Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

«Батырлыгың өчен бу калкулыкка синең исемеңне бирергә була»

Бөек Ватан сугышы ветераны Нәсыйх Хәтимов көндәлегеннән.

(Дәвамы).

Тагын оборонада торабыз. Шулай бер сакта мин дежурный сержант, таң беленеп килгәндә постларны тикшереп йөрим. Безнең участокның икенче башына барсам, әлерәк кенә урынында булган ПТРчылар (танкка каршы атучылар) икесе дә юк. Ары чабам, бире чабам, бервакыт берсе килеп чыкты, куаклар арасына киткән булган, йомышы белән. Орышам тегене, икәүләп постларын калдырып йөргәннәре өчен. Ул үзе генә баруын, иптәшенең калуын әйтә. Карасак, ташлап калдырылган коралы ята, ә үзе юк. Шуннан, инде яктыра башлаган иде, алгы сызыкны күзәтәм. Күрәм, бер урында чәнечкеле чыбык селкенә. Тиз генә «Максимка» пулеметы янына барып, җибәрдем лента беткәнче шикле урынга. Булган хәлне командирларга хәбәр иттем. Озак та үтми, бер бер артлы командирлар килә безнең янга. Дежурныйның мин булуын белгәч, югалган солдатны табарга куштылар. Минем шикле урынга атуымны белеп, солдатны табарга өмет бардыр дип, миңа бер сапер ияртеп жибәрделәр теге солдатны эзләргә. Алдан сапер бара, миналарны зарарсызландырып, аның артыннан мин. Шулай бара торгач, шып туктап калды бу, алда чәнечкеле чыбык тарткан «рогаткалар» астында бер кеше ятуын әйтеп. Мин тартып чыгарырга кушам, аягыннан, ул куркып кала. Өстерәп чыгардык — гәүдәсе пулялар белән теткәләнеп беткән. Шулай алып кайттык. Дошманга «тел» алырга ирек бирмәгән өчен дивизия командиры генерал-майор Томилин миңа Рәхмәт хаты биреп китте шул чакта.

Шулай көннәр уза торды, без алга үрмәли тордык. Частьнең "Боевой листок«ларында, фронтовой газетларда минем турыда язмалар чыккалап торды, рәсемемне дә куйдылар. Дошман тылына «тел» алырга барган, бик уңышлы тәмамланган бер операция өчен мине III дәрәҗә «Дан» ордены белән бүләкләделәр. Өченче бүләк снайпер буларак мин юк иткән дошман солдатлары саны 70кә җиткәч булды. Анысы өчен «Кызыл йолдыз» ордены тапшырдылар. Уңай гына барганда хезмәтләр, тагын бер маҗара булып алды. Йөз яхшылыкны бер начарлык каплый диләр. 

Сугыш-бәрелешләрдә йөзлә-гән, меңләгән танышларыңны, дусларыңны югалткач, дошманга булган нәфрәт арта бара, ярсый икән. Мондый дошманны изеп, юк итеп бетерми торып бу афәттән котылу юк икәнлеген ныграк аңлый барасың сугышта.

Шулай булса да кайвакыт, фронтка яңадан кире килмәслек булып яраланган яки беренче сугышка керүендә үк аяк-кулын югалтып, бу куркынычлардан котылган солдатларга кызыгып, алардан көнләшеп куйган вакытлар да булгалый. Сугыш бик тә куркыныч, авыр хезмәт бит. 

1944 елны ил җитәкчелеге тарафыннан дошманны Советлар җиреннән куып чыгарып бетерү бурычы куелды. Без дә бөтен фронт белән һөҗүмгә күчтек. Бу инде хәлиткеч удар иде, көч безнең якта күбәйде. Шулай алга бара, үрмәли торгач, дошманны куа торгач, барып терәлдек атаклы Маннергейм линиясенә. Дошманның бу ныгытылган каршылыгын үз күзе белән күрмәгән кешегә әйтеп аңлата торган түгел. Метрлар калынлыгындагы стеналы ДОТлар, ут нокталары. Бу ныгытмаларга үзебезнең барлык көчне җыеп, берничә мәртәбә орынып карадык, ләкин өзеп булмады бу бик каты ныгытылган линия-не. Уңышсыз атакалар вакытында бик күп җанлы көчебезне югалттык. Бу уңышсызлыклар өчен безнең дивизия командиры булган генералны алыштырдылар. Шуннан атна-ун көн әзерләнеп, өстәмә көчләр белән ныгыгач, сазлыклар аша 80-90 километр обход белән, каршы торучыларның арттан ярдәм ала торган юлларын кисәргә булдылар. Зур кыенлыклар белән, сазлыклар аша урап узып, дошман тылына бәреп кердек. Башта бер калку урынга ныгып, окоплар казып урнаштык. Монда дошман бик нык каршы торды, аларның төрле кораллардан атулары калкулык өстендәге туфракка кадәр очырып бетерде. Сәгать саен атакага күтәрелеп, безнең частьне бик каты таркаттылар. Безгә ярдәмгә өстәмә көчләр соңарып килде. Аңарчы дошман ут линиясеннән үзләре ташлап калдырган орудиеләрне килеп ала башлады. 

Ярдәмгә без көткән яңа гаскәрләр килгәч — тагын кыямәт! Бәрелешләр тагын кызып китте. Каты бәрелешләр булган урында юл ике чакрым чамасы тыгылган иде кайсы җимерек, кайсы төзек сугыш техникасы белән. 800ләп автомашина, башка сугыш кораллары белән. Анда күпме үлем, күпме пленга төшкәне, кем санаган барысын. Шулай да дош-манга тагын бер сабак булды монда. Дошманны куа торгач, ил чигенә дә чыктык. Чик баганасына листовка ябыштырганнар — «Рус, границаны узсаң, пуля алырсың!» — дигән язулы. Багананы төртеп аудардык та, узып киттек. 

Инде сугыш чит җиргә күчте. Узып киткән авылларга вак берләшмәләр калдыра киттеләр. Бераз читтәрәк без дә шулай калдык. Дошман хәйләкәр, барлык кирәкле әйберләрен җиргә күмеп калдырып, яңадан килергә, безнең алдагы төп көчләр булган дүрт дивизияне чолгап ала. Чолганыш боҗрасын өзәргә көч туплар өчен безнең шикелле калдырган гаскәрләрне җыеп алдылар. Шул бурычны үтәр өчен һөҗүмгә күтәрелдек. Дошман бераз чигенеп безне алга җибәрде дә, артка төшеп үзебезне дә камалышта калдыра язды. Күрше частьлар белән элемтә дә өзелде бераздан. Шунда безнең командир миңа күрше частьны эзләп табып, аның чигенергә дигән боерыгын тапшырырга куша. Приказга буйсынмый хәлең юк. Аларның кайда икәне билгесез, теге яктан баш күтәрергә ирек бирми аталар. Үрмәли торгач, сизәм, уң беләкнең итен пуля тишеп узды. Сөягенә тимәгән, үрмәләүне дәвам итәм. Ату тавышларын тыңлап бара торгач, таптым боларны. Исән калганнары барысы бер чокырлы урынга тулганнар. Яраны бәйләттем дә, командир приказын тапшырып, аларга — «За мной!» — дип кычкырып, килгән якка алып киттем. Килеп җитсәк, инде безнекеләр ул урында юк. Аннан чыккач төнлә төп көчләр булган җиргә сазлык-лар аша сохари капчыклары ташыдык.

Бездән соң чолганыш боҗрасын өзәргә Ерак Көнчыгыштан китерелгән моряклар да кереп карады, ләкин аларның да барып чыкмады. Шуннан бераздан соң "Катюша«лар колоннасы килеп, залплары белән дошман ныгып урнашкан бөтен урманын-тавын, сазлыгын да кара көлгә әйләндереп, боҗраны өзде. Шул тамашалардан соң дошманның теше тырнагы белән ябышып ятуына хәйраннар каласың. Мәсәлән, Петрозаводск каласының көнчыгыш яртысын таш стена белән әйләндереп алган, гомеренә китмәскә исәп тоткан. 

Маннергейм линиясен өзүдә дошман тылына ерак рейд ясап кергән сугышлар өчен миңа «II дәрәҗә Ватан сугышы» ордены тапшырдылар.

1944 елның көзе. Финляндия җитәкчелеге тынычлык сорап безнең җитәкчеләргә мөрәҗәгать итә. Бераздан Советлар Союзы белән Финляндия арасында килешүгә кул куела. Шулай итеп монда сугыш хәрәкәтләре тукталгач, без границаны пограничникларга тапшырып, 650 километрлы поход ясап, Заполярьега, ерак Төньяк фронтка китеп бардык. Андагы бәрелешләрдә гитлерчыларны тукмап, калганнарын Баренц диңгезенә батырып бетереп, күптән көтелгән Бөек Җиңү көнен Норвегиянең Киркенес шәһәрендә каршыладык.

Җиңү көненнән соң сугыш узган урыннарны хәтәр сугыш калдыкларыннан, снаряд-миналардан чистартасы, җимерекләрне сүтеп, алар арасыннан үзебезнекеләрнең гәүдәләрен җыясы. Шул арада фронтовик дуслар, танышлар белән күргәннәрне, алдагы киләчәк көннәрне сөйләшәсең. Сугыш барышында алар яңарып тора, анда үлемнәр бик күп бит инде. Шундый куркынычларны узып та, үзебезнең исән калганыбызга аптырыйбыз. Сугыш гөрелтесе тынгач, өйләребездә калган әти-әниләребезне, туганнарны, күршеләр һәм авылдашларны искә төшереп, аларның барысы турында да, туган җирләребез турында да иркенләп уйларга вакыт җитәрлек инде. 

Шулай тыныч кына йөри торгач, тагын кайгы — Япония сугыш башлаган дигән хәбәр килеп иреште. Безгә дә әзерләнергә куштылар. Ләкин, безнең бәхеткә, безгә анысына катнашырга туры килмәде, андагы сугыш хәрәкәтләре тиз арада тукталды. 

Яңадан берничә сүз, үземнең хәрби бүләкләрем турында. Дөресрәге, инде алынган орден-медальләрдән тыш, яңадан да бер зур хөкүмәт бүләгенә тәкъдим ителеп тә, аны ала алмавым хакында. 

1945 ел башы иде. Бервакыт шундый хәл булды. Безнең землянкага бик ашыгып үзебезнең замполит килеп керде һәм дошман самолеты тавышы якынаюын әйтеп, миңа снайпер винтовкасын алып, тышка чыгарга кушты. 

Мәгъфүр Мифтахов,
Бөрбаш Сәрдегәне авылы

(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы ветераны Нәсыйх Хәтимов