Нуриевлар гаиләсе Сөләйманны сөендергән
Нуриевлар гаиләсе 2024 елның гыйнвар аенда үз теләкләре белән махсус хәрби операция зонасына китте
Уку елы дәвамында Балтач урта мәктәбендә «Солдатка хат», «Яхшылык тартмасы» акцияләре үткәрелә. Балалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга хатлар язалар.
5 нче сыйныф укучысы Шәймөхәммәтов Сөләйманның кул эшләре Нуриевлар гаиләсе кулына эләккән. Алар бүгенгесе көндә чираттагы ялда булып, Сөләйманга кыйммәтле бүләк тапшыру өчен мәктәпкә килгәннәр.
Исегезгә төшерәбез, Илүзә — Балтач кызы, медицина көллиятен тәмамлап, балалар клиник хастаханәсендә эшли башлаган иде. Ә тормыш иптәше Инсаф 7нче шәһәр хастаханәсендә эшләүдән тыш, волонтер, «Яшь гвардия» активисты да. Нуриевлар гаиләсе 2024 елның гыйнвар аенда үз теләкләре белән махсус хәрби операция зонасына китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев