Иле өчен көрәшкәннәр онытылмасын
Җиңү көне горурлану хисе белән Яраланган рухыбызны савыктырсын!
Азатлык дип башын салган фида җаннар
Беркайчан да кайтып кермәс мәйданнарга.
Сугыш корбансыз булмый дип сискәндереп,
Мәңгелек ут үкси-үкси тетрәп яна.
Кемдер кайта җиңү яулап, кемдер кала,
Югалтулар ил тәнендә чи бер яра.
Иң газизен сугыш йоткач, үрсәләнеп,
Йөрәгендә мәңгелек ут йөртә ана.
Ятимлекне үз башыннан кичергәннәр
Күңеле белән яклаучысыз калган бала.
Алар өчен сугыш һаман дәвам итә,
Мәңгелек ут җанга үтеп, тетрәп яна.
Сак булыгыз, дип кисәтә безне тарих,
Җир шарында чайкалганда утлы таган.
Иле өчен шәһит киткән батырларга,
Гамьле җаннар һич югалмас һәйкәл сала.
Гомеркәйләрнең кадерен белегез, дип
Дәверләрдән тапшырылган вәсыять калган.
Газиз Ватан һәрвакытта имин булып,
Җиңү көнен хәтерләрдә гел яңарта.
Ирек сөйгән халкым азат булсын өчен
Көрәш кырларында батырлыкка көч табылсын.
Җиңү көне горурлану хисе белән
Яраланган рухыбызны савыктырсын!
Яшьләрнең дә хәтерләре уяу булып,
Иле өчен көрәшкәннәр онытылмасын.
Батырга тиң көрәшчеләр
Исән кайтсын, исән кайтсын!
Фәридә Шакирова,
Балтач бистәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев