Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Хезмәт” газетасы редакциясе яңа бәйге игълан итә
Бәйгегә эшләр 2025 елның 30 апреленә кадәр кабул ителә
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Хезмәт” газетасы редакциясе “Алар Җиңү яулады” дигән бәйге игълан итә.
Бәйге илебез тарихының героик битләрен, үз гаиләсе тарихын, Бөек Ватан сугышы елларында фронтта, тылда илебез бәйсезлеге өчен көрәшкән ветераннарның, сугыш чоры балаларының батырлыкларын өйрәнүгә багышлана.
«Алар Җиңү яулады» бәйгесенә Җиңүнең 80 еллыгына, сугыш, тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына багышланган эшләр кабул ителә. Эшләр татар һәм рус телләрендә язылган булырга мөмкин.
Конкурска дигән язма һәм фотолар электрон рәвештә Балтач бистәсе, Ленин урамы, 91 йорт адресы буенча яисә BaltasiRed2005@yandex.ru электрон адресына “Алар Җиңү яулады” бәйгесенә тамгасы белән кабул ителә.
Хатта катнашучының исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, телефон номеры күрсәтелгән булырга тиеш. Әлеге таләпләргә туры килмәгән эшләр бәйгедә катнаштырылмый.
Бәйгегә килгән барлык эшләр дә baltaci.ru сайтында бастырылып барачак. Комиссия тарафыннан иң яхшы дип табылган эшләр “Хезмәт” газетасында дөнья күрәчәк.
Бәйгегә эшләр 2025 елның 30 апреленә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр 2025 елның май аенда билгеләнә һәм бүләкләнә. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев