Бөек Җиңү көне уңаеннан өлкәннәргә күчтәнәчләр тапшырылды
Район башлыгы Рамил Нотфуллин бүген Балтач бистәсе ветераннары янында булып, аларның хәл-әхвәлләрен белеште, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее белән тәбрикләде, котлау хатларын, бәйрәм пакетларын тапшырды.
Тыл ветераннары Динә Җәләлова, Равилә Шәйхетдинова һәм Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган тормыш иптәше Роза Гәрәева искә алганнары өчен рәхмәт белдерде. Өлкәннәр кечкенә чактан калган хатирәләре белән уртаклашты, дәһшәтле сугыш елларында колхоз кырларында, фермаларда эшләгәннәре турында сөйләделәр.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев