Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

«Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбыз (дәвамы)

Балтач энциклопедиясенә ниндидер сәбәпләр аркасында «Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбыз кермичә калган булырга мөмкин, зинһар бу турыда редакциягә җиткерүегезне сорыйбыз

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан районыбыздан «Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбызны барлауны дәвам итәбез:

ТАҖИЕВ ШАКИР САБИР УЛЫ – өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры

1921 елның 5 февралендә Кариле авылында туган. Карадуган һәм Яңгул мәктәпләрендә укып, сигез сыйныф белем ала. Ул чор өчен гадәти булган тормыш авырлыклары алга таба уку мөмкинлеге бирми. Ш. Таҗиев Балтач МТСында слесарь-инструментальщик булып эшли башлый.

1941 елның апрелендә Ш. Таҗиев хәрби хезмәткә алына. Шушыннан ул беренче көннәреннән Бөек Ватан сугышы фронтларына керә, сапер булып хезмәт итә. Орел, Воронеж шәһәрләре өчен барган авыр сугышларда катнаша. Курск дугасы исемен алган хәлиткеч бәрелешләрнең уртасында була. Авыр яралана. Госпитальләрдә озак дәваланып, 1944 елда туган авылына кайта. Сугышчан батырлыклары өчен Беренче һәм Икенче дәрәжә Ватан сугышы, Өченче дәрәҗә «Дан» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Ш. Таҗиев Кили, Пүскән, Нормабаш мәктәпләрендә хәрби хәзерлек укытучысы, Норма сельпосы кибетчесе, шушы сельпоның рәисе, рәис урынбасары, хәзерләүче булып эшләде.

ФАТЫЙХОВ МӨХӘММӘТҖАН ФАТЫЙХ УЛЫ – өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры

1899 елның 1 июлендә Нөнәгәр авылында туган. Күп балалы, авыр тормышлы гаиләдә туган Мөхәммәтҗанга балачактан өлкәннәрчә җигелеп эшләргә туры килә. 1919 елның 5 апрелендә аны хәрби хезмәткә чакыралар. Гражданнар сугышы барган, революция казанышларының язмышы хәл ителгән чор бу. Мөхәммәтҗанга да менә шул сугышларның афәтен тоярга туры килә. Яңа алынган егетләрне Казан шәһәренә озаталар. Шушында алар берничә ай дәвамында хәрби хәзерлек үтәләр. Тиздән аларны Нижний Новгород шәһәренә күчерәләр, моннан инде Деникинга каршы сугышка озаталар. 1919 елның 19 июнендә ачык кырда барган авыр сугышларның берсендә М. Фатыйхов аркасына снаряд ярчыгы тиеп, каты яралана. Тверь шәһәрендә озак дәваланганнан соң, туган ягына кайта.

Тыныч тормышта аңа колхозлар төзү, аларны аякка бастыру хәрәкәтендә катнашырга туры килә.

Бөек Ватан сугышы башлангач аны яңадан хәрби хезмәткә чакыралар. Монда да күп сугышларда катнаша ул. Шундый сугышларның берсендә ул кабат авыр яралана — бер аягын югалта. Кабат госпитальләрдә дәваланырга, яңадан тыныч тормышка күнегергә туры килә.

М. Фатыйховның Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары Өченче дәрәҗә «Дан» ордены, медальләр белән бәяләнә. Инвалид булуына карамас-тан, күп һөнәрләр остасы була ул — мичче дә, калайчы да, тимерче дә... Күп кешеләргә игелек күрсәтә, үз һөнәрләренә балаларын да өйрәтә.

Авылның хөрмәтле кешесе, ике аяусыз сугыш юлларын үткән ветеран 1982 елның 5 мартында Нөнәгәр авылында вафат була.

ФӘЙЗРАХМАНОВ ӘХМӘДУЛЛА ФӘЙЗРАХМАН УЛЫ – өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры

1911 елның 22 февралендә Пыжмара авылында туган. 1924 елда Пыжмара мәктәбендә укып, башлангыч белем ала. Әтисе хуҗалыгында крестьян эшләрендә чыныгу алып үсә. 1929 елда язмыш юллары аны Урал төбәгенә алып килә. 1940 елга кадәр башта Урал, аннан соң Донбасс шахталарында күмер чаба.

1940 елда Ә. Фәйзрах-манов туган авылына кайта һәм Фрунзе исемендәге колхозда эшли башлый. Бөек Ватан сугышы аны тыныч хезмәттән аера. Ул сугышның башыннан ахырына кадәр фронтта булып, канлы сугыш юлын үтә. Аның барлык вәхшәтләрен кичерә. Шушы авыр юлдагы батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Өченче дәрәҗә «Дан» орденнары, «Батырлык өчен» һ.б. күп медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан кайткач ул озак еллар шул ук Фрунзе исемендәге колхозда тимерче булып эшли.

1986 елның 17 маенда вафат була.

ХАҖИЕВ МӨХӘММӘТХАН ХАҖИ УЛЫ – икенче һәм өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры

Чапшар авылында 1919 елда туган. Туган авылында җиде сыйныф белем алганнан соң, колхозга эшкә килә. Бөек Ватан сугышы башлану аны тыныч хезмәттән аера — ул фронтка китә. Аңа Латвияне, Литваны, Эстонияне, Польшаны дошманнардан азат итү сугышларында катнашырга туры килә. Яу кырында чын батырларча сугыша. Күкрәгенә тагып кайткан Кызыл Йолдыз, Икенче һәм Өченче дәрәҗә «Дан» орденнары, «Батырлык өчен» һ.б. күп медальләр моның ныклы дәлиле.

Тыныч хезмәткә кайткач ун ел дәвамында Чапшар авыл Советы рәисе булып эшли. Аннан соңгы хезмәт юлы лаеклы ялга киткәнче Тимирязев исемендәге колхоз белән бәйле.

ХАЛИКОВ ГАФУРҖАН НИГЪМӘТУЛЛА УЛЫ – өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры

Кенәбаш авылында 1903 елның 15 октябрендә туган. Аңа мәктәпләрдә укып белем алырга насыйп булмый, крестьян хезмәтендә чыныгып үсә. 1931 елда авылда колхоз оеша, аңа киләчәгенә зур өметләр баглап, «Марс» дип исем бирәләр. Халиковлар гаиләсе беренчеләрдән булып шунда керә һәм Гафурҗанның хезмәт юлы ахырынача шушы колхоз белән бәйле. Башта аңа төрле бригада эшләрен башкарырга туры килә. Шушы чорда оештыру һәм әйдәү сәләтен күреп, аны Түбән Кенә авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар. Соңрак ул әлеге колхозның рәисе булып эшли.

1941 елның сентябрендә Г. Халиков фронтка алына, күпер-кичүләр төзү частьларында хезмәт итә. Ул сугышның башлангыч, иң авыр чорларын үтә, еш кына дошманның туктаусыз бомбага тотуы астында эшләргә туры килә. Әнә шундый көннәрнең берсендә — 1943 елның 22 февралендә авыр яралана. Күп айлар буе госпитальләрдә дәваланырга, авыр операцияләр кичерергә туры килә аңа. Туган авылына 1943 елның октябрендә генә, сыңар аягын алдырып кайта ул. Сугыш юлларындагы батырлыклары өчен Өченче дәрәҗә «Дан», беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә.

Г. Халиков, инвалид булуына карамастан, сугыштан соң да колхоз эшләрендә актив катнаша, күпләр өчен үрнәк була.

Ветеран 1990 елның 2 августында вафат була.

ХӘСӘНОВ МӘСЛӘХЕТДИН ХӘСӘН УЛЫ – өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры

1919 елның 14 гыйнварында Пыжмара авылында туган. 1937 елда Шода җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм 1940 елга кадәр колхоз производствосында эшли. 1940 елда хәрби хезмәткә алына. М. Хәсәнов Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән фронтта, сугыш кырында була. Авыр чигенүләр чорында Киев һәм Ростов шәһәрләре өчен барган, күп корбаннарга китергән канлы сугышларда катнаша. Ул Кавказны, Украинаны, Белоруссияне азат итешә, Польша җирендә сугыша. Варшаваны азат итүчеләр сафында була. Сугыш юлын Берлинда тәмамлый. Шушы озын һәм авыр сугыш юлында берничә мәртәбә яралана.
Фидакарь солдат, батыр офицер Сугышчан Кызыл Байрак, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Өченче дәрәҗә «Дан» орденнары,

«Батырлык өчен» һ.б. күп медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң М. Хәсәнов туган авылында авыл Советы секретаре, «Кама» колхозында тегермәнче, кладовщик булып эшли.
Батыр якташыбыз 2003 елның 21 гыйнварында вафат була.

ҺАДИЯНОВ МӘГЪСҮМ ҺАДИЯН УЛЫ – өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры

1920 елда Түнтәр авылында туган. Түнтәр мәктәбендә җиде сыйныф белем алган. Хезмәт юлын «Дружба» колхозында башлый.
Бөек Ватан сугышы башлану белән М. Һадиянов армия сафларына алына. Авыр һәм озын була аның сугышчан юлы. Немец-фашист илбасарларын тар-мар иткәч аңа әле япон империалистларына каршы сугыш операцияләрендә катнашырга туры килә. Шушы фаҗигале сугыш юлында берничә мәртәбә каты яралана, контузия ала. Аның сугышчан бүләкләре арасында — Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Өченче дәрәҗә «Дан» орденнары, «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» һәм башка күпсанлы медальләр бар.

Сугыш тәмамланганнан соң, М. һадиянов туган авылына кайта һәм кабат колхозда эшли башлый. Тиздән аны Казанга колхозларга җитәкче кадрлар хәзерләү курсларына укырга җибәрәләр. Укып кайткач, 1947-1949 елларда «Чулпан» колхозы рәисе булып эшли. 1950-1960 елларда хезмәт ияләре депутатларының Түнтәр авыл Советы рәисе була. Аннан соңгы елларда «Дружба» колхозының төрле тармакларын җитәкли.

Сугыш һәм хезмәт ветераны М.Һ. һадиянов 1998 елда Түнтәр авылында вафат була.

(Язмадагы барлык мәгълүматлар һәм фотолар Гарифҗан Мөхәммәтшин тарафыннан төзелгән Балтач энциклопедиясеннән алынды. Бу китапка ниндидер сәбәпләр аркасында «Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбыз кермичә калган булырга мөмкин, зинһар бу турыда редакциягә җиткерүегезне сорыйбыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев