Хәйретдин Мөлеков – шигъри җанлы фронтовикның туганы
Сөләйман Мөлеков – сугыш алды елларында әдәбият мәйданына чыгып, газета-журнал битләрендә, күмәк җыентыкларда әдәби әсәрләре белән күренә башлый
Хәйретдин Мөлеков – Бөек Ватан сугышында һәлак булган, танылган шагыйрь Сөләйман Мөлековның бертуган энесе. Ул 1928 елның 15 августында Пыжмара авылында гаиләдә дүртенче бала булып туа (гаиләдә барлыгы 8 бала үсәләр).
Хәйретдингә 12 яшь чагында әнисе мәрхүм була. Туган авылында белем ала, җидееллык мәктәпне тәмамлый. Бөек Ватан сугышы елларында укуын колхоз эше белән аралаштыра. 1949 елда армия сафларына алына. Германиядә хезмәт итә. Аннан Свердлау якларына китә, Яңа Ляля шәһәрендә яши, шунда урман хуҗалыгында эшли, соңрак агач эшкәртү комбинатына күчә. Буш вакытларында шигырьләр яза, фотога төшерә, шахмат уйный, бик күп укый.
Хәйретдин Мөлеков 2008 елның 4 мартында якты дөньялардан китә, аның ике баласы була. Балтачта Фәнисә исемле кыз туганы яши. Абыйсы Сөләйман Мөлеков кебек ул да авыл табигатенең гүзәллегенә дан җырлаган, романтик яшьлекнең хис-тойгыларын гәүдәләндергән бертөркем лирик шигырьләре белән билгеле. Ул шигырьләрдән шигъри җанлы ике шагыйрьнең дә образлы фикерләүдәге зәвыгенең шактый югары икәнлеген чамалавы кыен түгел.
Сөләйман Мөлеков – сугыш алды елларында әдәбият мәйданына чыгып, газета-журнал битләрендә, күмәк җыентыкларда әдәби әсәрләре белән күренә башлый. Әмма сугыш фаҗигасе аркасында үз тавышларын ныклап ишеттерә алмыйча, гомерләре бик иртә өзелгән яшь каләм тибрәтүчеләрнең берсе. Ул 1920 елның 5 гыйнваренда хәзерге Татарстан Республикасының Балтач районы Пыжмара авылында туып үсә. 1928 елның Пыжмара башлангыч мәктәбенә укырга керә, 1933 елда Шода авылындагы җидееллык мәктәбендә укый, аннан соң техникумга китә. Алабуга китапханә техникумындагы курсларны тәмамлаганнан соң, 1940 елга кадәр Татарстан авылларында китапханәче һәм укытучы булып эшли. 1940 елның февралендә гаскәри хезмәткә алына һәм Ватан сугышын Көнбатыш Украинада чик сакчысы булып каршылый.
Сугышның беренче сәгатьләреннән үк алгы сызыкта була, окопларда ял вакытларында дошманга нәфрәт, туган илгә мәхәббәт белдереп шигырьләр яза. Яшь талант бөреленеп кенә килгәндә, 1941 елның сентябрендә Киев өчен барган сугышларның берсендә батырларча һәлак була. Бик нык яралана ул.
Сөләйман шигырьләрне малай чагыннан ук яза, аларны «Пионер каләме», «Яшь ленинчы» газета-журналларына җибәрә. Яшь шагыйрь туган ил кырлары, хезмәт батырлары, мул иген үстерүчеләр турында рухланып яза. Мәсәлән, аның «Чик сакчысы» җыры, «Без җиңүчеләр», «Ай кызы турында әкият», «Коммунизм таңы ата», «Сугышчы җыры» һәм башка шигырьләрендә бу тема аеруча ачык чагыла. Сөләйман Мөлековның зур булмаган шигъри иҗатыннан аерым үрнәкләр сугыштан соң «Алар сафта» (1961), «Татар поэзиясе антологиясе»ндә (1956), «Илең турында уйла» (2000) исемле китапларда урын алган.
Ә без бүген исә Сөләйман Мөлековның бертуган энесе Хәйретдин Мөлековның иҗатына тукталабыз, «Хез-мәт»ебездә туксанынчы елларда үзе исән чакта чыккан шигырьләренә янәдән яңа сулыш өрәбез.
Барып чыкмас
Фашист ерткыч яшәү бәхетеннән
Кемне генә тартып алмады;
Эшафотка илтеп, кемнең генә
Муенына элмәк салмады!
Яше кибеп сукырайган күзләр,
Күпме телгәләнгән йөрәкләр;
Буыннарны кичеп барыр сүзләр,
Йолдыз булып сүнгән теләкләр...
Санап китсәң җитмәс саны-исәбе
Вәхшилеген фашист-явызның;
Алтмыш биштән артык ир-егетен
Харап итте безнең авылның.
Ишетегез – сытылмыйча калган,
Кара елан – фашист калдыгы,
Көчәйтергә тели бүгенгәчә
Сүрелмәгән сагыш-кайгыны!
Барып чыкмас!
Гитлер заманнары
Китте инде тарих эченә.
Куәт өсти бүген күп миллионнар
Тынычлыкның изге көченә!
18 март 1959 ел.
Алтмыштан узгач
Сагынып Әтнә, Сәрдекне
Пыжмара, Доргаларны;
Алтмыштан узгач өйрәндем
Саваплы догаларны.
Ерагаеп беткән идем
Әдәплектән, Алладан
Энекәшләр намаз укый –
Калышыйкмы алардан?!
Иманлы, динле кешеләр
Дин тамырын үрчетте;
Тәреләр Чиркәү өстендә,
Ай балкыта Мәчетне.
Чулман елгасы ярында,
Метеорлар янында,
Манаралы ай калыкты
Мин Чаллыда чагында.
Мәэминнәргә охшау гына
Юармы языкларны?
Хәтсез еллар ашап-эчкәч
Ят-хәрам азыкларны?!
Онытылып беткән иде
Йөрүләр Гаетләргә;
Күп казыдык мәетләрне
Табутлы мәетләргә...
Капма-каршылыклар белән
Тулганга заманабыз,
Туры юлны эзли-эзли
Як-якка каранабыз...
Хуплап саваплы эшләрне
Санап төрле зарарны, –
Үтәли күреп булмый
Томан төшкән заманны.
Кичерде замандашларым
Тормышның төрле чагын.
Нинди гамәлләр күрсәтер
Язмышлар безгә тагын.
26 май, 1992 ел.
Сергей Есенинга
Кемнәр генә сине белми!
Әдипләр дә укып көнли–
Талант иясен;
Җыр эченә җыр салучы!
Кайгыдын шатлык табучы! –
Шулай диясем
Килә минем сине уйлап,
Артта калган еллар буйлап
Сагынган чакта.
Матурлыкның җыеп барын,
Шаулый һаман каеннарың.
Син туган якта.
Торасың хаклы урында –
Гомерең иҗат юлында
Гөрләп үткәнгә.
Менә мондый үлчәм белән
Җыр язмаган идем, беләм,
Синнән бүтәнгә.
Җаныма була хуш минем –
Рязань ягы Пушкинын
Кат-кат укысам;
Һәм үзем дә илһамланып,
Башны татлы уйга салып,
Ялгыз утырсам...
6 сентябрь, 1970 ел.
Мавыгуларым үзем өчен генә
Германиядә язган җырларыма
Сөеп Туган илне, Иделне;
Җибәргәннәр иде хат-күзәтү
Шәрәф Мөдәррис, Газиз Иделле.
Искә алам җылы хисләр аша
Сәхап ага Урайскийны:
Киңәшләрен миңа биреп торды
Шәпне мактап, урап искене...
Соңарса да җитсен рәхмәтләрем –
Хөсәен күк Мәхмүт абыйга!
Бераз хуплап ул да хат җибәрде
Минем кебек шигъри сабыйга.
Зәки Нури, Самат Шакирларның
Почерклары таныш күптәннән.
Сәбәбе бар: әдәбият сөеп
Гомерем күп елларын үткәргән.
Исегезне бер дә китәрмәгез,
Минем күкләр җирдә меңләгән.
Мавыгуларым үзем өчен генә,
Нәшриятка килеп кермәгән.
7 февраль, 1976 ел.
Балтач
Ул – Шушма буенда,
Район үзәге;
Тирә-ягында
Тауларның сөзәге...
Узасы юлларым
Гел аның аркылы;
Шул якка юнәлә.
Уйларым шаукымы.
Каршымда Каракүл,
Болыны бормалы.
Тургайлы Балтачны
Онытып буламы?!
Буламы соң тыеп
Уй-хисле күңелне? –
Күзаллыйм моң җыеп
Гөлзифа сеңлемне.
Уйлыйдыр гомере
Балтачта узганын...
Мин аңа җыр аша
Кулымны сузамын:
Йә, сеңлем, күрештек,
Җыр аша булса да!
Күрешүләр билгесез
Күп еллар узса да...
Халкыма җавапны
Тиз юлла, – көттермә;
Башкалар шикелле
Онытып бетермә...
2 июнь, 1976 ел.
Ургылдык без алга – Көнбатышка
Утлы көннәр, төннәр аркылы
Тау, күлләрне ялмап дөрли икән, –
Халыктагы нәфрәт ялкыны!
Сабый тотып Берлин тирәсендә
Азатчысы тора илләрнең;
Карт аналар ачы кайгы йотып,
Яшен түккән матур җирләрнең.
Теләк изге: «Фашист» дигән сүзне
Сүзлекләрдән сызып ташларга!
Музейларда чикләп ямьсез төсен
Җирдә яңа тормыш башларга!
9 май, 1951 ел
(Дессау шәһәре, ГДР)
Кадерен белеп
Дүрт елга якын
Немец җирендә
Хезмәттә булдым
Туган илемдә.
Күрдем шом тулы
Сугыш эзләрен;
Ватандашларның
Җансыз йөзләрен –
Карап торалар
Зират тутырып;
Башымны идем
Шулчак утырып...
Гел күз алдымда
Солдат вакытлар;
Черегән автомат,
Җимерек окоплар...
Өсләрен күптән
Каплаган чирәм,
Саексалар да
Моңнары тирән...
Мәңгегә калды
Әти, абыйлар;
Шулар янында
Күпме андыйлар?!
Күпме батканы
Җизнәм кебекләр?
Алар өстендә
Бүген күбекләр...
Талады фашист
Илне нихәтле! –
Бетми бүген дә
Сагыш, михнәте.
Кадерен белеп,
Тыныч елларның.
Шатлыктан бүген
Үксеп еларлык...
3 февраль, 1976 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев