«Дан» орденына ия булган райондашлар
Тиздән барыбыз бергә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәчәкбез
1945 елның Җиңү китергән сөенечле май аеннан соң күпме генә еллар үтмәсен, тарихка ераграк китә барган саен, безнең халыкның фронттагы һәм тылдагы үлемсез каһарманлыгы ачыграк күренә бара.
Сугыш өермәсе күп газаплар кичергән газиз җиребез буйлап тыныч тормышыбызны тузгытып узды, 1700дән артык шәһәр һәм 70 меңнән күбрәк авылларны хәрәбә хәленә китерде, һәр йортка, һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт, төзәлмәслек тән һәм җан яралары алып килде.
Фәкать безнең Татарстаннан гына фронтка 700 меңнән артык кеше киткән, алар арасында 12 меңгә якын кеше – балтачлылар. 6 меңнән артык районыбыз батырлары сугыш кырларында мәңгелеккә ятып калды.
Ул елларда районыбызның бөтен халкы, олысы һәм кечесе, тулысы белән «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен» дигән лозунг астында хезмәт куйды. Ә якташларыбызның сугыш елларында күрсәткән батырлыгы аларны мәңгелек данга күмде. Алар арасында алты райондашыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды, фронттагы батырлыклары өчен 2000гә якын кеше төрле дәрәҗәдәге орден, 5229 кеше медальләр белән бүләкләнде. Шул бүләкләнүчеләр арасында солдат-сержантларга гына бирелә торган зур бүләк – «Дан» ордены аерым урын алып тора.
1943 елның 8 ноябрендә СССР Верховный Советы Президиумы «Дан» ордены турында карар кабул итә. Бу орден Кызыл Армия составының рядовойларга һәм сержантларга, ә авиациядә кече лейтенантларга зур шәхси батырлыклар өчен бирелә, дип ассызыклана. «Дан» орденының өч дәрәҗәсе була, югары I дәрәҗәсе — алтыннан, II һәм III — көмештән (икенче дәрәҗәсенең үзәк медальоны алтынланган була). Солдат-сержантларны бүләкләү Дан орденының III дәрәҗәсеннән башлана.
Илебездә ике мең ярымнан артык сугышчы «Дан» орденының тулы кавалеры булды. Бөек Ватан сугышы чорында бер миллионга якын кеше III дәрәҗә «Дан» ордены алган, 46 меңнән күбрәк солдат һәм сержант II дәрәҗә һәм 2631 сугышчы I дәрәҗә «Дан» ордены белән бүләкләнә. Районыбыздан «Дан» ордены белән бүләкләнүчеләрне бергәләп барлыйк әле:
ГАРИФУЛЛИН ГАБДУЛЛА ГАРИФУЛЛА УЛЫ
Советлар Союзы Герое – II һәм III дәрәҗә Дан ордены кавалеры.
Габдулла Гарифуллин 1925 елның 3 гыйнваренда Яңгул авылында туган. Алты яшендә тулы ятим булып кала, әнисенең абыйсы Әхмәтша һәм җиңгәсе Хөршидә тәрбиясендә үсә. Яңгулда җиде сыйныф белем алганнан соң, ул Донбасска китә. Тик аңа анда озак булырга туры килми – Бөек Ватан сугышы башлана, һәм егет туган авылына әйләнеп кайта, колхозда эшли.
1942 елның көзендә, әле унсигез яше дә тулып җитмәгән килеш, Габдулла үзенең унбер авылдаш иптәше белән сугышка китә. Беренче сугышчан чыныгуны ул Волхов фронтында 54 артиллерия полкы составында ала. Шушында ул беренче мәртәбә каты яралана. Госпитальдә сәламәтләнеп чыккач, аны кече командирлар хәзерләү курсына җибәрәләр. Кече сержант дәрәҗәсе алып, яңадан үз полкына кайта.
Габдулла Гарифуллин Ленинградны саклау-да катнаша, күрсәткән каһарманлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены, «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнә. Аның сугыш юлы Новгород, Псков шәһәрләрен, Балтик буе республикаларын үтеп, Польшага барып җитә. Шушында ул III дәрәҗә «Дан» ордены белән бүләкләнә. Аннары – Көнчыгыш Пруссияне, Гдыня, Гданьск шәһәрләрен азат итеп, Одер елгасын кичү. Шушы сугыштагы батырлыклары өчен ул II дәрәҗә «Дан» ордены ала.
Ниһаять, фашистларны Германиянең үз җирендә тар-мар итү башлана. Алда – Берлинны алу операциясе. Батыр якташыбыз полк әләмен иң биек биналарның берсе түбәсенә урнаштыра.
Берлин шәһәре алынганнан соң Г. Гарифуллинга Ленин ордены белән Советлар Союзы Герое исеме һәм алтын медале тапшырыла.
Балтач һәм Яңгул авыларында Габдулла Гарифуллин исеме белән аталган урамнар бар. Район үзәгендәге Батырлар Аллеясында аның бюсты куелды, Яңгул урта белем бирү мәктәбе аның исемен йөртә.
Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин 2002 елның 1 августында вафат булды. Аның җәсаде киң җәмәгатьчелек катнашында зур хөрмәт белән Яңгул авылы зиратына җирләнде.
ӘХМӘДУЛЛИН ВАФА ӘХМӘДУЛЛА УЛЫ
II һәм III дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры.
Алан авылында 1923 елның 15 декабрендә туган. Шушында башлангыч белем ала һәм колхозда эшли.
1942 елның 20 маенда хәрәкәттәге армиягә алына. Кыска гына хәзерлек курслары үткәч, пулеметчы булып укчы полк составында сугышка керә. Шушы елның сентябреннән сугышның ахырына кадәр – өч ел дәвамында – аңа разведчик булып хезмәт итәргә туры килә. Берничә мәртәбә авыр яралана, үлем белән күзгә-күз очраша.
Илебез җирләрен, Европа илләрен фашистлардан азат итүдә катнашкан ул, Җиңү көнен Германиянең үз җирендә каршылый. Әмма аның өчен солдат хезмәте тәмамланмый әле. Аны кабат курсларга җибәрәләр, ул артиллерист булып чыга һәм 1947 елның мартына кадәр зенит-артиллерия полкы командиры урынбасары булып хезмәт итә. Туган авылына авыр сугыш юлларында күрсәткән батырлыкларының дәлиле – II һәм III дәрәҗә «Дан» орденнары, «Батырлык өчен» һәм башка күп медальләр тагып кайта өлкән сержант Вафа Әхмәдуллин.
Сугыштан соң озак еллар авылдашларына игелекле хезмәттә була. 1995 елның 5 сентябрендә вафат булды.
ӘХМӘТОВ ҖӘЛӘЙ ГАЛИӘХМӘТ УЛЫ
III дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры.
Таузар авылында 1915 елның 5 февралендә туган. Шушында башлангыч белем ала һәм «Көрәш» колхозында хезмәт юлын башлап җибәрә. Соңга таба колхозның бригадиры була. 1936 елдан – Карадуган авылындагы «Кызыл мехчы» артелендә мастер. 1940 елның маенда хәрби хезмәткә алына. Казан шәһәрендә хезмәт армиясендә була.
1942 елның башында аларны кабат Казанга кайтаралар һәм төрле хәрби частьларга бүләләр. Җәләй Әхмәтов үзе теләп танкистлар хәзерләү группасына языла. Горький шәһәренә барып Америкада ясалган танклар алалар һәм Ленинград фронтына юнәләләр. Шулай итеп ул сугыш юлларын танкта үтә, ике мәртәбә снаряд тиеп, янучы танктан чыгып исән кала, шундый ук хәлдә авыр яраланган командирын коткара. Танк частьларында Ленинград янында сугыша. Балтик буен, Польшаны илбасарлардан азат итүдә катнаша, контузия ала. 1945 елның апрелендә сугыш бетәр алдыннан авыр яралана. Туган ягына 1945 елның ноябрендә генә әйләнеп кайта. Ул авыр сугыш юлларындагы батырлыклары өчен III дәрәҗә «Дан», I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Җәләй Әхмәтов туган төбәгендә төрле җаваплы эшләрдә эшли.
Ветеран 2003 елның 19 гыйнваренда вафат була.
ГАФАРОВ ГАБДЕЛХӘЙ ГАБДЕЛБӘР УЛЫ
III дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры.
1923 елның 6 ноябрендә Салавыч Сәрдегәне авылында туган. Урта белем алгач, хезмәт юлын колхоз производствосында башлый. 1942 елда унсигез яшьлек егетне армия сафларына алалар. Харьков артиллерия училищесында алты айлык курсларда укый, лейтенант дәрәҗәсендә взвод командиры буларак сугышка керә. Аңа туган илне немец-фашист илбасарларыннан азат итү өчен барган күп авыр сугышларда катнашырга туры килә. Европа илләрен дошманнан чистартуда катнаша. 1945 елның язында гвардия лейтенанты Г. Гафаров Чехословакия җирендә авыр яралана. Берничә ай госпитальләрдә дәваланганнан соң, әле сәламәтләнеп җитмәгән килеш туган ягына кайта. Сугыш юлларында күрсәткән батырлыклары өчен кыю офицер Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә «Дан» орденнары, «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен» һәм башка күп медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Габделхәй Гафаров егерме елдан артык партия һәм совет эшендә бар көчен куеп эшли, 1977 елдан 1983 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы Салавыч урта мәктәбендә укучыларга хәрби хәзерлек дәресләрен алып бара.
Сугыш һәм хезмәт ветеранының җәсәде туган авылы зиратына җир куенына салына.
ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВ ГАЙФЕТДИН ГЫЙЛӘҖЕТДИН УЛЫ
III дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры.
Куныр авылында 1923 елның 30 июнендә туган. Куныр мәктәбендә башлангыч белем ала. 1936-1940 елларда туган авылында колхоз эшләрендә була.
1942 елда Кызыл Армия сафларына алына, күп сугыш операцияләрендә катнаша, ике мәртәбә авыр яралана. Разведчик буларак, осталык, тапкырлык, батырлык үрнәкләре күрсәтә. Аның сугышчан юлының фидакарьлеге турында барыннан да саллырак итеп алган югары бүләкләре сөйли – алар арасында Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә «Дан» орденнары, күпсанлы медальләр...
Батыр сугышчы туган авылына 1947 елда гына кайта һәм кабат колхозда эшли башлый. 1948 елда ул нигезсезгә гаепләнеп хөкем ителә, биш ел төрмәләрдә газаплана. 1953 елда азат ителгәч, Киров өлкәсендә урман хәзерләүдә эшли. 1956 елда туган авылына әйләнеп кайта һәм 1980 елга кадәр колхозда төрле эшләр башкара.
Сугыш яралары, төрмә газаплары, гаепсез кимсетелүләр аның сәламәтлеген какшата, ветеран 1986 елның 18 июнендә вафат була.
(Язмадагы барлык мәгълүматлар һәм фотолар Гарифҗан Мөхәммәтшин тарафыннан төзелгән Балтач энциклопедиясеннән алынды)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев