Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Яшьнәп яшәлгән гомер

Лаеклы ялда да тик торуны белмәгән язмабыз героеның Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап язылган язмасын укучыларыбыз хозурына тәкъдим итәбез

Түбән Субаш авылының хөрмәтле шәхесе, егерме ел туган колхозы — Тукай исемендәге хуҗалыкта җитәкче булып эшләгән Нурулла Сәгъди улы Сәгъдиев шушы көннәрдә 70 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп узды. 

Ул 1972 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлап, кулына аттестат белән бергә киң профильле тракторчы-машинист таныклыгы да алып чыга. Укуын тәмамлауга ук колхозда эшли башлый. 1973-1975 елларда Совет Армиясе сафларына алынып, ватан алдындагы бурычын үти. Аннан ул кабат туган авылына кайта һәм Тукай исемендәге колхозда тракторчы, комбайнчы булып хезмәт куя. 1979-1981 елларда «Сельхозхимия»дә шофер булып эшли, шул ук вакытта читтән торып өч ел дәвамында Чавал техникумында укый. 1985-1987 елларда «Сельхозхимия»нең район берләшмәсендә автомеханик, начальник урынбасары вазыйфаларын башкара. 

1987 елда аны Тукай исемендәге колхозның рәисе итеп сайлап куялар. Шушы чорда игенчелек һәм терлекчелек тармакларында җитештерүчәнлекне арттыру буенча максатчан эш башлана. 1996 елда Нурулла Сәгъдиев Балтачтагы бәрәңге эшкәртү комбинаты директоры итеп билгеләнә. 2002 елның февралендә авылдашлары Нурулла Сәгъдиевны кабат үзләренең хуҗалыкларына рәис итеп сайлыйлар. Үзе дә гади эшче булуның нәрсә икәнен нык белгән җитәкче һәркемгә якты йөз күрсәтеп, авыл халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүне беренче планга куя. Үзе эшләгән чорда ул халыкның көнкүрешен яхшырту юнәлешендә зур эшләр башкара. 

Нурулла Сәгъдиев белән бер чорда эшләгән кешеләр аның нык куллы җитәкче булуыннан тыш, мәдәниятне якын итүче нечкә күңелле шәхес итеп тә тасвирлыйлар. Туган җирендә җитәкче булып эшләгән елларында ул дүрт авылда да мәдәниятне торгызу, аларны дөрләтеп эшләтеп җибәрүгә дә күп көч куя. Үзе дә читтә калмый, гармун тартып, җырлар башкара. Мәдәнияттә генә түгел, спорт чаралары да бу як авылларда һәрчак югары дәрәҗәдә үткәрелә. Һәркайсы чараның даны еракларга таралырлык итеп, тарих елъязмаларына язылырлык итеп тырыша Нурулла Сәгъди улы. 

Бүгенге көндә Нурулла әфәнде тормыш иптәше Кадрия ханым белән картаймыш көннәрен тигезлектә, бәхетле тормышта үткәрә алуларына шөкер итеп гомер итәләр. Уллары Илфат һәм Илшат әти-әниләреннән алган хезмәт тәрбиясенә таянып, тормышта үз урыннарын табып, гаилә корып, Сәгъдиевлар нәселенең лаеклы дәвамчылары булып торалар. Нурулла Сәгъди улын олуг юбилее белән ихластан котлап, ныклы сәламәтлек, имин һәм бәхетле киләчәк телибез!

Лаеклы ялда да тик торуны белмәгән язмабыз героеның Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап язылган язмасын укучыларыбыз хозурына тәкъдим итәбез. 

Истәлекләрне барлап

50, 100, 200 ел һәм аннан соң да туачак Сәгъдиевлар, Газизовлар һәм Хәйринекеләр өчен дөньяда тиңдәше булмаган Бөек Ватан сугышында һәм тылда зур батырлык һәм хезмәт куйган нәселебезнең, әби-бабаларыбызның батырлыгын, фидакарь хезмәтләрен истәлек итеп язып калдырырга уйладым. 

Газизулла Сәмигуллин 1882 елда Түбән Субаш авылында туган. Сугышка кадәр, сугыш вакытында һәм сугыштан соң Сосна Пүчинкәсе тау өстеннән алып, Урта Көшкәткә кадәр урман каравылчысы булып эшләгән. Ул чорларда авыл халкы бөтен тормышын шул урман белән алып барган. Газиз бабай халыктан җәлләмәгән, биргән, шуңа күрә аны Түбән Субаш, Сосна Пүчинкәсе, Көшкәтбаш, Кесәл (Сала Көшкәт), Урта Көшкәт халыклары бик хөрмәт иткәннәр.

Сосна Пүчинкәсе өстендәге Каенсар дип аталган урманга Түбән Субаш ягыннан, урта юлдан кергәндә, 300 метр тирәсе кергәч, сул якта утырткан наратлар бар. Без җиләккә, чикләвеккә баргач, олылыр ул наратларны Газиз бабай посадкасы, ягъни ул утырткан наратлар дип әйтәләр иде. Мин ул вакытта бу сүзләргә игьтибар итмәгән идем. Менә хәзер беләм, аны безнең Газиз бабабыз 1937-1941 елларда утырткан. Алар хәзер юаннар инде, Газиз бабай истәлеге булып үсеп утыралар! 

Хәйрулла Ибраһимов 1889 елда Түбән Субаш авылында туган. Хәйрулла бабаем сугышка кадәр һәм сугыш чорында ат табибы булып эшләгән. Ул чорларда барлык эшләр атлар белән эшләнгән, атлар күп булган. Сугыш вакытында атлар корчаңгы белән авырта башлагач, Хәйрулла бабай олы кызы Камәрия белән атларны бер абзарга кертеп, башларын чыгарып калдырып, абзар эчендә күкерт яндыргач, шуның төтененә корчаңгы бетләре үлгәннәр. Шулай итеп бабаем бик күп атларны дәвалаган, үлемнән алып калган. Бабайны Камәрия апа белән күрше колхозларга да ярдәмгә күп йөрткәннәр. Хәйрулла бабайның даны күрше тирәләргә тарала. Бабаем 1945 елның май аенда 56 яшендә вафат була. 

Газизулла бабамның олы улы Газизуллин Әсәдулла 1920 елгы. Ул 1940 елда Армиягә китә һәм 1941 елда сугышта батырларча һәләк була. 

Икенче улы, минем әтием Газизов Сәгъди 1925 елда Түбән Субаш авылында туган. 1943 елда үзе теләп 17 яшендә сугышка китә. Сугышта күп батырлыклар күрсәтеп, сугыштан кайткач та тырышып колхоз эшендә эшләп, почетлы колхозчы исемен йөртте. Сугыш һәм хезмәт ветераны Газизов Сәгъди Газизулла улының батырлыгын, хезмәтләрен бәяләп бирелгән дәүләт бүләкләре бик күп. 
Өченче улы Газизов Зайдулла 1928 елда Түбән Субаш авылында туган. Сугыштан соң Армиягә алынып, Севастопльдә хезмәт итә, шул шәһәрне сугыштан соң торгызуда зур хезмәт куя. Кайткан көннән соңгы көненә кадәр колхозда завхоз булып эшләде. Колхоз җитәкчелеге дә, халык та Зайдулла абыйны яраттылар, хөрмәт иттеләр.

Хәйрулла бабамның олы улы Хәйруллин Шәрифулла 1919 елда туган, сугыш вакытында ерак көнчыгышта хезмәт итә һәм немецларны җиңгәннән соң 1945 елда японнарга каршы сугышта катнаша, японнарны җиңүгә зур өлеш кертә. Сугыштан соң хатыны Тәһүрә апа белән колхозда терлекләр карадылар, гел алдынгы булдылар.

Хәйрулла кызы Камәрия 1922 елда туган. Камәрия апаны, безнең әни Зәйтүнәне, тагын авылдан 6-7 кызны повестка белән Сабага урман кисәргә җибәрәләр. Аннан аны Свердловскийга торф чыгарырга җибәрәләр, ләкин ул аннан ике тапкыр качып кайта, шуның өчен Хәйрулла бабайга 30 сум штраф салалар. Авылның башка хатыннары, кызлары белән Камәрия апа Шәмәрдән станциясеннән симәнә дә ташый, алда язганымча бабай белән бергә атлар да дәвалый. Хәйрулла бабайның санитары була, ире Һадиев Әхәт сугышта катнаша. 

Хәйрулла бабамның икенче кызы минем әнием Газизова Зәйтүнә. 1941-1945 сугыш елларының кыш айларында 15 яшеннән 5 ел Саба урманнарында фронтка тепловозларга аркылы пычкы белән утын кискән һәм Шәмәрдән станциясеннән Субашның башка кызлары, хатыннары белән Субашка кечкенә чана белән симәнә ташыган (Түбән Субаштан Шәмәрдәнгә 50 чакрым). Сугыш беткәч колхозда зур хезмәт куйган тыл һәм хезмәт ветераны ул, аның хезмәтләрен бәяләп, күп кенә дәүләт бүләкләре бирелгән.

Апалы-сеңелле Камәрия белән Зәйтүнә колхозда бик тырышып эшләделәр. Аларны колхозның бригадиры Зәкиев Харис абый алар икесе минем «К-700» тракторларым, дип йөртә иде. Алар икесе дә хезмәтләре өчен хезмәт ветераны дигән медаль белән бүләкләнделәр. Хәйрулла бабайның 1932 елда туган өченче кызы Бәлкыйс апа да колхоз эшеннән бер көн калмыйча, җиңү көнен якынайту өчен зур хезмәт куя. Шулай итеп безнең туганнарыбыз Җиңү өчен үзләрен аямыйча сугышканнар, фронт өчен тылда зур хезмәт куйганнар.

Нурулла Сәгъдиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев