«Көндезләрен йөрим шулай, тик менә төннәрен елыйм»
Ил өчен башын салганнарны хәтерләрдән җуймыйк
Ил чакыруын кабул итеп, мобилизация буенча Ватан сагына киткән Пор-Көтәш авылы егете Владимир Лаврентьевның һәлак булуына быел ике ел була. «Ватан сакчылары» фондының Балтачтагы координаторы Дилүс Гатиятуллин белән Ольга апада булып, хәлен белешеп, Володяның каберенә кызыл чәчәкләр куеп кайттык.
— Вакыт уза барса да, улым кайтыр кебек тоела, күңел барыбер дә менә кайтып керер кебек көтә, — ди Ольга Михайловна улын сагынып. — Фотосурәтләрен көндез алып куям, ярамый, диләр бит күз алдында тотарга, кичләрен барыбер дә алып карыйм, сагынам, елыйм, Рәхмәт хаты бүлмәмдәге стенада тора, догалар кылам. Көндезләрен йөрим шулай, тик менә төннәрен елыйм...
Ольга Михайловнаның өстәлендә дә, шкафында да дога китаплары, улының рухына багышлап дога кылса, тынычланып китә ана. Чиркәүгә йөрмәгәнгә югалттың син улыңны дип битәрләүчеләргә йөрәге рәнҗесә дә, тыштан кичерә ул аларны, догасыз тотмый бит ул мәрхүм улын, ахирәткә күчкән ирен дә, әти-әниләрен, туганнарын да догадан калдырмый, ихластан, чын күңелдән белгәннәрен укып тора. Ә болай Ольга Михайловна анда-монда барып аралашып йөри торганнардан түгел, артык сүзләр, гайбәтләр яратмый, кеше белән әйткәләшә дә белмим бит мин, ди ул. Шуңа әңгәмә вакытларында кушылмый, сабыр гына тыңлап утыра. Йорты янында гына чишмә суы китергәннәр, бер-ике адым гына барасы да аласы, бик җайлы, уңайлы, челтерәп агып утыра, су буйлары якын.
— Шундый матур, рәхәт, уңайлы җирдә яшим мин, — ди Ольга Михайловна. — Әнә, каршыда яшел бакча, анда колыныбыз йөри, мал-туарларыбыз бар, аларны да карашам, оныкларым бар, олысы студент, өченче курста, икенчесе быел укырга керде, кечкенәсе әле мәктәпкә йөри. Янымда кызым, киявем бар, бар да әйбәт, тик менә Володям гына юк, бәхетле булыр өчен улым җитми. Берүзем үстердем бит мин ул балаларны...
Чыннан да, кызы Лена Ольга Михайловнаның алтын канаты. Бер йортта гомер кичерәләр, әниләренә игътибарлы, ягымлы алар.
Күптән түгел уллары Ватан сагында һәлак булган әниләрне Свияжск утрау-шәһәрчегенә алып бардылар, Ольга Михайловна да барды анда, чиркәүләргә керде, бик озак итеп дога кылды. Рәхмәт бу сәяхәтне оештыручыларга, бик ошатып кайттым, улым өчен күпме догалар кылдым, ди ул әле дә. Әле менә туганы Йошкар-Ола каласына чакырган, анда да соборлар бар, анда да күңеленә хуш килер. Кая барса да, чиркәү күрсә, керә, улы рухына багышлап шәм куя.
Володяның каберен зиярат кылыр өчен зиратка баргач, алдан барган Лена капка янына җиткәч әнисенә юл бирде, удмурт милләтендә зират капкасын дога кылып иң беренче өлкән кеше ачып керә икән, тәртибе шулай, аннан соң гына яшьләр эчкә үтә ала. Бу тәрбия дә, шул ук вакытта өлкәннәргә хөрмәт тә. Володяның кабере янында озак торылды, бик күп чәчәкләр, веноклар куелган.
— Туганнарым күп минем, алар шулай күп итеп веноклар алып килделәр, — ди Ольга Михайловна.
Россия Федерациясенең Оброна министрлыгы, Татарстан Рәисенең, район башлыгының, район хәрби комиссариатының веноклары да саклана әле. Әләмнәрне киләсе елга яңага алыштырырбыз инде, ди Лена. Кояш ашый шул аларны.
— Бик авыр хәсрәт, беркемгә дә мондый кайгылар теләмим. Әйләнеп кайтам мин, дип китте бит, саубуллашканда кочаклый да алмый калдым үзен, — дип елый бүген Ольга апа.
Лена энесенең чираттагы ялга кайткан вакытларын сөйли:
— Безнең өйдә эшләнеп бара торган төзелеш бар иде, Володя әйтә, әнинең бүлмәсе белән рәттән миңа да бүлмә ясарсыз, мин озак тормыйм, ноябрьләргә кайтып җитәрмен, ди. Тиз-тиз генә ремонтны бетердек, Володяның бүлмәсен обойладык, карават керттек. Беркөнне бездән гел хәл сорыйлар, хәлләр яхшы, әйбәт, дибез, балкып йөрибез инде. Ә ул көнне Володяның һәлак булуы турында хәбәр таралган булган инде. Кайгылы хәбәрне ишетеп хушсыз калдык, ноябрьдә кайтам дигән өрлектәй егетне октябрьдә кызыл табутта кайтардылар. Әни тәмам хәлсезләнде, сөйләшмәс булды, миңа ничек тә үземне-үзем кулда тотарга кирәк иде, шуны аңлап көчле булырга тырыштым. Тик көчле булып булмый икән ул, сыгыласың, елыйсың, бер кан бит, бертуган энем. Дөньяларның тынычлануын телибез инде, безнең батырларыбыз онытылмасын, ил өчен гомерен биргәннәрнең якыннарына хөрмәт булып торсын иде.
«Ватан сакчылары» фондының Балтачтагы координаторы Дилүс Гатиятуллин «Ольга Михаловнаны улы белән ялгызын гына калдырыйк та, зираттан чыгыйк», диде. Шулай иттек дә, без борылып караганда Ольга апа улының кабер ташындагы нурлы йөзен сыйпый иде, сулкылдаганы зират капкасына кадәр ишетелә. Тыныч йокла, Володя Батыр!
...Пор Көтәшнең сыер көтүе йөргән иңкүлегеннән искән йомшак җил бит очларыннан сыйпап үтте. Яралы йөрәкләрнең хәлен белгәнгә гүяки җил дә рәхмәт әйтә сыман иде. Ил өчен башын салганнарны хәтерләрдән җуймыйк.
Владимир Лаврентьев Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев