Зарыгып көттек Булатны
Булатның әлеге геройларча адымы мактауга һәм хуплауга лаек
Булат Минһаҗетдинов — Нормабаш авылы егете, 2024 елның 18 мартында Россия Федерациясенең Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, Украинага юл алды. Херсон, Запорожье якларына туры килде. Булатның әлеге геройларча адымы мактауга һәм хуплауга лаек.
— Мин армиядә булмадым, яссы табанлылык аркасында алмадылар мине. Ә барасы бик килде, — дип сөйли Булат. — Махсус хәрби операциягә чакыруларны да гел карап, укып йөрдем, тик башта тәвәккәлли алмадым. Ә менә безнең Нормабаш авылының көрәшче егете Илдар Зарипов һәлак булып кайткач, күңелдә нидер уянды — авылдашымның үлемен авыр кичердем, мин дә шунда, Ватан сагында булырга тиеш, монда качып яту килешми дидем.
Булат махсус хәрби операция зонасында тиз арада иптәшләре арасында абруй казана, командирының сүзен җиренә җиткереп тыңлый райондашыбыз. Менә сугышчан иптәше Артур белән зур хәрби «Камаз» машинасында кайтып төштеләр, һәм шул машинаны шыплап тутырганчы төзелеш кирәк-яраклары төяделәр.
— Кирәк-яраклар сорап волонтер Лена апага шалтыраткан идем, ул әйткән көнне үк эшне башлаган һәм менә нәтиҗәдә үземнең туган ягым Балтачымнан күпме ярдәм алып китәм, — дип куана Булат.
— Район халкыннан, төр-кемемдәге фикердәшләремнән, район җитәкчелегеннән башка гына бу кадәрле ярдәмне оештырып булмый, — дип сүзгә кушыла волонтер Елена Вәлиева. — Һәркемгә олуг рәхмәтләремне җиткерәм, район башлыгына, аның урынбасарына кайчан гына чыкмыйм, тырышырбыз, ярдәм итәрбез, дип кенә торалар. Шулкадәрле оешкан төстә барды бу ярдәм, — Киров өлкәсенә барып 13 кубометр агач материаллары (борыс, такта) алу, төяү сөйләшенгән, акчасы түләнгән, — егетләребезгә барып алып кайтырга гына калды. Наил Сабирҗанов көне буе безнең белән аралашып торды, егетләр һәм минем белән элемтәне өзмәде. Булат белән Артур үзләре дә шаккатып, исләре китеп, сөенеп кайттылар. Кайтып кергәч үзе озын, үзе биек "Камаз"ны күреп курка калдым, ничек тутырып бетерәсе булыр моны, дидем. Булды, эшмәкәр Рифат Зариповның кибетенә барып, калган кирәкле әйберләрне төяп кайттык. Рифатның үзенә, аның тормыш иптәше Роза ханымга чиксез рәхмәтләребез булсын, ташламаны кызганмадылар.
Булат кайтышка Лена апа ит бәлеше дә салды, ашын да пешерде, чәк-чәк тә әзерләде, мунчасын да якты. Бик кадерләп, хөрмәт күрсәтте ул Ватан сакчыларына.
Булат та, аның дусты Артур да кыска, әмма күңелдә озак сакланачак рәхәт, матур ял өчен "Мама Лена«га рәхмәтләрен белдереп киттеләр.
Балтачтан махсус хәрби операция зонасына бер генә «Камаз» машинасы озатылмады, тагын ике «Камаз» гуманитар ярдәм алырга кайткан иде. Район халкы, волонтерлар, район җитәкчелеге тырышлыгы белән берсе дә буш китмәде.
— Төялеп беткәч, үлчәп төшим әле, Лена апа, юлда үлчәячәкләр, артык булса штраф килә, дип Булат үлчәргә менеп китте. 22,5 тонна булган! 24 тонна тиеш икән. Әйдә, мин әйтәм, әзрәк мөмкинлек бар икән бит әле дип, кабинадагы йоклый торган урынны да шыплап тутырдык. Машина тәгәрмәче сытылды дип кенә туктадык, әзрәк кенә урын-җир калды", — ди Лена апа. Хәзер инде яңадан ярдәм җыя башларга кирәк, иң беренче алгы сызыктагы егетләрнең запросларын җиткерде волонтер ханым.
Кече сержант Булат инде үзенең хәрби эш урынына барып җиткәндер. Быел 1 сыйныфка укырга барган кызы Мәрьям дә әтисен зарыгып көткән иде, кызы бәхетенә исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтулар насыйп булсын батыр егетебезгә! Мәрхүм авылдашы, лейтенант, исән чакта махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы өчен Суворов ордены белән бүләкләнгән, һәлак булганнан соң Батырлык ордены бирелгән Илдар Зарипов Нормабашта үзе кебек батыр егетләр үсүенә һәм аның эзе буенча китүләренә куанып ятсын, караңгы гүрләре якты, урыннары оҗмахта булсын. Ватан өчен гомерләрен биргән егетләребезнең якты истәлекләрен саклау өчен Булат кебекләрнең җиңү белән, исән-имин әйләнеп кайтулары гаять тә мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев