Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Җиңү бердәм булу белән дә яуланды - 1

«Сначало сам садись дрова, потом воровать будешь жулик», дип әйттем, таяк белән кулына төрттем, дигән.

Сугыш... Канлы, миллионлаган кешеләрнең һәлак булуы, яралануы, фронтта, дошман тылында сугышкан совет солдатларының, партизаннарның, гади халыкның тиңдәшсез батырлыгы, тылдагы әби-бабаларның, әниләрнең, апаларның, балаларның үз-үзләрен аямыйча, «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен» шигаре астында көнне-төнгә ялгап, ару-талуны белми эшләүләре бәрабәренә яуланган Җиңү көненең 80 еллыгы җитә. Дошманны тар-мар итүгә ул чордагы Советлар илендә яшәгән халыклар дуслыгы да зур роль уйнаган. Бөек Ватан сугышы башлангач Балтач районына да дош-ман кулына калдырылган территорияләрдән качак-лар кайта. Райондашларыбыз аларны якын итеп кабул итәләр. Кызганыч, район архивында бу чорга караган мәгълүматлар юк дәрәҗәсендә. Шулай да тарихыбыз белән кызыксынган шәхесләребез, ул вакытларны гәүдәләндергән вакыйгаларны, фактларны, кешеләрне эзләнүләр аша безгә җиткерә алганнар. Шул чорда дус, тату яшәгән халыкларның хәзер чит булуы, дошманга әверелүе күңелне әрнетә, күп сораулар тудыра. Мәгариф ветераны, берничә китап авторы Мәгъсүм ага Мөхәм-мәтҗановның «Алгарыш ташкыны. Ак җилкәннәр» хезмәтендә районыбызга чит яклардан кайткан качаклар турында шактый материал бар. Сезгә шул китаптан өзек тәкъдим итәбез.

Эвакуацияләнгәннәр, юылмас хатирәләр

Балтач җирлеге зур сандагы эвакуацияләнгән гаиләләрне кабул иткән, үз канаты астына алган, көченнән килгән кадәр яшәү өчен шартлар тудырган. Сугыш нәтиҗәсендә яшәү урыннарыннан куылган, йорт-җирләрен, мөлкәтләрен югалткан кешеләргә карата райондашларыбызның ни дәрәҗәдә кешелек-лелек, олы җанлылык күрсәтүләрен уйлау, фикерләү өчен мәгълүматны тулырак бирүне кирәк таптым. Бу теманың әле яктыртылганы юк шикелле.

Балтач районына барысы 306 гаилә, 1023 кеше килгән. Шуннан балалар — 678, уку яшендәгеләр (1927-1935 елгылар) — 228, Чепья районына кайтканнары — 525 гаилә, 1048 кеше. Мәктәп яшендәге балалар саны — 192.

Алар август-сентябрь айларында ук килә башлаганнар. Мәсәлән, 1941 елның 26 сентябрендә Балтачка 6 гаилә — 13 кеше, Бөрбашка — 5 гаилә, 12 кеше урнаштырылуы турында мәгълүматлар бар.

Әйе, эвакуацияләнгән гаиләләр авыл советларына кергән авылларга урнаштырылалар. Ул чорда авылга өстәмә кешеләр кабул итү гөлбакчада кунак кабул итү булмагандыр, җитәкчеләргә бигрәк тә. Кысылырга туры килгәндер, җаваплылык өстәлгәндер.
Чепья авыл советына кергән Чепья, Иске Чепья, Мельничная, Яңгурчы, Тологурт авылларына 144 гаилә урнаштырылган. Кече Лызи авыл советы авылларына 66 гаилә. Саннарның күп булуы урнашу мөмкинчелеген, тел мәсьәләсен күздә тотып билгеләнгәндер, мөгаен. Түнтәрдә — 38, Борнакта — 40, Чутай, Нөнәгәрдә — 45, Шеңшеңәрдә — 29, Сәрдектә — 20, Субашта — 13, Иске Көшкәттә — 17, Шода, Куныр, Комзаводта — 14, Аланда —10, Смәелдә — 9, Доргада — 7; 1944 елның 1 мартына булган мәгълүматлар буенча Балтачта — 16, Яңгулда — 9, Көшкәтбашта — 8, Соснада — 7, Салавычта — 5, Чапшар, Кили, Гондыр авылларында 3әр гаилә яшәгәнлеге билгеле.

Бу эш белән турыдан-туры шөгыльләнү өчен район Советлары каршында эвакуация бюролары төзелгән. Аның рәисе итеп Хәбибрахманова билгеләнә. Ләкин рус телен начар белүе сәбәпле, аны район Советы башкарма комитеты секретаре Әхмәт Абдракитов белән алыштыралар. Бюро составына мәгариф бүлеге мөдире М. Кильдиев кертелгән.
Эвакуация белән килгән кешеләрне эшкә урнаштыру, хезмәткә тартуга игътибар бирелгән. Мәсәлән, Балтач районы буенча хезмәткә яраклы 456 кешенең 376сы эшләгән. Күпчелеге, 290 кеше колхоз производствосында, 80 кеше төрле артельләрдә, учреждениеләрдә хезмәт иткәннәр, яшәргә тырышканнар.

Балтач МТСы, «Балтач Сельхозтехникасы» тарихында шундый юллар язылган:
«... Яшәргә тырышканнардыр сугыш чорында МТСка эшкә кергән слесарьлар: Векелер, Герман, Цвек, Исаак, Андреевлар, тимерче Илья, шофер Каралькович, бригадир ярдәмчеләре Дурьян, Лысенковлар, Вилеер Аркадийлар. Аларның да МТСта эзләре калган...»

Әйе, район тарихында намус белән эшләүче эвакуация белән килгәннәрнең исемнәре саклана. Алан «Берек» колхозында эшләүче Шура Зайчикова һәм аның 15 яшьлек улы Владимирның, Чапшардагы «Кызыл байрак» колхозында 156 хезмәт көне эшләгән Гайнетдинованың, Килидәге «Днепр» колхозында эшләүче стахановчы Федоренконың намуслы хезмәтләре турында яхшы истәлекләр яши. «Стахановец» артелендә эшләп норманы 198 — 230 процентка үтәүче Сезова Ирина, Диминишки Сараларның хезмәт уңышлары сокландыра.

Әлбәттә, чит милләт кешеләре белән аралашу, тел мәсьәләсе кыен булгандыр.
Безнең өйгә килгән Ленин исемендәге колхозда эшләүче рус хатыннары белән бригадир әнинең сөйләшкәнен бераз хәтерлим әле.

«... Норма работаешь, хлеб пол кило будет, норма больше, хлеб больше будет, два норма работаешь, хлеб два полкило получишь...», — дип аңлатты ул эш нормасы турында.
Язын шомырт чәчәк атканда агач сындырганнары өчен дә дуылдаткан әле ул кайберләрен. «Нәрсә әйттең аларга?» — дип сорагач:

«Сначало сам садись дрова, потом воровать будешь жулик», дип әйттем, таяк белән кулына төрттем, дигән. Тыңлап торучылар көлешкәннәр, әлбәттә.
Күрәсең, кирәк чакта тапкырлык та, тәвәккәллек тә тапканнар. Рус телен начар белсәләр дә, аралашканнар, аңлашканнар, яшәргә өмет, шартлар тудырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев