Хезмәт

Балтач районы

16+
Безнең геройлар

Ир бала илнеке, иң элек синеке

Республика көне һәм районыбызга 95 ел булу уңаеннан, 26 август көнне районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин тормыш иптәше Фәния ханым белән районның күркәм гаиләләрен кабул итте. Алар арсында ил-көнгә батыр уллар үстергән, озак еллар тигез тормыш иткән, татулыкта балаларына белем-тәрбия биреп, олы тормыш юлына озаткан гаиләләр дә бар иде

Фагыйль Гайнетдинов белән Гүзәлия ханым гаиләсендә үскән биш бала җәмгыятькә файда китереп кенә калмады, беренче баладан соң куанып көтеп алган икенче балалары – уллары Рафил Ватан өчен соңгы тамчы канын да кызганмый, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булды.

 

Фагыйль абый  үзе Түбән Субаш авылында туып-үскән егет, ә Гүзәлия апа Балтач кызы. Фагыйль абый Казан педагогика институтын тәмамлый да, 1986 елда Түнтәр урта мәктәбенә укытырга кайта, хәрби хәзерлек нигезләреннән һәм физкультурадан белем бирә. 1989 елда хезмәтен Субаш урта мәктәбендә дәвам итә. 2006 елдан бүгенгәчә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә кул көрәше буенча тренер-остаз булып тора. Фагыйль Фәләхетдинович төрле конкурсларда катнаша, республикада иң яхшы балалар тренеры дигән исемгә лаек була. Физкультура һәм спорт алдынгысы. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча алган Рәхмәт хатлары да бик күп. Үзе тәрбияләгән балаларга үрнәк кеше.

 

Гүзәлия ханым «ПТУ-17» уку йортын 1982 елда тәмамлый, Казан, Балтач ашханәләрендә пешекче булып эшли, кияүгә чыккач Түнтәр урта мәктәбе, аннан соң лаеклы ялга чыкканчы  Тукай исемендәге хуҗалык ашханәләрендә хезмәт куя. 2008 елда Гүзәлия Ибраһим кызын «Ана даны» медале белән бүләклиләр.

 

Гайнетдиновлар хезмәттәшләре, авылдашлары, укучылар арасында хөрмәт казанган гаилә. Алар хезмәт сөючән, уңган-булган балалар үстерделәр. Өлкән уллары танк училищесын тәмамладылар да, хәрби булдылар. Уллары Рафил Гайнетдинов Украинада барган махсус хәрби операция зонасында, 31 яшендә, һәлак булды, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Өченче уллары физик культура һәм спорт буенча Идел буе академиясен тәмамлады, 2017 елда контракт төзеп, Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл каласына җибәрелә. Уллары Ислам Саба аграр көллиятен тәмамлый, икътисадчы булып эшли. Энҗе кызлары да әтисе юлын сайлый, Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетының 1 курсында белем ала.

 

Фагыйль абый да, Гүзәлия апа да сагышларын ислам дине юлында булып басалар, һәр кылган догалары газиз улларының рухына барып җитсә иде. Арбор авылыннан иңне-иңгә куеп, матур гомер кичерүче Рәмзия һәм Рифат Рәхмәтуллиннарның уллары Шамил Украинадагы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булды. Берсе терлекче, берсе сыер савучы буларак туган җирләрендә игелекле хезмәт куйган Рәхмәтуллиннар туган илгә чын ир-егет, Ватанның лаеклы улын үстерделәр, аларның да уллары безнең күгебез аяз, тормышыбыз тыныч булсын өчен үз-үзен аямый көрәште.

 

Әлеге җылы очрашуга Урта Көшкәт авылыннан Елена белән Эдуард Слывюклар да чакырулы иде. Алар икесе дә лаеклы ялда. Бу гаиләдә үскән ике ул да бүгенге көндә Ватан сагында. Денис махсус хәрби операциягә мобилизация кысаларында китсә, Алексей контракт төзеп, абыйсы артыннан юл алды. Сеңелләре Анна белән Нина әти-әниләре белән бергә улларының исән-сау әйләнеп кайтуларын көтәләр.

Иң мөһиме, дөньялар тынычлансын. Үлгәннәрнең исемнәрен, хатирәләрен җуймый саклар өчен егетләребез исән калсын. Тигезлектә үстергән балаларын ил-анага тапшырган – Ватан өчен йөрәкләрен биргән гаиләләр алдында башыбызны иябез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев