«Шевроле - Нива» машинасын махсус операция зонасына танк ротасы командиры үзе алып китте
Чираттагы гуманитар ярдәм 3 млн сумга якын тупланды
Балтачлылар махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә һәрчак ярдәм итеп тора. Волонтерлар көче һәм игелекле райондашларыбыз булышлыгы белән һәрдаим гуманитар ярдәм тупланып, махсус хәрби операция зонасына озатыла.
Чираттагы гуманитар ярдәм арасында «Шевроле - Нива» машинасы да бар иде. Машинаны танк ротасы командиры, Карадуган егете Илһам Шәрипов үзе алып китте. Аңа шулай ук рацияләр, дроннар өчен видеотапшыргычлар бирелде.
- Чираттагы гуманитар ярдәм 3 млн сумга якын тупланды. 200 мең сумлык медикаментлар, дроннар, рацияләр, 2 квадрокоптер, мотоцикл, дизель генераторы, УАЗ -буханка машинасы, төзелеш материаллары, машина запчастьләре җибәрдек. Егетләребезгә ашлар, тәм-томнар, миллекләр әзерләп җибәргән райондашларга, өлкән волонтерларга зур рәхмәт! Ике арада аңлашу булу үз бурычларын намус белән үтәүче солдатлар һәм аларның гаиләләре өчен бик мөһим. Һәркайсыбызга хәерле, хәвеф-хәтәрсез юллар телим! - диде район башлыгы Рамил Нотфуллин волонтерларны зур юлга озаткан чакта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев