Смәеллеләр «коры душ»лар ясый башлаган
Безнең геройлар

Смәеллеләр «коры душ»лар ясый башлаган

Коры душлар өчен иң элек дорнит дигән юка губкасыман тукыма, чистартучы махсус сыеклык, корыту өчен салфеткалар сатып алганнар

Махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә ярдәм йөзеннән, Смәелнең тырыш апалары, кызлары коры ашлар ясау, маскировка сеткалары үрү белән күптәннән шөгыльләнә.

Шушы көннәрдә алар үзләрен яңа эштә сынап, кыр шартларында хәрбиләргә тәнне чистарту өчен «коры душ»лар ясау эшенә керешкәннәр.

Коры душлар өчен иң элек дорнит дигән юка губкасыман тукыма, чистартучы махсус сыеклык, корыту өчен салфеткалар сатып алганнар. Душ өчен чималлар исә олы йөрәкле авылдашлар ярдәме белән сатып алынган.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


коры душ

Нет комментариев