Хезмәт

Балтач районы

16+
Безнең геройлар

Яу кырында әти белән ул очрашты

Җырчы Рәфис Кәлимуллиның махсус хәрби операция зонасына сәфәре турында социаль челтәрләр аша күзәтеп беләбез

Хәтәр юллар анда. Бирегә килгән, егетләрнең хәл-әхвәлләреннән хәбәрдар булганнар гына аңлый моны. Ни гаҗәп, кыю йөрәкле, курку белмәс волонтерларыбыз бер сәфәр белән генә чикләнми. Күрәсең, Татарстан егетләренең ихтыяҗларын күреп түзмичә янәдән юлга кузгала. Йөрәк кушуы буенча эшләнелә бу. Аларга орден-медальләр дә кирәкми. Төп теләк һәм максат – ярдәм тисен. Рәфис Кәлимуллин шундый тынгысыз затларның берсе. 

– Рәфис, алгы сызыккка бару турындагы ният ничек туды? 

– Махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтүче Казан егетләре мөрәҗәгате белән башланып киткән эш ул. Хәер, 2022 елдан бирле болай да булышкалый идем. Әмма бу хакта кешеләргә дә, социаль челтәрләргә дә чыгармадым. Берничә дустым белән җыелышып медикаментлар, кирәкле әйберләр җыеп җибәрә идек үзе, тик бу хакта беркемгә дә әйтмәүне хуп күрдем. «Барысы да Җиңү хакына. Нурлат» дигән волонтерлык оешмасы бар. Алар Татарстаннан гына түгел, ә Россия буенча да хәрбиләргә ярдәм җыеп, илтәләр. Бу оешма сафына мин дә кушылдым. Егетләр күбрәк авыр йөк машиналары, УАЗ сорап мөрәҗәгать итә, шуларны табып, рәткә китереп, алгы сызыкка илттек. Сабан туйларында бераз акча эшләп алган идем, шулар хисабына яу кырында кирәкле рацияләр, башка төр кирәк-яраклар сатып алып озаттык. 

Бераздан егетләр: “Курыймыйсыңмы? Әйдә үзең дә безнең белән махсус хәрби операция барган җиргә барып кайт”, дип өндәделәр. Үләргә булса, кешеләр таздагы суга да батып үлә, Аллаһы Тәгалә күпме гомер насыйп иткән бит. Шуларны барысын да уйладым да, тәвәккәлләдем. Бик хәтәр урыннарда булдык. 30 ноктага барырга җитештек. Махсус хәрби операция зонасын аркылыга-буйга йөреп чыктык, дисәм, һич алдау булмастыр. Егетләрнең кулларын кысып, алып килгән күчтәнәчләрне тапшыргач, мин шундагы энергияне, хис-кичерешләрне үзем аша үткәрдем. Аннан кайтканда, гомумән, сөйләшми торган кешегә әверелдем. Каты уйга баттым, егетләрнең йөзендәге сагышның ничаклы тирән икәнлеген, анда ниләргә мохтаҗ булуларын үз күзләрем белән күреп кайттым. Берара хәтта концертларны туктатып, бары гуманитар ярдәм җыю, шуларны илтеп тапшыру белән генә шөгыльләнергә дә уйлаган идем. Ләкин дусларым: “Син сәхнәдә кирәгрәк, биредә эшләп кешеләрне күбрәк җәлеп итә алачаксың”, диделәр.

– Алгы сызыкка сәфәр белән һәр ай саен барасызмы?
– Ике тапкыр бардым, инде менә өченчесенә әзерләнәм. Икенче сәфәребездә бик авыр хәлдә калдык. Алгы сызыкка барып җитәргә өч чакрым юл калды. Егетләр безне каршы алыр өчен чыга алмады, без ташландык йорттан-йортка йөреп качып тордык. Чөнки өстебездә разведка дроны очып йөри башлаган иде. Без моны «Булат» дип аталган рация аша аңлап алдык. Махсус сигнал бирә ул. Машина йөртүчебез дә, үзебез дә сагайдык. Качып торырга туры килде. Шул мизгелдә куркуның әсәре дә булмады. Чөнки айлап, еллар буе биредә ил сагында торган егетләрнең хәле безнең белән чагыштырганда күпкә мөшкелрәк.

Махсус хәрби  операция зонасыннан кайткач, бик авыр сүзләр ишетергә туры килде. Ничек кенә игьтибар итмәскә тырышсам да, барыбер күңелгә кереп кала бит. «Син пиар өчен генә йөрисең», «Син шулай концертларга кеше җыям дип уйлыйсыңмы?» дип тә әйтүчеләр табылды. Бу сүзләр аркама хәнҗәр кебек кадалды. Үз-үзен күрсәтер өчен кеше үз гомерен куркыныч астына куеп, секунд саен Газраил очып йөргән җиргә бара димени?! Ә бит гуманитар ярдәм илтүчеләрне каршы як нык сагалый. Һәлак булучылар да шактый. Беләсезме, мине нәрсә гаҗәпләндерде?! Баксаң, Татарстаннан яу кырына ярдәм илтүчеләр арасында хатын-кызлар бик күп икән. Нык кыю безнең гүзәл затларыбыз. 

Социаль челтәрләрдәге сәхифәмә язылучылар шактый, шуңа сәфәрләрем турында хәбәр итә башладым. Чөнки тәнкыйть сүзләрен яудыручыларга караганда теләктәшлек белдерүчеләр күбрәк. Чираттагы сәфәрем турында белгән Әтнә районныннан рестораннар хуҗабикәсе, бик мөлаем ханым егетләребезгә дип атап төрле тәм-том, ризыклар пешереп җибәрде. Алгы сызыкка китәр алдыннан мин бер мәҗлестә эшләгән идем, шунда бер пешекче кыз яныма килде дә: «Өемдә бер тартма каклаган казлар бар. Әйдә шуларны биреп җибәрим әле», дип мөрәҗәгать итте. Мин аларны контроль-үткәрү пунктлары аша үткәндә, егетләребезгә Татарстан күчтәнәче итеп биреп калдыра идем. Тагын бер очракны сөйләп китим әле. Чаллыда гуманитар ярдәм илтүче егетләр белән берләшеп, «УАЗ» бухаканкасын сатып алдык. Без аны яшел-кара төсләргә буяп, төзекләндереп тиешле хәлгә китердек. Шушы машинаны мең ярым чакрым араны узып алгы сызыктагы егетләргә илттек. Сәфәребезне оештыручыдан: «Кемгә соң ул машина?» дип сорыйм, ә ул: «И-и Рәфис, бер полк егетләре ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде, шуларга бу машина. Мин бу хәрбиләрне белмим дә, танышларым да түгел. Әмма ярдәм итәргә кирәк», ди. Сораша торгач, Оренбург егетләре булып чыкты ул хәрбиләр. Әлеге буханка яралыларны яу кырыннан кыр госпиталенә алып чыгу өчен кирәк икән. Без ул машинаны бер постта җирле бабайга калдырдык. Егетләр дислокацияләнгән урынга үзем кертеп бирәм, дип сүз бирде. 

– Ягъни бер таныш булмаган кешеләргә китә бу ярдәм? 

– Анда читләр яки үзебезнекеләр дигән сүз дә, нурлатлылар дигән сүз дә юк. Әле кайчак миңа: «Сез үзегезнең авыл егетләренә генә булышып йөрисез» диючеләр дә бар. Чын дөресен әйтәм, алар турында белешеп, сорашып торам. Әмма алардан да авыррак хәлдәге егетләр бар. Шуңа мин үземә сүз бирдем: махсус хәрби операция тәмамланганчы мин бу эшемне ташламаячакмын. Артык байлыгым да юк, әмма иң зур байлыгым – социаль челтәрләрдәге сәхифәмә язылучылар, мине хуплаучылар. «Рәфис, синең алгы сызыкка барып егетләрнең кулларын кысып, ярдәм тапшыруыңны күрәбез. Сиңа ышанабыз», диләр. Анда акча мөһим түгел, яу кырындагы егетләргә медикаментлар, техника кирәк. Кайчак баллы тәм-том, әйтик, чәк-чәк тә җитми егетләргә. Безнең өчен ул гадәти ризык. Ә ут эчендәге егетләргә бавырсак белән чәй эчү дә җитеп куя.  Ярдәм итүчеләр күбесенчә олы яшьтәге апалар. Мин аларга бик рәхмәтле. Алда әйтүемчә, үзебезнең район егетләренең хәле турында да хәбәрдар мин, әле алгы сызыкка баргач та, Нурлат атамасын ишетүгә авылларын сораша башлыйм, таныш кешеләр булып чыга. Бер ротага баргач, командир белән таныштык. Безнең күрше авылдан булып чыкты. Кул кысып күреште, туган ягыңнан килгән үз кешеңне күрү сөенеч бит инде. Күз яшьләрен чыгармас өчен күз карашын күккә төбәде. Командир бит ни дисәң дә, ә йөрәге белән туган ягы, якыннары янында. 

Бер олы яшьтәге абзый мөрәҗәгать итте. Рамил исемле, хәзер безнең белән гуманитар ярдәм илтүдә катнаша ул. «Егетләр, улымны табарга булышыгыз, зинһар. Хезмәт итәргә киткән иде, өч айдан бирле хәбәре юк», ди. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң бит, егетне махсус хәрби операция зонасында таптык, әти белән улны яу кырында күрештердек. Моның өчен нинди юл үтәргә кирәклеген әйтеп тормыйм.  

Һәрбер районда беркемгә әйтмичә, ризык, кирәкле әйбер илтеп тапшыручылар да бар. Менә аларга чын йөрәктән рәхмәт. 

Алга таба да ярдәм итүебезне дәвам итәчәкбез. 

Лилия Гайнуллина

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев