Безнең халык — егетләребезнең һәм волонтерларыбызның ышанычлы тылы
Кыенлыклар алдында калсалар да, волонтерларыбыз үз алдына куелган бурычны үтәделәр — ярдәмнәр тиешле адреслар буенча барып җитте. Моның өчен зур рәхмәт аларга.
Гуманитар ярдәм, юл, транспорт... волонтерларыбыз таңны солдатларга ярдәм кабул итүдән башлыйлар, төнгә чаклы көнлек режимнары шуңа корылган. Юлга җыенганда транспортларны бер кат төзекләндерәләр, тик юлда ни көтәсен беркем белми, тимернең бит теле юк, кай җире какшау икәнлеген әйтә алмый. Ә анда юллар бик яман, басу юлларын әйтә торган да түгел, яңгыр яуса бигрәк тә сазлыкка әйләнә, эчкә керми бит алар, дисәгез дә, төрле вакытлары була, барыр юлларың үзгәрергә дә мөмкин бит әле ул, син дигәнчә генә бармый тормыш. Шоферларга кытлык сизелми, ничек тә табыла алар, ә менә юл, ватыла калсалар ремонт мәсьәләсе авыр темага әйләнә дә куя, Украина җирендә ватылып калсаң, бигрәк тә кыен. Андый чаклар булып тора, шуңа күрә волонтерларның хәлен җиңеләйтергә һәрчак әзер булыйк, җәмәгать. Алар — без, без — алар: бер йодрык.
Машинасыз — ике кулсыз
Радик һәм аның командасы әйбәт кенә билгеләнгән урыннарга барып җитеп, посылкаларны әйбәт кенә өләшеп йөргәндә, күңелсез хәл килеп чыкты, Старобельскийда (ЛНР) бер машиналары ватылып, туктап калдылар. Нишләмәк кирәк, үз төркемеңә мөрәҗәгать итми хәл юк.
— Егетләребезнең һәм дә безнең ышанычлы тылыбыз! — диде алар чарасызлыктан. — Бу баруда күңелсезлек килеп чыкты, машинабыз ватылды. Әле ярый егетләр каршыга килделәр, һәм бөтен посылкаларны да алып кереп киттеләр. Бүген-иртәгә батальоннарга илтәчәкләр һәм бөтен ротаның старшиналарына да өләшәчәкләр. Без тиз арада акча җыюны оештырырга мәҗбүрбез. Махсус хәрби операция башланганнан бирле әлеге машина инде әллә ничә мәртәбә гуманитар ярдәм илтә бара. Машинадан башка без ике кулсыз, бернишли дә алмыйбыз. Сезнең ярдәмгә мохтаҗбыз.
Рәхимлелекнең әле моңарчы беркемне дә оятка калдырганы булмады. Мәрхәмәтлелек ул бу дөньяда булган бердәнбер яхшы сыйфат. Бу юлы да шулай булды. Андагы егетләребез волонтерларыбызның үтенечләрен аяк асларына салмадылар, посылкаларны таратып чыктылар. Шунда ук төркемнең Дөбъяз авылындагы дуслары ярдәм сузды — ремонтка 20 мең сум акча күчерделәр. Машина ватылды дип эш ярты юлда тукталмады, волонтерлар егетләр белән берлектә барысын да контрольдә тотты, чөнки җибәрүче өчен дә, көтүче өчен дә ярдәмнең үзвакытында килеп җитүе бик мөһим. Солдатларыбызның әти-әниләре, якыннары посылкаларны алдык дип берәм-берәм хәбәр салды. Часть командиры хат та тапшырды үзләренә. Хатта мондый юллар бар: «җылы карашыгыз, кайгыртучанлыгыгыз, кайнар йөрәгегез, безнең бригаданың хәрбиләренә ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сезнең ярдәм белән атлаган саен без уртак җиңүгә якынаябыз. Үзегезгә һәм дә якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, күк йөзләренең тыныч булуын телим».
— Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүгә, бер тәүлек эчендә бик күпләр матди ярдәм күчерде. Моның өчен рәхмәтләребез чиксез, — ди бу юлы тәмам йөдәп кайтып кергән Радик әфәнде. — Моның белән Сез, хөрмәтле төркемебез вәкилләре һәм башкалар, безне генә түгел, алгы сызыктагы егетләрне дә авырлыклардан саклап калдыгыз. Юлда әнә шулай ватылулар да була, чыгып киткәнче барысын да контрольләргә тырышабыз инде, әмма барыбер дә барысын да игътибарга алып бетерү мөмкин түгел. Үзем йөртеп барган "Форд«ның гидрокөчәйткече дә эштән чыкты, Херсон өлкәсендә туктап калырга мәҗбүр булдык. Шуңа посылкаларны өләшергә өлгермәдек. Интернет аша запчасть куштык, дүшәмбе генә килә, диделәр. Икенче «Форд» та какшады, әйләнеш (оборот) җыймый башлады.
Юлда калу газапларын үз башына төшкән кеше аңлый торгандыр. Кыенлыклар алдында калсалар да, волонтерларыбыз үз алдына куелган бурычны үтәделәр — ярдәмнәр тиешле адреслар буенча барып җитте. Моның өчен зур рәхмәт аларга. Аннан инде бер машинаны өстерәтеп эвакуаторга кадәр алып килделәр, урнаштырдылар һәм кайту ягына кузгалдылар. Ике экипаж да туган якка юл тотты: «Газель» эвакуаторда, ак «Форд» та җайлап кына хәрәкәтләнә. Өченче экипаж калды, аның гидрокөчәйткече килде-килүен, куюын да куйдылар, тик менә илтеп тапшырасы ярдәм бар иде.
Чәршәмбе көнгә өченче экипаж да исән-сау гына кайтып җитте.
— Кемнәр безгә шушы сәфәрләрне оештырырга булышты һәм булышуын дәвам итә, барыгызга да зур рәхмәт, — ди волонтер Ринат. — Сез безнең егетләребезнең иң яхшы, ышанычлы тылы, сездән башка гуманитаркалар илтеп булмас иде. Ярдәм иткән халкыбызга тагын бер тапкыр зур рәхмәт. Җиңү өчен, егетләребезнең гомерләрен саклап калу өчен алга таба да җиң сызганып эшләвебезне дәвам итәчәкбез.
Берсе кайтты, икенчесе китте
30 май көнне Ирина һәм Марат Галәветдиновлар төркеме юлга кузгалды. Егетләр сораган бөтен әйберне дә алып, тиз арада соралган генераторны да кайтартып, госпитальгә медикаментларны туплап, махсус хәрби операция зонасына ашыкты алар. Инил Габдрахманов хәйран күп медицина кирәк-яраклары китергән. 4 машина тәгәрмәче сораганнар егетләр, анысын Александр Терентьев алып биргән, моның өчен бер тиен дә сорамаган. Ирина китәр көннәре якынлашуга җайлап кына тарт-маларны тутыра башлый, тәм-том китерүчеләрга дә, дару-препаратлар белән ярдәм итүчеләргә дә, акчалата булышучыларга да бик рәхмәтле ул. Бу юлы бик күп әйбер госпитальдәге яралы ватандашларга китте. Тәм-том дигәннән, Фәридә Осипова күп итеп чәк-чәк пешереп биргән. Үзенең улы да махсус хәрби операциядә икән. Уңышлар телик Ирина һәм Марат Галәветдинов командасына, зур рәхмәт аларга. Алар бу юлы, солдатларга булышу йөзеннән, үзләре белән автомобиль, РЭБ, тепловизор, рация һәм башка җиһазлар, медикаментлар, исемле посылкалар, тәгәрмәчләр, маскировкалы челтәрләр, майлар, генераторлар, УАЗ машинасына запас частьлар, азык-төлек алып баралар. Исән йөреп, сау кайтырга язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев