«Дан» ордены ияләре — ГАЙНЕТДИНОВ ӘХӘТ ҖӘЛӘЛЕТДИН УЛЫ, ДМИТРИЕВ ИВАН ПАВЛОВИЧ
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан районыбыздан «Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбызны барлауны дәвам итәбез
ДМИТРИЕВ ИВАН ПАВЛОВИЧ
III дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры
Зур Лызи авылында 1921 елның 12 декабрендә туган. 1940 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. 1941 елның 23 июлендә Кызыл Армия сафларына алына. Бер ел эвакуациядәге Киев артиллерия училищесында укый. 375 артиллерия полкының взвод командиры буларак сугышка керә. 1944 елның башыннан 190 укчы полкның элемтәче- разведчигы.
И. Дмитриев Украина, Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында туган илебезне фашистлардан азат итү буенча күп сугыш операцияләрендә катнаша, ике мәртәбә авыр яралана. Венгрияне, Австрияне азат итешә. Сугышны Германиянең үз җирендә тәмамлый. Батырларча сугыша ул дошман белән. Кызыл Йолдыз, Өченче дәрәҗә Сугышчан «Дан» орденнары, «Будапештны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен» һәм башка күп медальләр белән бүләкләнә.
1946 елда туган ягына кайта һәм район хәрби комиссариатында эшли. 1965 елдан район мәгариф бүлеге бухгалтеры була. Кайда гына эшләсә дә, һәр эштә хәрбиләрчә төгәллек, җаваплылык хас иде аңа.
Ветеран 1987 елның 16 февралендә вафат була.
(Язмадагы барлык мәгълүматлар һәм фотолар Гарифҗан Мөхәммәтшин тарафыннан төзелгән Балтач энциклопедиясеннән алынды. Бу китапка ниндидер сәбәпләр аркасында «Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбыз кермичә калган булырга мөмкин, зинһар, бу турыда редакциягә җиткерүегезне сорыйбыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев