Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Безнең геройлар

Фидәилгә уңышлар телик!

Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты узачак

Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча беренче чемпионат Казанда 2025 елның җәендә узды. Катнашучылар төрле һөнәри компетенцияләрдә ярышты, яңа юнәлешләр һәм алга таба тыныч тормыш өчен мөмкинлекләр үзләштерде. Ярышларда Татарстаннан 25 кеше катнашты, шуларның 16сы финалга чыкты.

Быел «Абилимпикс» чемпионаты 26 июньнән 1 июльгә кадәр узачак. Ул төрле төбәкләрдән 800дән артык махсус хәрби операциядә катнашучысын җыячак. Чара РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылган һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында уздырыла.

Чемпионатның төп максаты – инвалидлык алган махсус хәрби операция ветераннарын комплекслы реабилитацияләү, аларга һөнәри юнәлеш бирү, эшкуар, үзмәшгульлек яки ачык хезмәт базарында уңышлы эшкә урнашу мөмкинлекләре бирә торган яңа һөнәрләр һәм белгечлекләр үзләштерүгә ярдәм итү.

Балтач районын чемпионатта махсус хәрби операция ветераны Фидәил Хәсәнов тәкъдим итә, ул «Буяу эше» компетенциясендә көч сынашачак.

Фидәил – Курмала авылы егете. 2022 елның 27 сентябрендә мобилизацияләнгән. Армиядә БТРда пулеметчы булып хезмәт иткән. МХОда ул – пулеметчы, квадрокоптерлар белән эшләгән.

Фидәил хәрби бурычны үтәгәндә авыр җәрәхәт ала, шуның нәтиҗәсендә аяксыз кала. Сул аягы тезеннән юк. II төркем инвалид.

Райондашыбыз  "Ватанны саклаучылар" социаль фондының эшчәнлеге турында белеп,  өенә кайткач, беренче чиратта ярдәм сорап  фондның Татарстан филиалына мөрәҗәгать итә. Социаль координатор ярдәме белән ветеранның торак йортында сәламәтлеге чикләнгән кеше өчен яшәү шартлары булдырылды.  Шулай ук спорт протезы сатып алынды.

- Мин "Ватанны саклаучылар" фондына махсус операция ветераннарына игътибарлары, ярдәмнәре өчен рәхмәтле. Мондый ярдәм хәрби зонадан кайткан сугышчылар өчен бик мөһим, – ди Фидәил.

Бүгенге көндә ул “Арча” җәмгыятендә суны химик чистарту аппаратчысы булып эшли. Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүдә, мәктәпләрдә “Батырлык дәресләре"ндә актив катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев