Волонтерның олысы-кечесе юк
Районыбызда кайчак кечкенә волонтерларны күреп тә күңел куана.
Районыбызда кайчак кечкенә волонтерларны күреп тә күңел куана. Алар абый-апаларына иминлек челтәрләре үрергә булыша, шәмнәр ясаша, күчтәнәчләр алып килә, җиңеп алган бүләкләренә кадәр тапшыручылар бар инде. Җырлары белән өмет-ышаныч биреп торган нәни волонтерларыбыз да бар. Бакча балалары, мәктәп укучылары махсус хәрби операция башланганнан бирле зур ярдәмчеләр, ә тәрбияче-укытучылар изге эшкә рухландыручы да, үзләре дә волонтерларның төп ярдәмчеләре.
Җиде яшьлек Диләрә хәрби җырлар башкара
Диләрәнең әтисе Николай мобилизация буенча махсус хәрби операциягә киткәннән бирле ул әтисен сагынып яши. Аның чираттагы ялларына кайтуын зарыгып көтә. Кайткач җырлар башкарырга күбрәк әтисе белән йөри. Әйе, җырлый ул Диләрә, бик матур җырлый, нәни кызчыкның репертуарында хәзер махсус хәрби операциягә багышланган җырлар да бар. Диләрә Балтач гимназиясенең башлангыч сыйныфында, инженерлык бүлегендә белем ала. Хәрби җырларны Балтач гимназиясе концертларында башкара. Күптән түгел клип та төшерделәр әле. Бу хакта Диләрәнең әнисе Эльвира тулырак сөйләп үтәр:
— Безнең әтисе махсус хәрби операциягә киткәч, мин махсус хәрби операция турындагы җырларны тупладым да, шуларны машинамда Диләрә белән тыңлап йөри башладым, — дип сөйли Эльвира Дмитриева. — «Позывной Струна» дигән җырны ишеткәч, Диләрә «әни, минем дә бу җырны җырлыйсым килә», диде. Ярар, өйрәнәбез алайса, әтигә бүләк булыр, дидем. Үзе укыган Балтач гимназиясенең музыка укытучысы Римма Рифовнага булышуын үтенеп мөрәҗәгать иттем. Римма Рифовна тыңлады да, әйдә, конкурсларга да җибәреп карыйбыз, диде. Репетиция вакытында бу җырны укытучы Венера Әмировна ишеткән дә, концертта да җырлагыз, фотолардан видеомонтаж ясасагыз тагын да матур булыр иде, дигән тәкъдим дә кертте. Гимназия концертында Алиса Гарифҗанова күрде дә, әйдә, бу җырга клип төшерик әле, ди. Үзе төшерде, үзе монтажлады. Барысы да үзебез өчен генә кебек иде. Әмма җыр таралды, махсус хәрби операциягә кадәр барып җитте. Җырның авторына да бик ошады. Анна Юта — җырның авторы. Һичшиксез бер очрашырбыз әле, дип сүз бирде ул. Бу җырның тарихы менә шундый.
Диләрә хәрби җырларны ВИА квинтет белән башкара, төркемнең исеме «Струна». Дилә-рәдән кала биредә Азамат Гарәфетдинов, Аяз Хәсәнов, Илназ Закирҗанов, Сөләйман Гыйззәтуллин да бар.
— Инструменталь группаны башта сәхнә буш тормасын өчен генә чакырган иде Римма Рифовна, — ди Эльвира. — Ә алар миңа бик ошады, шундый тәртипле, Диләрәне дә бик яраттылар, шуннан мин группа төзик дип тәкъдим иттем. Беренче җыр «Струна» булгач, группага да «Струна» дигән исем бирдек.
Әле күптән түгел «Струна» төркеме «Туган авылым» комплексында әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан талантлы балалар белән бергә концертта да чыгыш ясап кайтты. Әлеге концертны оештыруда төп инициатор Гөлнара Ибраһимовага (Гөлнара Теләче районында яши, күпбалалы әни, тормыш иптәше махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалган килеш) партнерлык ярдәме күрсәткән башкаладан Мансур хәзрәт, башка иганәчеләр, режиссер Александр Далматов та Диләрәнең җырлавын ошаткан, талантлы балаларны барлаганда "Струна«га игътибар зур булыр дип ышаныйк. Ә без исә Диләрәгә һәм аның төркемендәге егетләргә уңышлар теләп калабыз, яңадан-яңа җырлар башкарып, илгә тынычлык теләп, ил батырларының күңелләренә яшәү чаткылары бүләк итсеннәр!
«Струна» госпиталь-ләрдә дә чыгыш ясарга җыена, «Сабантуйлары узсын да, бу ният артыннан йөри башлыйм», ди Эльвира. Диләрә кебек нәни волонтерларыбызның җырлары яралы солдатларыбыз өчен гаять тә тансык.
«Крепыш» фронтка хатлар җибәрде
Белем бирү учреж-дениеләре каршында мәктәп яны лагерьлары эшли. Биредә балалар җәйге ялларын үткәрә. Уйнап, тәмле ашап, күңел ачып кына калмыйлар, фронтка да ярдәм итәләр. Менә, мәсәлән, Балтач гимназиясе каршындагы лагерьда ял итүче балалар бер көнне Рәхимлелек һәм мәрхәмәтлелек көне игълан итеп, башта гуманитар ярдәм алып килеп, "Изгелек тартмасы«н тутырдылар, солдатларны җиңүгә рухландыра торган плакатлар ясадылар, хатлар яздылар. Әйдаман апалары да активлыкларына сокланды, үзләре дә канәгать калды. Хатлар илебезнең иминлеген саклаучы солдатларыбызга барып иреште, алар ул хатларны укып юанды, хәтта укыганнарын видео-га төшереп җибәрүчеләр дә булды. Рәхмәт сезгә, балалар, тагын да шулай күп итеп хатлар языгыз, җиңүне якынайтыгыз!
Тагын бер тау мотоциклына тырыштылар
Елена Вәлиева бер мотоциклны илтеп кайтты инде, егетләрнең ничек куанганнарын күрсәгез, нәкъ вакытында, бик кирәк чагында килеп җитте, дип, кем мотоцикл алырга булышкан, шуларга чиксез рәхмәтләрен белдерделәр һәм шунда ук мотоциклга атланып, алга чаптылар. Кайтып барганда Лена апага тагын запрослар килде, егетләргә тагын мотоцикл кирәк. Шундый кыенсынып кына сорыйлар, күңел ачарга кирәк мени?! Батыраеп сорагыз, монда әле, тыныч тормышта, сезгә ярдәм итәргә алыначак кешеләр күп, беркөнне Лена апа аларны китапханәдә утыручылар, дип, группадан да чыгарып атты. Өч тиен ярдәм иткәннәре юк, кеше өзгәләнгәнне укып утырмасыннар әле дигәндер инде. Яңа кергәннәр, әле ярдәм итәргә өлгермәгәннәр дә «чыгып очты». Күңелләрендә чыннан да изге ният икән, кабаттан керерләр әле.
Мотоцикл кирәк дип әйтүе булды Лена апаның, тылсымчы таягын бер селтәп җибәргән күк, әлеге дә баягы мотоцикллар белән тәэмин итеп торучы Илнар Сабиров тау мотоциклын Лена апаның ишегалдына кайтарып та куйды. 35 мең сум ташлама да ясаган. Мотоциклны алгы сызыкта булган райондашыбыз Динар сораган булган, ә Лена апаның Казандагы дусты Ирина Александровна 130 мең акча җибәргән. «Кадерле Ирина Александровна! Мин үз күзләремә үзем ышанмыйм. Мотоцикл сезнең исемнән генә булачак, мин солдатларга да шулай диячәкмен», ди Лена апа шатлыгыннан.
Лена апа буш кайтмый инде ул, тырышканны бәяли-бәяләтә белә, бу юлы Балык Бистәсенең Күгәрчен авылы җирлегенә һәм аларга ярдәм кулы сузган башка район халкына командирдан Рәхмәт хаты алып кайтты. Яралы, авыру, ятим сабыйларга илткән инвалидлык караватларын да корып куйганнар, шулай ук әлеге төркем халкына рәхмәтләре чиксез. Егетләрне югалтмау, җиңүне якынайту өчен әлеге төркем бик тырыша. Без дә тырышыйк, ярдәм итәр өчен Лена апаның телефон номеры: 89869085508. Хәзерге вакытта генераторларга һәм башка сораган әйберләргә матди ярдәм җыю бара.
Бүген бар, иртәгә юк
Ирина һәм Марат Галәветдинов төркеме егетләргә УАЗ машинасы илткән иде (Ириналар төркеме махсус хәрби операция зонасына егермедән артык машина тапшырганнардыр инде, санын үзләре дә белми), узган саннарның берсендә шул машинаның фоторәсемен газетага бас-тырдык, хәйран озак һәм әйбәт кенә йөреп торган иде, шушы көннәрдә «камикадзе» дигән нәрсә тар-мар иткән үзен. Бик кызганыч, эчендәге кешеләре тагын да кызганыч. Шәһит киткәннәрдән булсыннар да, яраланганнары тизрәк савыгу тапсыннар.
— "Булат"лары ватык булганлыктан, Рэблары булмаганлыктан, егетләр абайлап өлгерә алмаганнар, әйткән булсалар шунда, илтә идек бит инде, — дип өзгәләнә Ирина һәм шул арада Булат белән Рэбка ярдәм туплау-га тотына. Озак та үтми, хәрби янчыкларында Булатка җитәрлек сумма туп-лана, Рэбка гына җыясы кала. Егетләргә ярдәм итик, яшәсеннәр, исән калсыннар. Ярдәм акчасын Ирина Иосифовна исеменә, 89872140950 телефон номеры аша күчерә аласыз.
Крәмән урманнарыннан сәлам
— Абый ялга чыкты, посылканы, гуманитаркаларны алган. Өлеше кергән һәркемгә бик зур рәхмәтләр җиткерергә кушты. Аллаһының рәхмәте яусын, — дип яза бер батырыбызның туганы Альбина Галиуллина. Крәмән урманнарыннан сәлам дип тә өсти. Радик һәм аның командасына әйтелгән рәхмәт сүзләре бу (кайчан чыгалар, шунда гына ала алалар шул алар җибәрелгән ярдәмне). Әлеге төркем җайлап кына машиналарын ремонтлап, ипләп кенә ярдәм җыя, егетләрнең ихтыяҗлары буенча эшли. Бөрбаш урта мәктәбе укучылары хатлар да язып китергән, коры душ та ясаганнар. Ильмира Кузьмина аш ясарга бер тартма укроп җыеп биргән.
"Бик кирәк ярдәм егетләргә. Алар көн дими, төн дими, ил алдындагы бурычларын үти. 18 яшьме аларга, 60мы, бернигә дә карамый безгә тыныч булсын өчен тырыша. Бөтенесе дә килеп туган хәлнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген аңлый. Үлгәнче хәлдән тайсалар да, арырга хаклары юк икәнлекләрен яхшы аңлыйлар. Аларның күңел халәтеннән, бердәмлегеннән һәм ни дәрәҗәдә хәрәкәт итүләреннән илебезнең ныклыгы, бөеклеге тора. Алар дусларын, туганнарын, "братлар"ын югалта. Көн саен фронтка якын госпитальләр яралылар белән тула. Эвакуация группасы тәүлек буе эшли. Үзебезнең егетләрнең янәшәсендә бары тик без һәм илебез бар, кызганыч, безнең кебекләр әллә ни күп түгел, әмма күбрәк булуын теләр идек. Булышыгыз, кем ничек булдыра ала, безнең ярдәмнән ил улының иртәгәге көне тора, шуны белегез". Әлеге төркемнең, гомумән, волонтерларның җан авазы бу, шуңа күрә ярдәм итик. Билгеле бер полкларга ярдәм итүче Радик һәм аның төркеме егетләренең хәрби акча янчыгы номеры: 89874033950.
Фотолар: волонтерлар группасы архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев