Егетләргә терәк булыйк, хөрмәтле райондашлар!
Махсус хәрби операциядәге егетләр волонтерлар килгәнен зарыгып көтеп ала
Мобилизация башланып, махсус хәрби операциягә чакыру кәгазьләре өләшә башлагач, тормыш икегә бүленде — мондагысы һәм тегендәгесе. Мондагысын без күрсәк, тынычлыгына кинәнсәк, тегендәгесен егетләребезнең газиз башлары күрә. Без тыныч тормышта рәхәткә кинәнеп яшәсен өчен алар утка керә, сулар кичә, алга бара.
Киттеләр
Билгеле бер полкка ярдәм илтүче Радик һәм аның командасы 22 май көнне юлга кузгалды, исән-имин йөреп кайтсыннар, егетләребезгә якыннарының җан җылысын тапшыра алсыннар. Төркемнәрдәге бердәмлек сокландыра, әлеге төркем волонтеры Лилия Тихонованың «егетләргә дымлы салфеткалар, җәйге оекбашлар, эчке кием, футболкалар кирәк, мөмкин булса шушы ике көндә китерә алмассыз микән?» дип язып, төркемгә куюы булды, әлеге әйберләрне җайлап китерә дә башладылар. Ә менә бистәбезнең ачык базарында сату итүче Сания апа егетләр сораган киемнәрне күпләп китерде. Гел шулай ул, кайсы төркем юлга җыена, егетләр нәрсә сорый, кызыксынып кына тора һәм үзендә сатуда булган әйберләрне тапшырырга омтыла. «Олы йөрәкле Сания», дип аның турында еш әйтә әлеге төркем волонтеры, китергән әйбер-ләрне кабул итеп торучы Фәридә Иванова. Шулай ук кишер, бәрәңге дә килеп тора, егетләрне ташлап бетермәгән, көченнән ничек килә шулай булышкан район халкына моның өчен рәхмәтләрнең иң зурысын җиткерәбез, бу кадәр рәхимле булулары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын, кем фронтка ярдәм итә, шул гомере буе рәхәт яшәсен.
Егетләрнең юллары хәерле булсын.
Без көчле, ә көч безнең бердәмлектә
«Ватан өчен! Тынычлык хакына» дигән волонтерларыбыз төркеме тагын бер актив эшләүчеләребезнең берсе. Алар шулай ук май азагында юлга чыгарга җыена. Бу көннәрдә егетләр соравы буенча тепловизорга мая тупладылар. Ике-өч көндә тиешле сумма җыелып, теп-ловизорны кайтарта да алдылар. Гыйнвар аенда әлеге төркем командасы фронтка «УАЗ» машинасы тапшырган иде. Ул машинаның бүгенгәчә максатчан рәвештә сак кына йөреп торуын шушы төркем аша күреп, куанабыз. Әлеге «УАЗ» белән алгы сафларга кирәк-яракларны, ашау-эчүне кертеп торалар. Дөрес, мондагы шартларга ярак-лаштырганнар машинаны һәм ул егетләребезгә тугрылыклы хезмәт итүдә. Шоферы — Альберт Каюмов. «Үзебезнең Кариле егете ул», ди аның турында әлеге төркемнең әйдаманы Ирина Галәветдинова. Альберт бу арада чираттагы ялына да кайтты. Районыбыз мәктәпләре шулай ук бик актив, Советлар Союзы Герое Бакый Рәхимов исемендәге Кенә мәктәбе үз Героеның исеменә һич тап төшерми, атлаган саен фронтка булыша. Тиз арада алар ике маскировкалы челтәр дә үреп бирделәр. Чапшар авылы волонтерлары шулай ук ярдәмгә ашкынып торалар, тагын ике челтәр үреп китергәннәр, шушы эшкә катнашы булган олының-кеченең берсенең дә куллары талмасын, сызламасын, унике саннары сау-сәламәт булсын.
Матур әсәр язарлык
«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеме гуманитар ярдәмнәрне тапшырып, әйбәт кенә кайтып җитте. Ярдәм илткән шоферларга зур рәхмәт. Рамил Әгълиуллин төркеме волонтерлары мөһим очрашу турында да сөйләде. Алар Алан авылы егете Илсаф Әхмәтшин янына госпитальгә дә кергәннәр. Илсаф 9 май алдыннан яраланган булган, хәзерге вакытта Брянскийдагы өлкә хастаханәсендә дәвалана. Янәшәсендә Ор авылы кызы, дусты Алисә, ул Илсафка зур таяныч, ярдәмче. Алисәнең бу адымын батырлыкка тиңләрлек. «Яшьләрнең бу батырлыгы турында киләчәктә матур әсәрләр язылыр әле», — ди әлеге төркемнең активисты Резеда Гаязова. — Дуслыкның көче авыр чакта беленә. Бәхетләре гомерлек булсын«. Егетләр Илсаф янына кереп хәлен белделәр, күчтәнәчләр тапшырдылар. Туган якның ярдәме Илсафка тизрәк сәламәтләнергә көч бирсен, операцияләре уңышлы чыксын.
Егетләр кайтып җитү-гә, Ватан сакчыларының әниләре рәхмәт белдер-деләр: «Сезнең командага чиксез рәхмәтлебез, Сезне Аллаһ үзе зурласын, безнең балаларыбызны сөендергән өчен, изге эшләрегез өчен», — ди алар.
Кайберәүләр читтән генә күзәткәндә, волонтерларыбызга Казаннан кадәр ярдәм килә, әллә нинди зур, акчалы оешмалардан түгел, тәрбия учреждениеләреннән мәсәлән. Идел буе райо-нының 23нче балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм әти-әниләре 23165 сум акча җыешып, аны данлы ватан сакчыларының иминлеге өчен тапшырдылар. Аларның бу ярдәмнәре бүген кояш күрмәгән йортларга шатлык алып килсен, егетләрнең гомерен саклап калуда булышчы булсын. Алан башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, 4нче номерлы балалар бакчасы коллективлары Җиңүне якынайту өчен шушы көннәрдә шулай ук акчалата ярдәм күрсәткәннәр. «Безгә юл чыгымнары өчен район хакимяте 20000 сум бирде, моның өчен зур рәхмәт аларга», ди Рамил Әгълиуллин. — Белүегезчә, барганда «Форд» машинасы ватылган иде. Двигателен алыштыру өчен генә дә 300000 сум акча кирәк булды, игелекле кешеләргә шушы авыр моментларны үтәргә ярдәм иткәннәре өчен бик зур рәхмәтлебез. Моның белән генә тукталып каласы түгел, ярдәмне дәвам итәргә кирәк, шуңа күрә һәркемнән активлыкны сүрелдермәү сорала«. Әлеге группа хәрби акча янчыгын буш тотмас өчен ничек тә тырыша, һичьюгы призлар булса да уйната.
Лена апага мотоцикл кирәк
Аңлашыладыр инде, ул мотоцикл Лена апага түгел, егетләргә кирәк. «Лена апа, ашауларга чыдыйбыз инде, Аллаһыга шөкер анысы. Позиция белән лагерь арасы ерак. Күтәргән килеш җәяү 23-25 километр ара йөрибез, бер яхшы питбайкка тырыша алмассыз инде?..». Бу егетләрдән килгән читенсенүле-икеләнүле кебек хәбәрне алуга Лена апаның йөрәге үрле-кырлы сикерә башлый. Шуның кадәр җыелды, кирәк калды моның кадәр, зинһар ярдәм итеп, кирәкле сумманы җыешып, егетләргә ярдәм итик, аз булса да җиңеләйтик хәлләрен дип гел үгетләүдә, гел язуда ул (аңлаган кеше аңлый, ил генә тырышсын дип кул кушырып утырмый, үзе дә тынычлык килсенгә өлеш кертә). Әле бит 30 май көнне олуг сәфәргә дә кузгаласы бар. «Китүне җомга көнгә билгеләдек, — ди Лена апа. — Шуңа күрә, китерәсе күчтәнәчләрегез, солдатлар өчен кирәкле әйберләрегез булса, 27нче числодан да калдырмыйча алып килүегез, ярдәм итүегез сорала. Бу юлы Кременнойда егетләребез янына, Ямпольский, 37нче полк, Луганский балалар йортының авыру балаларына барачакбыз. Исемле посылкаларыгызны да китерә аласыз, һәрберсен тапшырырбыз, сорауларыгыз булса аерым үземә язарсыз». Һәм инде, әлбәттә, мотоцикл темасыннан читкә китми Лена апа. Бу кадәр тырышуын күреп, төркемдәшләре аңа көч бирә. «Мин бу төркемдә әле яңа кеше, — ди Идея Солтанова. — Аллаһыга шөкер, махсус хәрби операциядә якыннарым юк, тик бу теманы читләп үтеп булмый, чөнки дусларның балалары, ирләре анда. Ленаның язган мөрәҗәгатьләрен укып, аның бөтен җаны белән бирелеп эшләгәнен күреп, битараф калып булмый. Бу — изге эш! Һәм бу төркемдә 700дән артык кеше икән... Иренмичә генә санап алдым да, һәрбер кеше 43 сум гына күчерсә дә, без бу мотоцикл-га җитмәгән 30 мең сумга якын акчаны җыябыз дигән сүз». Шул арада яңгуллылар 15 мең сум җыеп бирде. 20-30 сум гына салсак та җыелып бетә бит, дия-дия сумма җыелып бетте. Салавыч халкы да 4000 сум җыелышып китерде, шулай итеп тау мотоциклына җыю тукталды. Мондый көннәрдә төркемдәгеләрнең күпче-леге Лена апа ритмында яши, бик тынгысыз ритм бу, сәламәтлеккә йогынтысын үз башына төшкән кеше генә белә. «Мотоциклга ярдәм җыюда кемнәр өлеш керткән, кемнәр авыр чакта ярдәм кулы сузган, һәрбарчагызга Аллаһының рәхмәте булсын. Һәркемнең ниятләп биргән сәдакалары бер Аллаһы ризалыгы өчен булып, кабул кылынсын. Хаҗ кылган савапларын бирсен», дип, үзенең күңеле булып, безнең дә күңелләрне күреп, әнә шулай язып та куя волонтер ханым.
Фотолар: волонтерлар төркеме архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев