Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Бәхетлеләр мәңге белмәс ятим хәлен

Мәктәптә укыганда өйгә бикле ишеккә кайтып керәм дә, нәнәм әзерләп киткән ашны алып, кулларны юып өстәл янына утырам. Елыйм... Эх! Әби-бабаең, әттә-нәнәң, апа-сеңлең, абый-энең булсын иде дә, түгәрәкләнеп утырып ашаең, дип.

Тәтәм Анфиса 1939 елның 18 апрелендә туган. Ә мин 1941 елның 7 декабрь көнендә туганмын. Безнең әттәне 1941 елның 20 маенда сборга дип чакыртканнар. Ул вакытта военкомат Чепья авылында булган. Тәтәм Анфиса 2 яшь тә 1 айлык булган. Ә мин нәнәм карынында калганмын. Әттә Соляков Иван Андреевич киткәннән соң 1 айдан сугыш башланган. Шул чорда алар Смоленск өлкәсендә, Мәскәүдән 150 чакрым ераклыкта урман эчендә яшәгәннәр. Сугыш башланган көнне әттәдән соңгы хаты килә. Шуннан соң бер хәбәре дә булмый. Без әттәне бөтенләй күрмәдек. Иптәшләребез әти дип «мактанышкан» вакытларда кечкенә йөрәкләребез телгәләнә иде. Безгә Хәтер китабын да бирмәделәр. Әттәнең абыйсы Федор Соляков та Смоленский өлкәсендә сугышкан. Хәтер китабында Федор абыйны Смоленский өлкәсе, Демидевский районы Дубровка авылы зиратында җирләнде дип язылган. Ә Федор абыебыз сугыштан кайтты, тик бер аягын калдырып. Гомер итеп, 1984 елның июнь аенда вафат булды. Без тәтәм белән Дубровка авылы зиратындагы каберне безнең әттәнең кабередер дип уйлый идек. Хәзер инде тәтәм Анфиса да юк. Ике ел элек вафат булды. Нәнәм дә 28 яшеннән тол калып, гел әттәне көтте...

Архивлардан да эзләтеп карадык. Ләкин мәгълүмат тапмадык. Безнең гомер буе ятим булып яшәвебезне шагыйрә Фәридә Шакированың «Әйтмәгез сүз сугыш ятимнәренә» дигән шигыре дә ачып күрсәтә. 

Әйтмәгез сүз сугыш чоры баласына,
Кагылмагыз, зинһар өчен, ярасына!
Кыек караш, төксе чырай, җитә аны
Түнтәрергә буразналар арасына.
Бәхетлеләр мәңге белмәс ятим хәлен,
Ятим бит ул кимсенүле үзгә кавем.
Мең киртәне җиңсен әле бу бала дип,
Язмышына кушылгандыр әче әрем.

Мин авылда үстем, яшәдем. Авылыбызның бик акыллы һәм тәртипле егете Иван белән тормыш кордык. Алар ишле гаилә иде. Дус-тату яшәдек. Ирем дә, иремнең әти-әнисе дә бик ипле кешеләр иде. Иван әттә-нәнә дигәч, мин дә аларны әттә-нәнә дип йөрдем. Әле ярый алар белән яшәп, 11 ел булса да «Әттә» дип әйтә алдым (Әттә дә озак яшәмәде 1 төркем сугыш инвалиды иде).

Әтисез үскәнгә Аллаһым миңа шундый бәхет биргәндер. Мәктәптә укыганда өйгә бикле ишеккә кайтып керәм дә, нәнәм әзерләп киткән ашны алып, кулларны юып өстәл янына утырам. Елыйм... Эх! Әби-бабаең, әттә-нәнәң, апа-сеңлең, абый-энең булсын иде дә, түгәрәкләнеп утырып ашаең, дип.

Кияүгә чыккач өстәл әзерләдем дә, өстәлгә 7 тәлинкә, кашыклар куйдым. Шул вакыт кыз чагында теләгән теләкләрем искә төште. Аллаһка шөкер, минем теләгемне тормышка ашырды бит, дип сөендем. Тормыш иптәшем белән тигез тормышта ике ул, бер кыз үстердек. Балаларыбыз өчесе дә гаиләләре белән авылда яшиләр. 7 оныгыбыз, 3 оныкчыгыбыз бар. Әби-дәү әби дип хәлемне белеп, картлык көннемдә сөендереп торалар. Иваным гына 5 ел элек авырып, бакыйлыкка күчте. Урыны оҗмаһта булсын.

Сине сагынам!
Көннәр үткән саен ныгырак сагынам
Югалтканга алтын баганам!
Беркөн аны миннән алып китте
Хәсрәт утларында мин янам.
Алтын таулар кирәк түгел иде
Яннарымда гел син булганда
Парлы тормыш бик күңелле иде
Чөкердәшеп яшәп торганда.
Күз алдында калган сүрәткәең!
Кан саркыта тирән ярадан.
Бер-беребезне мәңге саклар идек
Кайтарыплар булса яңадан.

Анна Иванова,
Дорга авылы

Әбием сугыш чоры баласы
Минем әбием сугыш чоры баласы. Ул 1941 елның 7 декабренда туган. Аның тууы да үзе бер вакыйга булган. Ул вакытта колхозның ашлыкларын кара мунчада ягып киптерә торган булганнар. Шул вакытта әбинең әтисенең сеңлесен тулгак тота башлаган. Һәм ул ир бала тапкан, ә әбинең әнисе (карт әби) әбигә дип әзерләгән чүпрәкләрен аңа тоткан. Бу баланы чүпрәккә төреп өйгә кайтарганнар, ә аннары әбием туган. Кендек әбисе үзенең эчке күлмәген салып әбине төреп өйгә алып кайткан. Өйдәгеләр җиңгинең игезәк балалары бар дип йөргәннәр.

Әбиемнең дөньяда тормышы шулай башланган. Аның әтисен 1941 елның май аенда сборга дип алганнар. Ул шул китүдән өйгә кире әйләнеп кайтмаган. 1945 елны сугыш беткәч, сугышта исән калганнар авылга әкренләп кайта башлаганнар. Әбием апасы белән әтиләрен менә-менә кайтып керер дип гомер буе көтеп яшәгәннәр. 

Мәктәптә укыганда ул 4ле-5ле билгеләренә укыган. Авыл хуҗалыгы институтына укырга кергән, ләкин 1 курсны бетергәч дә ташлаган. Чөнки хуҗалыкта ир-ат юк, алар йорт салырга әзерләнәләр. Урыс урманына барып мүк җыярга, нигезгә тезәргә таш ташырга кирәк була. Апасы: «Әни белән икебезгә генә авыр булачак, беркая да бармыйсың», дигәч, әбием авылда кала. Фермада дуңгызларны симертү группасында эшли, сыерлар сава. Ул универсаль кеше була, чөнки нинди эшкә куйсалар да, тырышып эшли. Берара авылда китапханә мөдире булып та эшли. Шул вакытта бабам белән танышалар. Ул чорда һәрбер совет бәйрәмнәрендә доклад һәм концерт яки спектакль куя торган булалар. Алар Бөек Октябрь бәйрәменә «Ярты алма» дигән спектакль куялар һәм шул көнне өйләнешәләр.
Бабамның әтисе сугыштан 1 группа инвалид булып кайта. Әбием бу йортка килгәч «Әти» дип дәшү бәхетенә ирешә. Ләкин әтиләре озак яшәми, 11 елдан сугышта алган яралардан вафат була. Тагын әтисез гомер дәвам итә. Әбием өч мәртәбә КПССның район конференциясенә делегат итеп сайлана һәм шул елларда Пленум члены булып тора. Бу вакытта әбием фермада сыерларны ясалма орлыкландыру технологы булып эшли. Һәрдаим алдынгы урыннарда тора. Аның фотосурәте Татарстан авыл хуҗалыгы Казанышлары күргәзмәсендә тора.

Бервакыт әбиемнең туганнан туганы әбигә: «Сез беләсезме, сезнең әтиегез исән бит», — ди. Әбием апасы белән шок хәлендә калалар. Бу 1994 ел була. Сезнең әтиегез 1997 елда бер малае белән күрешер өчен монда кайта, — ди. 1997 елда Казан белән Венецуела арасында самолют юлы ачыла. Әмма өметләр тагын юкка чыга, әтиләре кайтмый. Телевизорда «Жди меня» тапшыруы башланганнан бирле берсен дә калдырмыйча карыйлар алар. Әтиләренең балалары эзләшер дип өмет итәләр, тик анысы да нщтиьщсез була...

Әбием гел яңадан сугышлар булмасын, ятим балалар үсмәсен иде. Аллаһы Тәгалә кешеләргә бер-берсенә начарлык кылырга ирек куймасын иде, дип гел тели.
Анна Иванованың оныгы Даша

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев