Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

«Әни, сугышка керәбез...»

Таузар егете белән гаилә корып, алар гаиләсенә өченче килен булып төшкән. Матур гына яшәп, ике улларын үстергән вакытта сугыш башланып, әнинең ирен сугышка алалар. Ул шул китүдән кайтмый.

«Безнең дәү әниебез Әүхәдиева (Галимуллина) Әминә Галимулла кызы 1932 елның 1 гыйнварында туган. 2024 елның 21 гыйнварында, 92 яшен тутыргач, гүр иясе булды. Гомере буенча сугыштан кайта алмаган абыйларын сагынып, алар турындагы истәлекләрен югалтудан куркып, борчылып яшәде. Бөек Җиңүнең 50 еллыгы уңаеннан ул редакциягә хат та язган, тик җибәрмичә калган. Аннан соңгы елларда да ул истәлекләрен язып барларга, үзенең хисләре белән бүлешергә талпынулар ясаган — алары да кәгазьдә генә калган. Миңа кунакка килеп, без дәү әнием белән истәлекләрен видеоязмага төшердек. Анда да ул күз яшьләрен тыя алмыйча сөйләде. 
„Безгә әле сугыш хаман да бетмәгән“, — дия иде ул. Аның кебек якыннарын күрә алмыйча, каберләренә дә бара алмаган күпләр өчен сугыш ачысы гел сизелеп тора торгандыр шул. Җиңү бәйрәме җитсә, аның яралары кабат ачыла иде. Гел йөрәген әрнетеп, сызлатып торды. Аның күз яшенең авырлыгын белсәгез иде сез — минем йөрәгем әле дә кысылып-кысылып куя. Шуңа күрә, дәү әниемнең рухын шатландырасым: „Без аларны онытмабыз, башкалар да белерләр“, — диясем килә. Аның истәлекләре белән уртаклашыйм әле», — дип безгә хәбәргә чыкты Әминә Галимулла кызының оныгы Гөлшат Сәлахова. Ул безгә әбисенең кулъязмасын һәм видеоязманы бирде. Шулар аша инде без Әминә Әүхәдиеваның авыр тормыш юлы истәлекләрен барладык.
— Безнең әниебез Кенәбаш авылында туган. Таузар егете белән гаилә корып, алар гаиләсенә өченче килен булып төшкән. Матур гына яшәп, ике улларын үстергән вакытта сугыш башланып, әнинең ирен сугышка алалар. Ул шул китүдән кайтмый. Йортта кеше күп булгач, тол калган киленнәренә йорт җиткезеп, кайнанасы белән кайнатасы аны башка чыгаралар. Үзләренең дә тормышлары авыр булганлыктан, алар әнигә һәм ике абыебызга бер җамаяк он гына бирә алганнар. Шулай ук үзләренең тегү машинасын биреп чыгаралар. «Белмәсәң — өйрәнерсең, кулыңа эш булыр, балаларыңны ашатырга акча эшли алырсың», — дигәннәр. Әниебез ике абыебызны берүзе үстерә, аңа бик авыр була. Болай үзең генә тормыш тарта алмыйсың, монда бер егет бар, шуны йортка керт, йорт тирәңдәге эшләрне дә эшләр, малайларыңа да әти кулы кирәк, дигәч, ул әтиебез Галимулланы йортка кертә. Абыйлар мәктәптә бик яхшы укыйлар. Әниләрнең тормышлары авыр булгач, олы абыйны бер абзый үзе белән эшкә алып чыгып киткән. Икенче абый өйдә калган. Яшьләре җиткәч бер-бер артлы армиягә дә китәләр. Габделхак абый Балтачтан китмәде армиягә, ә Габделбарый абый Балтачтан китте, мин әле укырга кермәгән бала идем ул вакытта, алай да ул көнне хәтерлим. Абый Мөнәрәвә белән икебезгә сәдака булыр дип 20шәр тиен акча бирде. Ул вакытта армиядә дә бик озак хезмәт иткәннәр. Абый Яңгул егете белән бергә хезмәт иткән. Шул егет абыйга башта сезгә кайтабыз, аннан безгә кайтабыз, киләчәктә дә бергә-бергә йөрешербез дигән булган. Армиядә вакытта абый ялга да кайтып китте. Киткән вакытында, әни, алты ай хезмәт итәсем калды, аннан мин сезнең янга кайтам, дип китте. Тик кайту насыйп булмады, ул китүгә Бөек Ватан сугышы башланды. Ул Владивостокта да, Иркутскида да, Ленинградта да һ.б. җирләрдә дә булды. Шул җирләрдән хатлары килеп торды. Аны үз исеме белән түгел, Галимуллин Борис Исхакович дип йөрткәннәр (госпиталь язуларында да әлеге исем белән тора). Ленинград чолганышына эләкте. Аннан хатлар килә иде, ә бездән киткән хатлар бармаган. Ул: «Әни, папирос-тәмәке генә булса да җибәрә алмассызмы икән? Аны тартсак бу кадәр үк ач булмас идек», — дип язган. (Бу урында инде Әминә апа күз яшьләрен тыя алмыйча елый — З. Ф.) Ачлыкка бик нык тилмергәннәр инде. Әниләр посылка җыеп та караганнар иде, тик, анда кертеп булмый, дип аларны кире борганнар. Соңрак, «Әни, хәер-догада тор, сугышка керәбез, мин үлсәм, хәбәре бик тиз килер», — дигән хаты гына килде. Чыннан да шулай булды, өч көн эчендә килеп җитте. Хәбәрне почтальон китерде дә, тизрәк чыгып китәргә ашыга башлады. Тукта әле, кызым, безгә мондый кара пичәтле хат килми иде, бу юньле хат түгелдер, ачып, укып күрсәт әле, диде әни. Әни дә, без дә укый белми идек. Почтальон хатны бик аптырап кына укыды, чөнки шатлыклы хәбәр түгел бит. Анда абыйның үлгән дигән хәбәре язылган иде. Шуннан соң озак та үтми бер бандероль килде. Анда хат та бар иде, аны абый белән бергә хезмәт иткән Уфа егете язган. — Бик яхшы кеше иде, әрәм булды. Табиблар бик тырышып карадылар, үлемнән алып кала алмадылар, — дип язылган иде ул хатта. Бандерольдә абыйның значоклары, медале, 300 сумлык заем — болар барысы да абыйның сул як кесәсендә булган, пуля йөрәгенә тигән, шуңа заем канга буялган иде. Бу әйберләрне Уфа егете Загретдинов Кәшфи җибәргән иде. Хай улым, үзең кайтмадың, каның кайтты ич безгә. Ике улымның берсе кайтмады, күзләремнән тамчы-тамчы каннар ага бит, дип бик каты елады ул. Абыйның шул канлы документларын битләренә тидерә-тидерә елый иде. Безнең кадерле кешеләребез кайтмагач, без инде гел еладык — безгә әле сугыш беткән кебек түгел, хаман туганнарыбызны көтәбез. Шушы хәсрәтләрне ничә еллар буе йөрәгендә йөртеп, әни үлеп китте. 
Габделхак абый Мәскәүдә милициядә эшләгән була. Аны да сугышка җибәрәләр. Аннан бары тик берәр генә хаты килә. Бүтән хәбәре булмый. Эзләтә торгач үлү хәбәрен алалар. 
Сугыш башланган беренче көн әле дә хәтеремдә. Кич белән көтү кайтканда, күрше апалар Германия сугыш башлаган, дип кычкырып елыйлар иде. Шул вакытта ишетеп, без дә елаштык. Ул елны мин икенче класска бардым. Шуннан соң әти-әниләрне окоп казырга кудылар. Аннары әтине сугышка алдылар. Шуннан башланды инде ачлык, хәерчелек. 
Сугыш туктагач, исән калганнар кайтты. Кешеләр куанышалар, ә безнең әти сугыш беткәч тә 1-2 елдан соң гына кайтты. Ул кайтканда без черек бәрәңге чис-тартып утыра идек. Ул вакытта аны авылда бөтен кеше дә ашады. Черек бәрәңге белән кычыткан безне үлемнән алып калды да инде. Үзебез ачлы-туклы булсак та, фронтка бәрәңгеләр киптереп, оекбашлар, бер бармаклы бияләйләр бәйләп җибәрә идек.
Без әнигә ике абыйдан башка биш бала идек. Әнигә безне аякка бастырырга бик авыр булды. 6 сыйныфта укыгында олы апамны — кинопленкага, икенче апамны — 40нчы заводка, ике апамны ФЗӨгә җибәрделәр. Аларның эшләре бик авыр булган, көне буена 200 грамм ипи һәм су белән генә торганнар. Әни авылдан ашарларына да, аякларына чабата да ясап илтә иде. 
Безгә әни сөйли торган иде, безнең заманга ничә сугыш вакыты эләкте инде дип — фин, гражданнар, сәнәк, Герман сугышы..."
Моннан дистә ел элек бу хатта язылганнар әле күңелгә шуның кадәр үтеп тә кермәс иде. Ә бүгенге вәзгыятьтән чыгып караганда, берәүне дә битараф калдыра алмаслык истәлекләр бу. Әминә апаның әлеге истәлекләрен бастыруыбыз аның рухын шат кылсын иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев