетдин улы, 1965 елның 11 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Балтач районы Пүскән авылында туа.

1973-1976 нчы елларда Пүскән башлангыч мәктәбендә укый. Чапшар мәктәбендә бер ел белем алганнан соң, укуын Норма сигезьеллык мәктәбендә дәвам итә. 1981-1983 нче елларда Бөрбаш урта мәктәбендә белем ала.

1983 елда урта мәктәпне тәмамлауга, унсигезе дә тулмаган килеш, армия сафларына алынып, Ерак Көнчыгышта урнашкан Благовещенскийдагы хәрби частьта чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп кайта.

Армиядә хезмәт иткәндә, әти-әнигә командирларыннан мактау хатлары гел килеп торды. Хәрбилекне үлеп ярата иде ул. Үзе дә хәрби булырга җыенып йөри башлады берчакны. Хәрби форма килешеп тә торды үзенә. Армиядән фотоларын җибәреп кенә торды. Хыяллары аздан гына чынга ашмый калды аның. (Хәрбилекне үлеп яраткан егетнең, еллар узгач та, катгый карар кабул итүен һәм аны тормышка ашырачагын ул елларда кем белсен?!.)

Армия хезмәтеннән соң, тракторист-машинист һөнәрен үзләштерү өчен Норма авылында урнашкан ССПТУ-96 да белем алды ул. Ата-бабалардан калган традиияләргә тугрылык саклауны барыннан да өстен күрде. Җирне, туган авылны, аның кешеләрен, табигатен ихластан яратты. Нишләсә дә, сагынуына өстенлек биреп, бу яклардан бер дә аерыласы килмичә, безнең белән бер булып, берегеп, туганлашып яшәде.

Туган авылыбыз Пүскәндә механизатор, комбайнер ярдәмчесе булып беренче чыныгуларын алды. Авылдашыбыз атаклы комбайнчы Хафизов Харис абый белән бергәләшеп, аңлашып эшләп, шактый яхшы нәтиҗәләргә дә ирештеләр. Бераздан үзе дә комбан штурвалы артына утырып, ел да бөртекле культуралардан мул уңышны җыеп алуда катнашты. Язын-көзен җир сөрүдә, иртәдән кичкә кадәр, Тимирязев исемендәге колхоз басуларын, “Венета”кырларын иңләде. Тырыш, күндәм, шаян-шук күңелле Равил абыебыз, кушылган эшне һәрвакыт җиренә җиткереп намус белән башкарды. Ярыш алдынгысы буларак, күп мәртәбә бүләкләр алды.

1990 елдан “Балтасинская МСО “ Татагропромстрой да, аннан соң исеме үзгәртелеп ХСМУ, ПМК- 2 “Казаньхимстрой» оешмаларында ташчы булып хезмәт куйды. Балтач районындагы әлеге төзелеш оешмаларында хезмәтен яратып башкарды, тырышып, күңел биреп эшләде. Районда күп кенә төзелеш корылмаларын торгызуда аның да өлеше зур булды. Гади ташчыдан башланып киткән хезмәтендә һөнәри осталыгын һәрчак арттырып, камилләштереп торды. Күңелен биреп, армый-талмый, йөгерә-йөгерә эшләп йөрде, намуслы хезмәт куйды ул. Кулларында кирпеч уйнатты... Күп кенә авылдашларының, танышларының төзелеш эшләрен карусыз башкарып, кайсын өйле, кайсын гаражлы итте. Ул төзегән, катнашкан обьектлар Равил абыйның көләч йөзе булып, әле дә әллә кайлардан елмаеп-балкып торалар.

Биредә матур гына эшләгәннән соң, тормыш иптәшен дә биредә табып, танышып, табышып, матур гына гаилә корып җибәрәләр. Шәмәрдән бистәсенә барып урнашалар. Уллары Фәнис туа. “Газпром трансгаз Казан” ның Шәмәрдәндәге бүлекчәсендә хезмәт итә башлый ул. Анда да авыр һәм җаваплы  эшләрдә сынала. Биредә һәрвакыт ныклы, нәтиҗәле хезмәт башкара Равил абый. Участокның алдынгы хезмәткәре булып таныла. Күп кенә мактау хатларына лаек була.

Гаилә хәлләре буенча, кабат туган авылына кайтып яши башлагач та, механизатор эшчәнлегенә керешә. Ташчы һөнәрен дә ташламый ул. Комбайн-тракторларга утырып, күмәк хуҗалык кырларын аркылыга-буйга иңли. Ни кушсалар шуны үтәргә генә тора. Башта Тимирязев исемендәге күмәк хужалыгында, аннан “Рапс”, “Венета”, “Азык”  бүлекчәләрендә тракторист-машинист булып карусыз хезмәт итә.

Соңгы елларда, махсус хәрби операциягә киткәнче, Тимирязев исемендәге күмәк хуҗалыкның Килидәге ашлык саклау амбарында чәчүлек орлыклар әзерләүдә, суыруда эшләде. Биредә эшләгәндә дә Равил абый  тырыш хезмәткәр, булдыклы эшче булып танылды. Шунда эшләгәндә, егетләр белән бергәләшеп, яңа амбар корып куйдылар, тирә-якны ялт иттереп тордылар, тырыш хезмәткәр булдылар... Амбар мөдире, үзе дә чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән авылдашыбыз Госман Мөхәммәтгалиев белән үзара тату-дус булып, килешеп эшләде ул.

...Равил абый авылда да ихтирамга, хөрмәткә лаек ир-егет иде. Аның олыны олы, кечене кече итә белүе әби-бабайларның, әти-әнинең матур тәрбиясе булгандыр. Ул һәрвакытта да кемнең кем булуына карамастан беренче исәнләшеп, әллә кайдан күреп алып сүз башлый иде, һәрчак ярдәмгә ашыгучан, курку белмәс, батыр йөрәкле булды. Авылда, күрше-тирәдә, барлык туганнарыбыз алдында, дуслары һәм классташлары, пограничниклар арасында зур ихтирам казанды.

Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткәннәр арасында үз кеше булып танылды. Парадларда катнашып, урталарыннан атлады... Туганнарына да нинди генә очракларда да һәрчак терәк булды. Безгә, барыбызга  да, иртәрәк вафат булган әти-әниебезне алыштырды. Һәрчак, миңа - энекәш, Гөлсинәгә – сеңелкәш дип якын итеп дәште... Һәрвакытта да, һәр җирдә дә безне кайгыртып яшәде. Озату мәрәсимендә дә якын дусты Чапшардан Шәүкәт Гаязов ” Без иң тугры дустыбызны югалттык” дип юкка сөйләмәгәндер... Башкалар да абыйны шундый ук җылы сүзләр белән искә алды ул көнне. Һәркем үз итеп, җанга якын уй-фикерләрен җиткерде. Бер авылдан булган классташы, хәзер Көектә яшәүче Наҗия Шәрипованың озату митингындагы сүзләрен ишетеп, бик күпләрнең күзләреннән яшь акты. ”Равил, синең кебек якты, чиста күңелле кеше бүтән булмас инде...” диде ул, сүзен тәмамлап.

Аның махсус хәрби операциягә үзе теләп китүе дә хәрбилеген алга куеп, туган илне - газиз җиребезне басып алучылардан саклау һәм исән-сау кире әйләнеп кайту иде. Тик кызганыч, абыебыз Равил Бәдретдинов, үзенең гомерен генә саклый алмады. ДНРның Луганск тирәсендә барган көчле бәрелешләрдә дошманның миномет утыннан батырларча һәлак булды. Январь башындагы буранлы көндә, җәсәде туган җиргә алып кайтып, авыл зиратына әти-әниебез янәшәсенә иңдерелде.

Күзачкысыз буран булса да, Равил абыйны соңгы юлга озатырга килүчеләрнең, кайгы уртаклашучыларның иге-чиге булмады. Аларның абыйны хөрмәт итеп күп булып, үз итеп килүләренә сокландык. Район хакимияте башлыгы Рамил Рәшитовичның озату митингында үтә дә якын итеп әйткән җылы сүзләре, безгә, бертуганнарына, бураннарны азга гына булса да онытып торырга, кайгы афәтеннән бераз булса да арынырга ярдәм итте.

Авыр вакытларыбызда безнең янәшәдә булган һәркемгә: авылдашларга, күршеләргә, Равил абыйның классташларына, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр оешмасына, Балтач районы хакимияте башлыгына, аның урынбасарларына, район хакимиятенең барлык бүлек, бүлекчә җитәкчеләренә, военком һәм военкомат хезмәткәрләренә, Татарстан Фәннәр академиясының Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиковка, гаилә дусларыбызга, туганнарга, кода-кодагыйларга, абыйны озатуны ишетеп, көчле буранда да Бөрбаштан җәяүләп килергә дип юлга чыккан, авыр кайгыларыбызны якын итеп уртаклашырга ашыккан Гүзәл апа Бариевга, авылыбыз фельдшеры Ларисага,  барлык коллегаларга зур рәхмәт.

Тыныч йокла, Равил абый! Урының җәннәттә булсын! Синең батырлыгың, каһарманлык үрнәгең - безгә һәрчак үрнәк. Батыр исемең мәңге онытылмас.

Рәҗәп Бәдретдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев