Көшкәтбаш бөркете
Митингтан соң 39 яшьлек ир, табуттан алынып, мөселманча җир куенына иңдерелде
Тумышы белән Көшкәтбаш авылыннан булган, 2022 нче елның 26 нчы сентябрендә Питрәч районы хәрби комиссариатыннан мобилизациләнеп, 2023 нче елның 12 нче декабрендә батырларча һәлак булган, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән Нәкыйпов Рөстәм Габделфәрт улына багышлана.
Килендәшем Райдә апага улы Рөстәмнең җансыз гәүдәсе табылуын ничек әйтергә белмәдек. Ул әле ышана, көтә иде. Өйдәге телефон яныннан китмичә, менә җиде айга якын хәбәр көтә ана. Райдә апа кесә телефонын сирәк тота. Андый телефонны, гомумән, яратып бетерми. Элеккеге гадәт буенча, өй телефоны шалтырар да, таныш тавыш ишетелер: «Әни, хәлләрегез ничек? Минем барысы да яхшы. Әти өйдәме?» - дияр кебек. Райдә апа менә инде 202 көн шушы тавышны көтеп яши. Улы махсус хәрби операциягә алынганнан бирле телефон бик тә кадерле һәм бик тә куркыныч әйбергә әйләнде. Телефон тавышыннан да кадерле һәм аннан да куркыныч нәрсә юк ана өчен.
2023 нче елның 11 нче декабрендә соңгы тапкыр элемтәгә чыкты Рөстәм. Күп сөйләшмәде. Телефонны әтисе Габделфәрт абый алган иде.
- Бүген без мунча керәбез. Иртәгә штурмга кертәләр. Әгәр дә сезне рәнҗеткән булсам, кичерегез,-диде телефонның теге башындагы кадерле тавыш.
-Улым, син ни сөйлисең? Штурмнан чыгуга шалтыратырсың. Алла боерса, бар да әйбәт булыр. Мин догада торам,- диде әтисе.
Бераздан кабат телефон шалтырады. «Тагын Рөстәм җыя,»-дип уйлады Габделфәрт абый. Җәһәт кенә барып телефонны алды. Шалтыратучы — Рөстәмнең хатыны, үз кызлары кебек бик якынга әйләнгән киленнәре Гөлинә икән. Телефонны куркып кына җыйган хатын сөенеп куйды. "Аллага шөкер, әти алды. Әнигә ничек әйтергә дә белмәс идем«,- дип уйлады Гөлинә.
— Әти, Рөстәмнәрне штурмга кертәләр.
-Әйе, кызым, безгә дә шалтыратты. Намаз укырга җыенам. Хәерле булсын.
-Әти, ул бит бәхилләште,- теге башта Гөлинә елый иде,- нигә үзен үзе программалаштырды инде ул?! Җитмәсә, мунча керткәннәр. Тәне юкаргач, тиз туңачак бит инде. Әти, Рөстәмне штурмга кертәселәрен әнигә үзең җайлап әйт инде.
-Әниең белде инде, кызым. Сүзсез калды. Яхшыга юрыйк,- диде йөзе уйчанланып калган, күзләре кысыла төшкән әти. Көшкәтбаш авылның имамы Габделфәрт абый яхшы буласына ышана иде. «Ашыйсы ризыгы биредә калган булса, сулар һавасы монда көтсә кайтыр. Ник кайтмасын? Блиндажда да намазын калдырмаган, хәтта 2023 нче елның язында шунда ураза тоткан, уразалы көе каравылга йөргән улы бит ул! Исән чыгар. Кайтыр, Аллаһ боерса.» Ата кеше шулай уйлады. Тәһарәтен яңартып, намаз укырга тотынды.
Райдә апа ул арада безгә керде. Күзләре кызарган, йөзе талчыккан, шушы биш минут эчендә хәйран гына картаерга өлгергән, ике аягына ике төрле оекбаш кигән ана хәлсез аягы белән атлады да, кухня ишеге бусагасына утырды.
-Рөстәмнәрне штурмга әзерлиләр,-диде дә елап җибәрде Райдә апа.
Минем авыздан үзем дә сизмәстән:"Эххххх«дигән бер генә сүз чыкты. Ә аннары тыныч булырга тырышып:
-Анда штурмнар еш булып тора инде. Кайгырма әле. Иртәгә кичкә үк үзе хәбәргә чыгар. Көтик,- дидем.
Шулай итеп, 2023 нче елның 12 нче декабрь иртәсе туды. Шул көнне егетләрне көндез штурмга алып кереп киткәннәр. Бу- Купян юнәлешендәге Ягодное бистәсе тирәсе була. 14 нче декабрь көнне төштән соң иптәшләре аша хатыны Гөлинәгә хәбәр килеп иреште: «Рөстәм яраланды. Эвакуацияләнә. Үзе хәбәргә чыгар». Бу хәбәргә сөенергәме, көенергәме? Күбебез сөендек ахры. Бераз госпитальдә ныгыр, ял итәр, бик арды бит. Уңайлангач та тиз генә кире махсус хәрби операциягә җибәрмәсләр. Кайтыр. Ун ел буе көткән, әле 5 нче ноябрь көнне генә туган улы Сөләйманны күрер, назлар, яратыр. Октябрь аенда ук отпуск сорап язган гаризасы да шул көе ята. Яралары төзәлгәч, отпуск көннәре өстәлер. Әллә Яңа елга ук кайтып керер. Ул кайткач, бәби ашы итәрбез... Хыяллар, хыяллар, уйлар, ниятләр....Тик алар чынга ашмады. Бүген шалтыратыр, иртәгә шалтыратыр, комада ятадыр, аңына килгәч шалтыратыр, әтисен туган көне (1 нче январь) белән котлап шалтыратыр, үзенең Туган көнендә (21 нче февраль) хәбәргә чыгар, туганнан туган сеңлесе Назлыгөлнең никахы көнне шалтыратыр, 9 нчы май-Җиңү көнне хәбәргә чыгар, дип, уйлап көн үткәрүләр... Шушы көтүләр арасында госпитальләр белән йөзләгән кат элемтәләргә чыгу, командирлар белән сөйләшү... Бертуган энесе Райнур белән туганнан туган энесе Русланның Ростов шәһәренә барып кайтулары... Ростовта йөреп кайткан энесенә хатын-кыз акылым белән мин бер генә сорау бирдем:
-Моргтагыларны карап бетереп булмыйдыр. Бик зурмы?
— ДНК анализы буенча компьютердан карап кына җавап бирәләр. Мәетләрне күрсәтмиләр. Андагы искә чыдый торган түгел. Безнең Көшкәтбаш авылы зурлыгында бит ул морг.
Өмет, ышаныч торган саен киселә барды. Менә инде июнь ахыры. Хәбәр... Монысы инде күңелләрне әйләндереп сала торганы булды. Рөстәм яраланганнан соң, иптәшләре аны 30 метр тирәсе үзләре белән өстери алганнар. Һавада чебен урынына «канатлы кошлар» очкан. Рациядән: «Чыгарга! Яралыларны алырга эвакуацион төркем керә!»- дигән боерык булган. Ә эвакуацион төркем керә алмаган. 6 ай буе күңелләренә тынгы тапмаган егетләрнең икесе — «Үзбәк» һәм «Тихий» эвакуацион төркемгә язылып, 2024 нче елның июнь башында "Накип«ның (Рөстәмнең) гәүдәсен алып чыгарга керергә булалар. (Рөстәм «позывное» итеп, Бөек Ватан сугышы чорында корал заводында эшләгәндә, 38 яшендә вафат булган бабасы Нәкыйпнең исемен сайлаган. Күзе гарип булу сәбәпле, ул сугышка түгел, Златоуст шәһәренә корал заводына җибәрелә.) Җайлы гына керә алмыйлар егетләр. Башта квадрокоптер кертеп җибәреп эзләтәләр. Гөлинә миңа шалтыратты:
-Лилия апа, егетләр Рөстәмнең гәүдәсен эзлиләр. Үлмәгәндер, табылмас ул. Мин ышанмыйм.
Аннан соң берәр көн үткәч, тәвәккәлләп үзләре керәләр егетләр. Гәүдә янына килеп җиткәч, хәрби билетын, кесәсеннән алып, фотога төшерәләр дә, Русланга (Рөстәмнең туганнан туган энесе-әниләре бертуган) җибәрәләр. Руслан Гөлинәгә авыр хәбәрне җиткерә. Моңарчы ышанып бетмәгән хатын инде ышана, килешергә мәҗбүр була. Алай да... Әле бит ДНК анализы расланасы бар. Бәлки ул түгелдер... Һәм менә июньнең 27 сендә хәрби комиссариаттан рәсми кара хәбәр. Әле бит ышаныч яши иде!
Уйлар, уйлар... Габделхай белән миндә кызлар үсте, ә Габделфәрт абый белән килендәшем гаиләсендә өч егет. Бу йорттагы кызлар һәм алар гаиләсендәге уллар ике нигезне бер итеп үстеләр.
Минем күз алдымнан Рөстәм үтте. Тыйнак, мөлаем, көлмәгән чагында да күзләре елмаеп, нур чәчеп тора торган ир. Йомшак кына сөйләшер. Беркайчан беркемгә тавыш күтәрмәс. Ялганлый белмәс. Бала чагыннан Рамазан аенда уразасын калдырмас. Намазын укыр. Олыларга хөрмәтле, кечеләргә мәрхәмәтле. Әти-әнисенә шәфкатьле. Хатынына: «Җаным» дип кенә эндәшер. "Җаным, әйдә чәй эчеп алыйк әле«,-дияр иде ул Гөлинәсенә. Күңелемнән Рөстәмнең балачагын барладым. Мин кияүгә килгәндә, 9 яшьлек кенә, тик бик җитди малай иде ул. Бик әйбәт укыды, күп белде. Авыл мәктәбендә 6-сыйныфны тәмамлагач, зур бәйге үтеп, Казан шәһәрендәге Эртугрул Гази исемендәге 2 нче номерлы татар- төрек лицеена укырга керде. Унберенче сыйныфны әлеге уку йортында тәмамлады. Бигрәк тә төрек, инглиз телләре белән кызыксынды, физика, математика фәннәрен яратып укыды. Авыл малаен техника үзенә тартты. Казан дәүләт аграр университетын тәмамлап, агросәнәгать комплексында машиналарга хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау технологиясе белгечлеге буенча инженер квалификациясе алып чыкты.
Бер вакыйга исемә төште. Печән өсте. Минем кияүгә килгәннең икенче җәе. Ирем Габделхай, Габделфәрт абый, аның өч улы-Рөстәм, Райнур, Рәсүл елга буена печән чабарга төштек. Мин печән таратам, ирләр белән малайлар бер-бер артлы тезелеп печән чабалар. Көне эссе, кояш кыздыра. Кигәвеннәр оча. Кып-кызыл җиләкләре белән печән теземнәре ятып кала. Малайлар да бирешми. Әллә бер-берсеннән көнләшеп, әллә өйдә калган бабайлары алдында сер бирәселәре килмичә, әллә әтиләре алдында зур булып күренәселәре килә — селтәнәләр дә селтәнәләр. Рөстәмгә 10 яшь, Райнурга 9, Рәсүлгә җиде яшь ярым. Әтиләре кыска чалгыларга өчесенең дә үз буйларына бара торган саплар куеп биргән. Иң алдан баручы Габделфәрт абый үз алдын чыгып бетерде дә, барысына да ишетелерлек тавыш белән:
-Әйдә, чыгып бетегез дә, бераз тамак ялгап алабыз,-диде.
Берәм-берәм чыгып беттеләр, төялеп килгән бишекле «Днепр» мотоциклы һәм велосипедлары тирәсенә җыела тордылар. Ул арада яшел чирәм өстенә ашъяулык җәеп, табын корылды. Йомырка, телем-телем киселгән икмәк, кыздырган тавык ите, ярып пешергән бәрәңге, термостан парлары чыгып торган җимешле чәй- барысы ашыйсы килү теләген тагын да арттырды. Ашап туйгач, ирләр малайларга ял итәргә вакыт бирделәр. Ә үзләре коры елганың теге ягына чыгып киттеләр. Ә малайлар- малайлар инде! Мотоциклга менеп атландылар. Шунда уртанчы мут малайның башына фикер килде: «Әйдә, Рәсүл, бер әйләнеп киләбез!» Райнур руль артына утырды. Ачкычы да шунда икән. Кабызды. Алдына Рәсүл менеп кунаклады. Китте ике малай. Тик... Басуга таба борылырга тиешле руль елгага таба борылды. Ә елга хәйран тирән. Төбендә су ашап кергән, елганың буеннан-буена сузылган ермагы да бар. Мотоцикл шул елгага таба чаба башлады. Теге яктан йөзе ап-ак булган, урынында катып калган әтиләре; нәрсәгәдер өметләнеп, күзләрен зурайткан, мотоциклга каршы чабып барып җитә алмаячагын аңлаган Габделхай абыйлары карап тора. Шул вакыт Рөстәмгә әллә ни булды. Ул җил иярмәс тизлек белән елгага- ике энесе утырган мотоциклга таба чабарга тотынды. «Җитешәм, өлгерәм!» дип уйлады ул. Мотоцикл елганың тирән ермагына җитәргә күп калмады. Менә, менә... Әгәр дә бишекле мотоцикл шул ермакка килеп төртелсә, ул капланачак, ике малай аның астында калачаклар яки бик көчле тизлек белән каядыр атылып барып төшәчәкләр иде. Ермакка 2-3 метр чамасы ара калганда, Рөстәм куып җитеп, тормозны кысты. Мотоцикл кисәк туктап калды. Ул арада бирегә таба әтиләре йөгереп килде. Аклы-күкле булган, калтыранган малайларны мотоциклдан аерып алып, җиргә бастырдылар. «Кайткач, әниегезгә әйтмәгез!»-диде әти кеше. Борчылмасын.
Ә менә бүген әни кешене ничек борчырга да, ничек кара кайгыга салып, улының гәүдәсенең табылуын, ДНК анализының раслануын, җәсаденең инде юлда булуын әйтергә? Туганнар бер-берсенә шалтырашты. Бар да елады, кемдер киткәне өчен Рөстәмне ачуланды, кемдер мәет күмү мәшәкатьләрен планлаштырды, кемдер кемнәргәдер хәбәр итте, кемдер медиклар белән элемтәгә чыкты, кемдер Рөстәм-батырның җәсаден алып кайтып килүче Арча волонтёры Яруллин Илнур Гомәр улы белән сөйләште, кемдер Райдә апага ничек әйтергә дип баш ватты. Кемнән әйттерергә? Ничек сүз башларга? Райдә апаның туган көне дә җитеп килә. Шул көнне генә кайтып җитмәсә ярар иде, дип уйладым мин. Кайчак курыккан эш хәерле була, ә кайчакта курыккан эш синең күзеңне чокып керердәй булып, алдыңа килеп баса. Бу юлы икенчесе булды. Егетнең гәүдәсе әнисенең Туган көнендә — 3 нче июль көнне Балтач моргына кайтып җитте. Кайтып җитәргә ике көн кала авыр хәбәрне Райдә апага Габделфәрт абый җиткерде. Ул үзе өч көн элек кенә Хаҗ сәфәреннән кайткан иде. Хаҗ сәфәрендә вакытта төш күрде Көшкәтбаш авылы имамы. Төшенә Рөстәм улы керде. «Әти, кайтсам буламы?» Шуннан соң уянып китте ул. Димәк, улы кайтачак. Нинди хәлдә кайта икән? Хәтерен югалтыпмы? Аяксызмы? Әллә аңсызмы? Нинди булса да кайтсын гына! Исән генә булсын! Дәваларбыз, госпитальләргә салырбыз. Әнә Гөлинә кызыбыз да әллә кемнәр белән сөйләшеп куйган. Реабилитация өчен дип, акчалар да туплаган. Тик очрашу күңелле түгел, аяктан егарлык кайгылы булып чыкты.
Габделфәрт абый хәбәрне җиткергәч, Райдә апа:
-Мин бу хәлне белеп тордым инде. Күңелем сизде,- диде. Ана йөрәге сизмиме соң? Ана йөрәге бит ул. Иң беренче Райдә апаның күз алдыннан тәүге улын-Рөстәмне тудырган көне үтте. Ул вакытта хәзерге шикелле баланың җенесен алдан белеп булмый. Тапкач та акушер: «Егет! Баһадир! Батыр улың бар!»-диде бит. Ана күңеле шул вакытта ук шомланды. Тиргә баткан ананың теленнән көенечле сүзләр чыкты: «Малаймыниииии? Улым 18 яшенә җиткәнче, Әфган сугышы бетәр микән?» Балалар табибы белән акушер икесе беравыздан: «Бетәәәәр. Әлле аңарчы 18 ел бар бит»,- диделәр. Әйе, безнең гаскәрләрне Әфганстаннан чыгардылар. Өч улы да тыныч вакытта бер-бер артлы Армия хезмәтен үтеп кайттылар. Хатларын курка-курка көтте ул. Конверт ананың кулына беренче керсә, ул аны ачарга курыкты. Өйдә берсе дә булмаса, безгә алып керә иде дә, өстәлгә минем каршыга сала иде. «Мә, Лилия, ачып укып чык. Куркыныч хәбәр юкмы?» Ә үзе түр якка чыгып тора. Улларының кечесе Чиләбе өлкәсендә, уртанчысы Мәскәү өлкәсендә, Рөстәме Түбән Новгородта хезмәт итте. Армия хезмәтеннән дә калырга уйламады егетләр. Курыкмадылар. Нык иделәр, ихтыяр көчләре зур иде, спортны да яраттылар. Армия хезмәтеннән исән-сау кайттылар, дип сөенгән иде бит ул. Өйләнделәр. Райнурының бер кызы, Рәсүленең ике кызы үсеп килә. Рөстәменең 2023 нче елның 5 нче ноябрендә 10 ел көткән улы да туган иде биииит! Улын да күрә, кулларына алып, бер сөя дә алмады ул! Эх, улыыыыммм!
Район газетасы «Хезмәт»нең 2022 нче елгы 25 нче февраль санында баш мөхәррир Зәкиев Вакыйф Мансур улының «Ватанны саклаучылар нәселе» дигән язмасы басылды. Мәкалә «Әлеге гаиләдә солдат шулпасының тәмен һәрбер ир-егет белә» дип башлана. Көшкәтбаш авылындагы Нәкыйповлар гаиләсендә Ватан алдындагы бурычын үтәмәгән бер ир дә юк. Мәкалә шул хакта. Анда Габдерәүф бабай, аның уллары Габделфәрт, Габделхай һәм Габделфәрт абыйның Армия хезмәтен үткән өч улы хакында сөйләнә. Райдә апаның шул мәкаләне бер дә яздыртасы килмәде. "Безгә килешми макталулар. Язмасыннар«,- диде ул. Күңеле нидер сиздеме шунда. Шул көннәрдә махсус хәрби операция башланды. Сентябрь ахырында беренче дулкын белән улы Рөстәм мобилизацияләнде. Ана эчтән елый иде. Никтер, күз яшьләре генә чыкмады.
Шулай итеп, Рөстәмнең җәсаде 3 нче июль көнне — әнисенең Туган көнендә Балтач моргына кайтып керде. Аны, алда әйткәнемчә, Арча шәһәре волонтеры Илнур Гомәр улы алып кайтты. Мәетләрне Россия почтасы кебек шәһәрдән шәһәргә таратып йөриләр иде. Ә Илнур якташының кайтып җитүен тизләтте. Арча, Балтач -Казан арты. Бер төбәк бит.
Шул көнне кичен Рөстәмнең туган йортына Балтач районы хәрби комиссариаты җитәкчесе Вәлиев Васил Нәҗметдин улы һәм Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидәил улы килеп, гаиләнең авыр кайгысын уртаклаштылар, озату мәрәсимен оештыру хакында фикерәштеләр.
Якыннарына икенче көнне иртән (4 нче июль, 2024 нче ел) моргка сәгать 7 гә килергә куштылар. Иртәнге биштә Габделфәрт абый безгә керде:
-Без Рәсүл белән Балтачка моргка китәбез. Руслан Казаннан туры шунда кайта.
— Габделфәрт абый, әле сәгать биш кенә бит. Сез анда 15 минутта барып җитәсез,-дидем мин.
— Бара торабыз,- диде әти кеше.
Моргка Балтач районы хакимияте башлыгы Нофуллин Рамил Рашит улы килә. Гаиләнең авыр кайгысын уртаклаша, Казанга киңәшмәгә китәсе булу сәбәпле, озату мәрәсимендә катнаша алмаячагын җиткерә. Габделфәрт абыйны Рәсүл белән Руслан моргка кертмиләр. Ике егетнең моргтан чыгуын дүрт күз белән көтә Габделфәрт абый. Күз алдыннан Рөстәменең туган көне үтә. Түнтәр мәктәбендә география укыткан чагы. 1985 нче ел. 21 нче февраль. Мәктәптә «Аҗаган» уены көн! Ә хатыны бәби тудыру йортында. Бүген-иртәгә бәби туасы. «Аҗаган» уены башланып китә. Маршировкалар үтелә. Укучылар басу-кырларга сибеләләр. "Сапер«лар мина эзли. Көндезге уннар. Авыл ягыннан берәү кызу-кызу килә! «Габделфәәәрт, улың бар!!!» Габделфәрт абый сөенеченнән «отряд»ларны тезеп бастыра.
-Укучылар, әйдәгез, «урра» кычкырабыз!
-Урраа! Урра! Урра!
-Нигә кычкырдык абый? Әле уен бетмәде бит.
-Минем улым туган! Мин әти булдым! Уррррааа!!!
Габделфәрт абый ярышларның ничек үткәнен дә сизми. Балалар эзләп тапкан байракны югары тотып, мәктәпкә үзе күтәреп кайта. «Мин әти булдым. Минем улым бар! „Аҗаган“ уены көнне туган улым батыр, кыю булачак!»
Габделфәрт абый шулар хакында уйлый-уйлый морг ишеге төбендә басып тора. Ишекнең теге ягында улының гәүдәсе ята. Бәлки, улы да түгелдер әле.
Ишек әкрен генә ачыла. Башларын иеп, Руслан белән Рәсүл чыга. Егетләр сүзсез, төссез. Димәк... соңгы өмет тә акланмады.
Габделфәрт абыйның теләге буенча, морг хезмәткәрләре улының гәүдәсен әтисе Хаҗ кылган ихрамга төрделәр.
Кайттылар. Йорт тирәсе генә түгел, авыл урамнары халык белән тулы. Яшьле, кысылган күзләр, кайгылы йөзләр, картаеп киткән туганнар, энекәшләр, һаман да ышанып бетә алмаган сеңелләр, олыгаеп киткән хатыны Гөлинә, Гөлинәнең әнисе Фатыйма апаның кулында әтисен бер тапкыр да күрергә өлгермәгән 8 айлык Сөләйман, борчулы авылдашлар, сыйныфташлар, студент чордагы иптәшләр, кодалар, кодачалар. Иреннәрен кыскан, Рөстәмнең гәүдәсен дошманның канатлы очкычлары астында ике көн дәвамында зур газаплар белән алып чыккан сугышчан өч иптәше — «Үзбәк», "Сан Саныч","Тихий«. Кешеләрнең елау, үксү авазларын Җәлил хәзрәтнең тавышы басып китте. «Без барыбыз да шунда барасы...» Шулай икәнен акыл аңлый, йөрәк кабул итми шул.
Ә Гөлинәнең күз алдыннан Рөстәм белән танышкан көннәре, бергә яшәгән ун ел гомер үтте. Бик тиз, бик тиз... Тигез гаилә тормышына шуның белән нокта куелдымыни? Ничек инде? Рөстәмне мобилизацияләр алдыннан гына Питрәч районы Көек авылында (Куюки) фатир алдылар. Ул фатирда рәхәтләнеп яшисе дә, яшисе иде бит. Кадерле, көтеп алган Сөләйманнары хәзер әтисез үсәмени? Аны бит Рөстәм ничек көтте! Аллаһым Рөстәмгә алмаш итеп бирде микәнни бу бәхетне? Гөлинә үзе елый, үзе уйлый. Күз алдыннан 2022 нче елның сентябрь ахырында Питрәч хәрби комиссариатыннан чакыру килгән көн үтте. Рөстәмнең командировкада чагы түгел иде. Ике көн вакыт бирелде. Әти-әнисе, туганнары белән саубуллашырга туган йортка — Балтач районы Көшкәтбаш авылына кайттылар.
Әнисе белән Рөстәм арасында мондыйрак сөйләшү булды.
-Калып булмыймы соң, улым?!
-Юк инде, әни. Чакыргач барасы!
-Улым, югары белем турындагы дипломыңны да ал. Дүрт тел белгәнеңне — рус һәм татар телләре белән беррәттән инглиз, төрек телләрен белгәнеңне, компьютерны яхшы белүеңне дә әйт. Грамоталы ир икәнеңне дә күрсәт. Беркатлы әни, улы шушы сыйфатларны әйтсә, аны язу-сызу белән генә шөгыльләндерерләр дип өметләнә иде. Ә Рөстәм елмаеп кына куйды.
Уйлана торгач, Гөлинә ире артыннан Украинага барганын исенә төшерде. Ире бер ай ЭКСПОда хәрби әзерлек үткәннән соң, октябрьнең 28 ендә Украинага озатылды. Ай ул көннәр! Ай буе ЭКСПО юлын таптау, кирәк әйберләрне эзләп, тегендә-монда чабулар. Туганнарга, якыннарга зур рәхмәт. Ул чакта бик терәк булдылар. Күз яшьләре белән озату! Автобус артыннан күзләр талганчы карап калу! Болай да кечкенә генә Гөлинәнең (Рөстәм әнисе кебек кечкенә генә матур кызны сайлаган иде) тагын да кечерәеп, йодрык хәтле генә булып калуы... Ә аннан соң бергә киткән ирләрнең хатыннары белән сөйләшеп, дүрт кыю хатынның ирләре артыннан юлга чыгулары. Ул вакыйга 2023 нче елның февраль урталарында булды Декабрьдән бирле ирләреннән очрашуга рөхсәт сүзе көтүләре...
Ниһаять, февраль уртасында командирлары бер атнага чыгып кереп керергә рөхсәт биргән. Бер көн эчендә йөгерә-йөгерә ирләренә кирәкле кием-салымны, азык-төлекне туплап, җиңел машина белән юлга кузгалдылар хатыннар.
Тәүлектән артык бардылар. Ирләре белән Луганск өлкәсендәге Старобельск шәһәрендә очрашырга тиешләр. Юлда күргән кыенлыкларын, чикне ничек узуларын үзләре генә беләләр. Ниһаять, көтелгән очрашу. Арендаларга бик кыйбат бәягә фатир табалар.
И сөенделәр хатыннар! Сөйләшеп сүз бетмәде, карашып күзләр туймады. Кайтып, февраль ахыры-март башы җиткәч, үзенең йөкле икәнен сизде хатын. Ун ел көткән шатлык могҗиза белән иңде.
Рөстәме шалтыратуга, сөенечен җиткерде ул. Аннары май башында Рөстәме унбиш көнгә ялга кайтты. Хатынындагы үзгәрешләрне күреп и сөенде ир! 15 нче май көнне кабат юлга кузгалды Рөстәм. Шул көннәрдә Гөлинәнең бертуган апасы- Татарстанның атказанган артисткасы Сиринә Зәйнетдинова башкаруында «Көчле хатын-кызлар» җыры (Гөлфия Шакирова сүзләре, Гүзәлия көе) чыкты:
«Белми идем ару-талуларны,
Белми идем туктап калуларны,
Егылдым, тордым, куйдым бөтен көчем-
Барысы да балам, гаиләм өчен.
Көчле хатын-кызлар да елыйлар,
Йөрәге, күңеле белән елыйлар,
Ләкин аны беркем күрми, сизми,
Тоташ ялкын йөрәгеңне беркем белми.
Бәби табу вакытын икәүләп көттеләр. Берсе үз фатирында, берсе ят җирдә, ят урында — блиндажда. Менә бәби туар көн җитте. Иртән авырый башлады Гөлинә. «Мин бәби табарга киттем!» дигән хәбәр язып салды иренә. Аннары Рөстәмгә Гөлинәне бертуган сеңлесе Илзирә язды: «Җизни, улың бар!» Якыннары: энекәшләр, туганнар әти булуы белән котлап, хәбәрләр җибәрделәр. Ир барлык хәбәрләрне кичен генә укый алды. И сөенде соң Рөстәм! Ул әти булды! Улы бар! «Ничек тә, улымны бәби туу йортыннан алып чыгарга кайтырга иде. Кайтарырлар, ял сорап язган гаризам полк командирында бер ай ята. Взводтан көзге ялга кайтмаган дүртәү генә калдык бит»-дип уйлады ул. Тик өметләр акланмады. Улы белән Гөлинәне бала тудыру йортыннан туганнары каршы алды. Габделфәрт абый нәсел дәвамчысы булган оныгына шул көнне үк Сөләйман исемен кушты. Гөлинә белән Рөстәм алдан ук шулай сөйләшеп куйганнар иде. Шул көнне Рөстәм туганнан туган сеңлесе Назлыгөл (минем кызым) белән телефоннан сөйләште:
-Бүген көне буе җаныма урын таба алмадым,- диде ир. -Күңелем белән сезнең янда идем. Күңелем белән улымны кулларыма тоттым. Сезнең белән фотоларга төштем. Тагын сорап карыйм әле. Бәлки кайтарырлар. Һич югы Яңа елга ял бирерләр.
Икенче көнне Гөлинәсе белән телефоннан сөйләшә алды ул. Рөстәм бик уңайсызланды.
-Безнең гаилә тормышы миннән башка гына бара. Миңа сезнең алда бик кыен,- диде.
Ә 6 нчы декабрь көнне иртәнге биштә Рөстәм видеоэлемтә белән Гөлинәсенә чыкты. Шунда беренче һәм соңгы тапкыр улы белән танышты, ун ел көткән улын видеоэлемтә аша күрү бәхетенә иреште. Ике тапкыр: «Улым»,- дип әйтергә өлгерде ир.
Бәлки кайтырмын, дигән өметләр акланмады. Кайтарулар, ялга җибәрүләр булмады. Дөрес, 12 нче декабрьдә кергән штурмнан исән-имин чыкканнар ялга кайттылар кайтуын. Алары да күбесе яралы иде. Алар арасында Рөстәм генә күренмәде.
Ишегалдында Татарстан республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Корьән укыды. Ә аннары бар халык һәйкәл янына агылды. Урам тулы халык. Һәйкәл каршында табутта бөркеттәй ир ята. Һәрхәлдә, безнең өчен асыл бөркеткә тиң иде ул. Митингта Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидәил улы, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Вера Сергеевна, район үзәк хастахәнәсенең баш табибы Дәүлиев Газинур Дәүләт улы, Балтач һәм Питрәч районнары хәрби комиссариатыннан килгән вәкилләр, Рөстәмнең әтисе Габделфәрт абый эшли торган ООО «Водстрой» җитәкчесе Закиров Рифат Мидхәт улы, аның хезмәткәрләре, район газетасы "Хезмәт«нең баш мөхәррире Зәкиев Вакыйф Мансур улы, районның башка оешма җитәкчеләре, мәктәп директорлары, Көшкәтбаш башлангыч һәм Түнтәр урта мәктәбе коллективлары, авылыбыз җитәкчелеге, авылдашлар, сыйныфташлары, туганнар, хезмәттәш дуслары катнашты. Чыгыш ясаучылар барысы да Рөстәм Нәкыйповны яхшы яктан искә алдылар. Хезмәттәшләре Рөстәмнең ышанычлы, тугры дус, аек акыллы, иманлы ир булуын кат-кат искәрттеләр. Аның, беренче ярдәм күрсәтеп, взвод командирын коткаруы, «Сугышчан батырлыклары өчен» медале белән бүләкләнгән булуы хакында әйттеләр. Рөстәм үзе яралангач та, соңгы көчен җыеп, яралы иптәшләренә ярдәм итү өчен кабат алга ыргылган. «Болай карап торып булмый бит инде,»-дигән җөмләсе соңгы сүзләре булган. Ә аннары снаряд төшкән... Балтач хәрби комиссариты җитәкчесе Вәлиев Васил Нәҗметдин улы үз чыгышында Рөстәмнең Батырлык орденына тәкъдим ителүе турында җиткерде.
Митинг тәмам. Митингтан соң 39 яшьлек ир, табуттан алынып, мөселманча җир куенына иңдерелде. Өметкә, көне-төне хәбәр көтүгә нокта куелды, дисәм... аннары орден килгәнен көтә башладык. Анысын 7 айдан артык көттек. Батырлык ордены Нәкыйпов Рөстәм Габделфәрт улына 40 яшь туларга ике көн калгач, 2025 нче елның 19 нчы февралендә Балтач районы мәдәният йортында узган зур чарада хатыны Гөлинәгә һәм әтисе Габделфәрт хаҗига тапшырылды. Шулай итеп, соңгы нокта куелды. Юк, куелмады. Бүгенге көндә Арча районы егете тынгысыз Илнур Гомәр улы 1234 нче полкка багышланган музей оештыру уе белән йөри. Материаллар туплый. Иң мөһиме: улы Сөләйманны да үстерәсе, әтисенә догачы егет итеп тәрбиялисе бар. Ниятләр чынга ашсын иде.
Лилия Нәкыйпова,
Көшкәтбаш авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев