«Факел» клубында  «Җиңү язы» дип исемләнгән концерт узды
Бөек Җиңүгә - 80 ел

«Факел» клубында «Җиңү язы» дип исемләнгән концерт узды

Концерт «Фикердәш» клубы җитәкчесе Чулпан Габделганиева инициативасы белән уздырылды

«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында «Фикердәш» клубы җитәкчесе Чулпан Габделганиева инициативасы белән «Җиңү язы» дип исемләнгән концерт узды.

Ватанпәрвәрлек рухында узган кичәгә хәрби кунаклар да чакырулы иде. Бөек Ватан сугышы каһарманнарына дан җырлаган, махсус хәрбия операция зонасында катнашучыларга рәхмәт йөзеннән оештырылган концерт күпләрнең күңел кылларын тибрәтте һәм җиңүгә өмет уятты.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев