«Сыерчыклар белән әти кайтса иде»
Без бит гаиләнең генә түгел, илебезнең дә, табигатебезнең дә олы терәге!
Бүген 13 март. Минем Туган көнем. Бүген әтиемнең шалтыратуын аеруча көтәм. Гадәттә, әти кичен яки төнлә шалтырата. Телефон тавышын әни дә, сеңелләрем Азалия белән Ләйлә дә, бабаебыз да бик көтә. Әтием мобилизациягә эләккәннән бирле телефон тавышы бик кадерле дә, бик куркыныч та әйбергә әйләнде. «Үзе сөенеч, үзе көенеч — ул нәрсә?» — дисәләр, мин ике дә уйламыйча: "Телефон тавышы«,— дип җавап бирер идем. Кичен яки төнлә телефон шалтыраса, әнинең сөйләшә башлаганын мин бик сагаеп көтәм. Башта куркып кына «Әйеее» ди ул. Тавышы көр чыга башласа, эчкә җылы керә, тәннең бөтен күзәнәкләренә рәхәт дулкын тарала. Әти шалтырата! Димәк, бар да яхшы.
Минем әтием — Әлтәпов Азат Рафил улы 1992 нче елның 20 октябрендә Балтач районы Көшкәтбаш авылында туган. 1999-2008 елларда Көшкәтбаш мәктәбендә белем алган. Әти гаиләдә бердәнбер бала. Әнисе белән әтисен калдырып китәсе килмәгән, шәһәрдән бәхет эзләп йөрмәгән. Үзебезнең районның Норма авылында профлицейны тәмамлаган ул. 2010-2011 елларда Армия хезмәтендә булган. Армиядән кайткач, әнием Лилия белән тормыш корганнар. Без гаиләдә өч бала — мин һәм ике сеңлем. Әбиебез вафат. Бүгенге көндә Рафил бабаебыз, әнием, мин, ике сеңлем яшәп ятабыз.
Әтием Азат 2022 елның сентябрендә мобилизациянең беренче дулкыны белән үк махсус хәрби операциягә җибәрелде. Исеме дә «азатлык, ирек яклаучы» дигәнне аңлата бит! Әти: «Чакыргач, барасы!» дип юлга кузгалды. Борчылганын, нәрсәдәндер курыкканын хәтерләмим. Район хәрби комиссариаты каршында әтием, автобуска утырып киткәндә, миңа болай диде: «Улым, бирешмә. Өйдәгеләрне сакла». Миңа, 10 яшьлек малайга, бу сүзләр бик сәер тоелган иде. Аннан соң ике ел да алты ай вакыт үтте.
Әти өч тапкыр ялга кайтты. Хәзер мин дә нәрсәнең нәрсә икәнен аңыша башладым, ахры. Әти ялга кайткан саен игътибар итәм. Йөзе олыгайган, кара күзләре тагын да карайган, үзе алҗыган кебек. Кап-кара күзләре дә элеккечә янып тормаган шикелле. Бәлки миңа гына шулай тоеладыр. Әти хәзер бик уйчанланды. Артык күп сөйләшми. Соңгы кайтуы көзен — октябрь аенда булган иде. Әти өйдә Коръән ашы үткәрттерде. Ит чапканда, үзе янына мине дә алып чыкты. Итнең беразын аерым пакетка салды.
— Әти, анысын нишләтәсе? — дип сорадым мин.
— Улым, анысын Габделфәрт абыйларыңа илтеп киләм. Хәтерлисеңме, җәен Рөстәм исемле авылдашыбыз һәлак булды, авылыбызга алып кайтып җирләнде. Без бит аның белән бер полкта идек. Чишмәгә суга яки юынырга килгәч очрашкалый идек. Рөстәм абыеңның әтисе белән әнисенә, хатыны белән улына сәдака булыр, итнең беразын шуларга илтәм, улым.
Әле беркөнне татар теле укытучыбыз «Яраткан һөнәрем» дигән темага иҗади эш эшләтте. Мин агачны көйдереп, рәсемнәр төшерергә яратам. Шул турыда яздым. Аны миңа әтием өйрәтте. Интернет кибет аша миңа агачны көйдереп бизәкләү приборы да алдырткан иде. Ә үзе ул агач эшенә — рәсемнәр ясарга, агачка рәсем төшерергә, агачны уеп, бизәкләр ясарга мәктәптә укыганда өйрәнгән. Безнең өй мәктәпкә бик якын гына. Кичләрен әти «Оста куллар» түгәрәгенә мәктәп остаханәсенә йөри торган булган.
Менә инде март уртасы җитте. Мин кечкенәрәк чакта әти белән сыерчыклар килешкә оя ясый идем. Менә өченче ел инде мин аны бабам белән ясыйм. Быел да ясадык. Элегрәк оя ясаганда, мин «Сыерчыклар килсә ярар иде», — дип тели идем. Ә соңгы елларда «Сыерчыклар белән әти бөтенләйгә кайтса ярар иде», — дип телим. Әти кайтса, ел саен сыерчыкларга ояны да әти белән ясый башлар идек.
Бүген шалтыратты әти! Туган көнем белән котлады. "Киләсе елларга, мин кайткач, берне генә түгел, күбрәк итеп ясарбыз, улым",— диде. Әйе, күбрәк итеп ясарбыз, әти! Минем өчен дә, Азалия һәм Ләйлә сеңелләрем өчен дә. Без бит гаиләнең генә түгел, илебезнең дә, табигатебезнең дә олы терәге!
Данир Әлтәпов, Көшкәтбаш авылы,
март, 2025 ел.
* * *
Туган җирнең юкә-каеннары,
Тын калыгыз әле утырып.
Кайтып килә тагын якташыгыз,
Урамнарны яшькә тутырып.
Тын калыгыз кошлар, сайрамагыз —
Җитәр көзен китәр чагыгыз.
Китмәскә дип кайта иптәшегез —
Җырсыз гына каршы алыгыз.
Туган якның җырчы чишмәләре,
Челтерәми генә узыгыз.
Күз яшьләрен чишмә суы итеп,
Кайтып килә сезнең улыгыз.
Алтын кояш, төнге сары аем,
Көчсезләнер бүген нурыгыз.
Оҗмах нурында коенырга диеп,
Кайтып килә асыл улыгыз.
****
Туган туфрак, җирем, үләннәрем,
Каршыларга әзер булыгыз.
Лилия Нәкыйпова
Фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Комментарии
0
0
Кайтты...мәңгелеккә кайтты Азатыбыз. Тик язларны гына бүтән каршылый алмас инде...
0
0