Бүген Яңгул авылында Әсгать батырны искә алдылар
Районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин һәрдаим ярышларның әйдәүчесе, биредә дә ул балаларга үз батырларыгызны белеп, алар белән горурланып үсегез, юкка гына уздырылмый мондый ярышлар, дип, үгет-нәсыйхәтен бирде
Яңгул урта мәктәбендә менә икенче елын инде махсус хәрби операциядә һәлак булган Әсгать Рәфкать улы Гыйззәтуллинны авылдашлары искә алып, ату ярышлары үткәрә.
Ярышлар узган ел мәктәп масштабында гына булса, быел урта мәктәпләрдән дә балалар чакырылган. Ярышларны нигездә районның “Форпост” оешмасы, аның җитәкчесе Фердинант Гыйлемҗанов оештыра, аңа хәрби хәрәкәт ветераны Фәрит әфәнде булыша. Фердинант абый грант отып, яңа ярыш җиһазлары да алуга ирешкән. Быелгы ярыш шуның белән дә үзенчәлекле булды. Әсгать батырның әнисе Гөлшат ханым ярышларның башында торучы, шушы ярышны уздырсам, улым кайткандай тоела миңа, ди ул.
Тантаналы ачылышта Яңгул укучылары батыр авылдашлары турында якты истәлекләр сөйләделәр, Әсгатьнең укытучылары да килгән, алар Әсгатьнең акыллы, тыйнак бала булуын искә алдылар.
Районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин һәрдаим ярышларның әйдәүчесе, биредә дә ул балаларга үз батырларыгызны белеп, алар белән горурланып үсегез, юкка гына уздырылмый мондый ярышлар, дип, үгет-нәсыйхәтен бирде.
Шушындый мәгънәле, патриотик рухта ярыш үткәрергә алынган Яңгул мәктәбенә, аның директоры Илнур Җиһаншинга, рәхимлелеге белән дан казанган Яңгул авыл җирлеге башлыгы Рамил Гыйльфановка һәркем рәхмәтле булып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев