Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 79 ел

Сугыш безнең гаиләне дә читләтеп үтмәгән

Әтиемнең иң олы, 1902 елда туган Хәбибрахман абыйсы да оста тимерче булган.

Әтием  Таҗетдинов  Сәләхетдин   Таҗетдин  улы  1915 елның   4  январенда  Сосна  авылында  урта  хәлле  крестьян  гаиләсендә  туган.  Авыл  мәктәбендә  5  класс  белем  алган.  Әтиләре  Шәмсетдин  улы  Таҗетдин  белән  әниләре  Сираҗетдин  кызы  Махирә  8  бала  үстерәләр,  6  ул  һәм  2  кыз.  Таҗетдин  бабам  бик  оста  тимерче  булган  һәм   һөнәрен   үзенең  улларына  да  өйрәткән.

Габдрахман  исемле  абыйсы  нык  характерлы,  тәвәккәл,  тимер  әшенең  остасы  булган.  1930  елда  беренчеләрдән  булып  үзенең  аты,  сукасы  һәм  башка  әш  кораллары  белән  колхозга  кергән.  Тора – бара  Габдрахман  абыйны  югары  Соснадагы  «Правда»  колхозына  рәис  итеп  сайлыйлар.  Бик  яхшы,  колхозчылар  алдында  абруйлы  җитәкче  була. Габдрахман  абый  1907  елда  туган,  1942 елның  3  июнендә  сугышка  китә,  255 сп. 123 с  дивизиядә  хезмәт  итә,  1943 елның  16  январенда  Ленинград  өлкәсе,  Киров  районы,  Марьино  авылы  янында  36  яшендә  хәлак  була.         

Әтиемнең  иң  олы,  1902 елда  туган  Хәбибрахман  абыйсы   да  оста  тимерче  булган.  Ул  вакытта  алар  һәр  кайда  бик  кирәкле  һөнәр  ияләре  саналганнар.  Колхозга  кермәгән,  һөнәре  белән  гаиләсен  туендырасына  ышанган. Бакча  авылында  колхоз  оешкач, гайләсе  белән  шунда  күченеп  китеп, тимерче  булып  ялланып  эшләгән.  5  бала  үстерәләр: Нурания,  Җәүһәрия,  Хәлимә,  Фәтхрахман,  Рамазан.  Бакча  авылы  ул  вакытта  Чепья  районында  булганлыктан, 1941  елда  Чепья  военкоматыннан  сугышка  китеп,  1945  елда  исән  кайткан.   Сугыштан соң  Соснага кайтып,   колхозга  кереп,  гомере  буе  югары  оч  алачыгында  тимерче  булып  эшләгән.         Хәкимә  апасы  1909  елда  туган,  Галим  җизни  белән  8  бала  үстергәннәр: Фарук,  Фәргать,  Тәскирә,  Мөзәйнә,  Фоат,  Фирдәусә,  Габдулла,  Рашит.  Колхозда  эшләп,  лаеклы  ялга  чыкты.  2007  елның  22  апрелендә  вафат  булды.

Гәфетдин  абыйсы  1911  елда  туган,  Әшрәфбикә  апага  өйләнгән,  Саймә  исемле балалары  булган.  1941  елнын  24  июнендә  сугышка  китеп,  хәбәрсез  югалган.         Гәрәфетдин  абыйсы  1913  елда  туган,  Нәгыймә  апага  өйләнгән.  Колхоз  төзелгәч,  беренче  механизаторларның   берсе,  беренче  тракторист  булган.  1941  елның  24  августенда  сугышка  китеп,  133  гв.ксп,  44  гв.ксд  да  хезмәт  итеп,  1943  елның  18  июлендә  һәлак  булган.  Харьков  өлкәсе,  Изюм  районы,  Каменка  авылында  җирләнгән.

Кечкенәдән  тимерчелектә  әтисенә  булышып үсү,  әтиемдә  техникага  зур  кызыксыну  уята.  Колхозлар  оешып,  1933  елда  колхозга  кайткан  полуторка  автомашинасында  беренче  шофер  була  ул.  Колхоз  оешканнан  бирле  бик  тырышып  эшли.  1937  елда  китеп,  Армия  хезмәтен  үтәп  кайткач  та,  шул  ук  машинасында  шофер  булып  эшли.  1939  елда  Фин  сугышында  катнаша.

Бөек  Ватан  сугышы  башлангач  та,  беренче  чакырылышта  ук,  23  июньдә,  узе  йорткән  автомашина  белән  сугышка  китә.  28  июньдә  сугышчан  присяга  кабул  итеп,  сугышның  башыннан  ахырына  кадәр  батырларча  сугыша.  Гел  алгы  сызыкка  корал  ташыган.  Балтыйк  диңгезе  кырыена,  Рига  култыгына  барып  җиткән.  Әтием 1942 нче елның 4 январенда хәрби бурычларны үтәгәндәге батырлыклары өчен  “Кызыл Йолдыз” орденына тәкъдим ителгән булган . Аның урынына «Сугышчан батырлык» медале бирелгән. 1945  елда  «За  отвагу»  медальләре,  Верховный  Главнокомандующий  ип.  Сталин  приказы  белән   1943  елда  Городок,  1944  елда  Двинск,  Рига,  Шауляй  шәһәрләре  оборона  сызыгын  өзгән  өчен,  1945  елда  Мемель  (Клайпеда)  шәһәрләрен  азат  иткән  өчен  благодарность  алган, 1946  елда «За  победу  над  Германией» медальләре  белән  бүләкләнә.  Сугыштан  үзе  исән - сау  кайта,  автомашинасын  гына  алып  кайта  алмый.  Фронтның  алгы  сызыгына  корал  илткәндә  немецлар  колоннаны  бомбага  тоталар.  Әти  узе  юл  кырындагы  агачлыкка  сикереп,  исән  кала,  машина  шунда  шартлый. 

1945  елнын  25  сентябрендә  сугыштан  исән – сау  кайта.  1945  елның  5  октябрендә  әни  белән  тормыш  коралар.

1947  елдан  1950  елга  кадәр  Балтач  МТС  ының  колхозлардагы  бригадаларында  тракторист  булып, 1954  елга  кадәр  МТС  ның  төрле  бригадаларында  комбайнер  булып  эшли.  1954  елның  27  октябреннән  колхозга  механик  итеп  җибәрелә.  .  Комбайнер  булып  эшләгәндә,  1951  елның  урып – жыю  чорында  социалистик  ярышта  зур  курсәткечләргә  ирешкәне  өчен  СССР  авыл  хужалыгы  министрлыгының  Мактау  таныклыгы  белән  буләкләнә.  1954  елдан  1957  елга  кадәр  колхозда  «Победа»  җиңел  машинасы  белән  колхоз  рәисен  йөртә.  1958  елдан  1975  елга  кадәр  «Правда»  колхозында  алдынгы  комбайнер  булып  лаеклы  ялга  чыга.  1971,  1974  еллардагы  унышлары  өчен  ВДНХ  ның  бронза  һәм  көмеш  медальләре,  башка  күп  бүләкләр,  грамоталар  белән  бүләкләнде, «Почетлы  колхозчы»  исеменә  лаек  булды. Үзе  техниканы  яхшы  белде,  эш  дәверендә  бик  күп  яшьләргә  техника  серләрен  өйрәтте.  Механизаторлык  һөнәрен  уллары  Фәрит  белән  Илфат  та  дәвам  иттеләр.  

Бүгенге  көндә  оныгы  Айрат  Таҗетдинов  «Сосна»  күмәк  хуҗалыгында  шофер  булып  эшли.   Әни  белән  4  бала  тәрбияләп  үстереп,  белем  биреп, тормышка  аяк  бастырдылар. 1984  елда  әтиебез, 2003  елда  әниебез   вафат  булдылар. Аларның якты истәлеге  безнең күңелләребездә саклана.

#мойгероймоясемья

Гатауллина Фәридә,

Сосна авылы

      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #МойГеройМояСемья