Җиңү бердәм булу белән дә яуланды - 2
Беркөнне Зәйнәп өс-башы теткәләнеп беткән, битләре кап-кара, авызындагы тешләре генә ялтырап торган өч яшьләр тирәсендәге бер баланы ияртеп кайта.
Көтелмәгән фаҗигаләр, бәхетсезлекләр дә булган эвакуацияләнгәннәр тормышында. Яңгулдан Балтачка больницага илткәндә юлда баласы үлгән Чеброва фаҗигасе. Чепьяда яшәгән 4 балалы полковник хатыны Микензинаның Казанга промышленность товарларына барам дип китүдән билгесез югалуы. Ире кайтып эзләтсә дә, вакыйга ачылмый. Тик халык арасында «Паровоз мичендә яндырганнар икән» дигән хәбәрләр генә йөргән. Булуы да мөмкин, әйберләрнең юк чоры бит.
Яхшысы да, яманы да булган. Кешеләр хәтерендә алар саклана булырлар. Кеше хәтерен «тирән сандык» дип тикмәгә әйтмиләр инде.
«Хезмәт» газетасының 1969 елның 18 февралендә чыккан санында журналист И. Мозаффаровның «Гөлләр үстерүче» язмасында сүз Зәйнәп Хәсәнованың олы йөрәкле тәрбияче, кешелек-лелеге турында бара. Бу — авыр сугыш еллары. Аның Чепьяда балалар бакчасы мөдире булып эшләгән чагы. Беркөнне Зәйнәп өс-башы теткәләнеп беткән, битләре кап-кара, авызындагы тешләре генә ялтырап торган өч яшьләр тирәсендәге бер баланы ияртеп кайта.
Баланың исемен сораша башлыйлар. Татарча, удмуртча, русча биргән сорауларга бала бернинди җавап бирми. Шулчак Украинадан килгән бер тәрбияче:
— Як же тебя по батькому? — дип сорап куя.
— Глиша, — ди малай әкрен генә. Сораша торгач «Игнаси» дигән сүзне әйтә ул.
Әйдә, аныңча булсын дип малайны Гриша Игнатьев дип язып куялар. Шулай итеп, әнисе үлеп урамда калган, эвакуация белән килгән малай — Гриша балалар бакчасында яши башлый. Соңыннан Смәел авылындагы балалар йортына жибәрелә (1945 ел).
Аның хезмәт биог-рафиясеннән тагын бер мисал. 1943 елның декабрендә Чутай авылында бер хатынның өч баласын ташлап китүе турында хәбәр ишетә ул.
— «Чутай авылына барырга кирәк», — дип мөрәҗәгать итә ул район прокурорына.
— Кем кушты? — дип сорый прокурор.
— «Йөрәгем», — дип җавап бирә Зәйнәп.
Алар Чутайга килеп, кирәкле йортны эзләп табалар. Салкыннан бөрешеп, иске-москыга төренеп мич башында утыручы, ачлыктан шешенә башлаган сабыйларны — Зоя, Нина һәм Сережа Островскийларны Чепьяга алып кайталар. Тәрбияче татар кызы Зәйнәп Хәсәнова балаларны үз тәрбиясенә ала. Сугыш беткәч, балаларны әтисе эзләп таба. Алар озак еллар хатлар язып торалар, бүләкләр җибәрәләр.
Балтач халкына яхшы таныш булган Зәйнәп Хәсәнова инде күптән вафат. «1941-1945 сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен» медале, Татарстан Югары Советының Мактау кәгазе белән бүләкләнгән гади, кешелекле бакча мөдиренең исеме сүнмәс яктылык булып озак яшәр әле!
Эвакуация белән килгән балаларның 420се мәктәп яшендәгеләр була. Алар тулысы белән мәктәпләргә тартылмаган. Мәсәлән, Балтач районы буенча 119 бала гына укый. 108 бала бөтенләй укуга тартылмаган. Чепья районында да хәл шулай. Район мәгариф бүлеге мөдирләре Мөхәммәтҗан Кильдиев һәм Галия Шәйхетдинова иптәшләргә «бу балаларны якын вакыт эчендә мәктәпкә тарту буенча тиешле чаралар күрергә», диелгән карарлар чыгарылган. Бу ике җитәкчегә зур тырышлык куярга туры килгәндер. Нинди «тиешле чаралар» күрелгәндер, ничек оештырганнардыр? Аларны күзаллавы да авыр. Чепья, Иске Көшкәт, Кече Лызи, Ушма һәм кайбер мәктәпләрдә мәсьәләне хәл итү уңайрак булгандыр. Ә калган күпчелек авыл мәктәпләрендә?... Мин үзем сугыш елларында 5-7 класс-ларда укыган кеше. Балтач урта мәктәбендә эвакуация белән килгән балалар гомуми классларда укучылар белән бергә укыдылар, дип әйтә алмыйм.
Архив материалларыннан күренгәнчә, алар өчен рус класслары ачылган, эвакуацияләнгәннәрнең үз араларыннан укытучылар билгеләнгән. Балтач урта мәктәбендә дә рус классы булдырылган. Укытучылар итеп Циля Говерман, Вера Стручкова билгеләнгәннәр, ә I-IV класста укырга тиешле балаларны укыту өчен Алексей Дмитриенко куела.
Яңгулда ачылган рус классында Ленинградтан килгән П. Михайлова, Бөрбашта Коган, Карповлар эшләгәннәр. Бөрбаш Сәрдегәненең рус классында Качанова һәм Шибановалар укытканнар.
Пыжмара мәктәбе каршында эстон класслары ачканнар. Укытучылары итеп Пиом һәм Голейерлар билгеләнгәннәр.
Түнтәрдәге рус классларында Кареева, Надежда Николева укытканнар. Соңгысы 1944 елда Ленинград өлкәсенә китә.
Сосна ТБУМында ачылган рус классына укытучы итеп Серафима Константиновна Печенкина куелган, Рига шәһәреннән килгән Тайя Мэри рус теленнән укыткан.
Эвакуация белән килгән рус теле укытучылары В. М. Семина һәм Г. М. Цицилина — Смәел урта мәктәбендә, М. Е. Байборода — Түнтәрдә, М. Тартаковский — Яңгулда, Коротких — Сәрдектә, Е. И. Сирцова һәм Рахиль Мейер Шода мәктәбендә эшләгәннәр. Ирина Узданская — Салавыч ТБУМында немец теленнән, Т. В. Лялина Иске Көшкәт җидееллык мәктәбенең башлангыч классларында укытканнар.
Балтач урта мәктәбендә укыткан ленинградлы Лидия Владимировна Хмылко, Нина Трофимова, Польшадан килгән Бронислава Абрамовна Жехте, Ригалы Михай Вольпе һәм Мәскәү шәһәреннән туган авылы Балтачка кайткан Мәхфүзә Кутуева (фотода) турында яхшы истәлекләр саклана.
«Матур киемнәренә соклана, плечо куеп тегелгән кофталарын, күлмәкләрен тотып-тотып карый идек», дип искә ала ул елларда 8-10 классларда укыган Мәгьфүрә Халикова. — Ягылмаган класска кереп, ул безгә, без аларга карап утыра идек, кызгана идек үзләрен. Ул елларның авырлыгын безнең белән бергә уздырдылар алар. Кызганыч, сугыштан соң аралаша алмадык«, — дип уфтана ул.
1944 ел ахырында алар туган шәһәрләренә китәләр.
Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов, «Алгарыш ташкыны. Ак җилкәннәр» китабыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев