Җиңү көне — гаилә бәйрәмебез
Бу язмамдагы истәлекләрем әти-әнием һәм Мирсәет абыйның рухларына дога булып ирешсен иде.
Әти ягыннан әбиебез Хәлимулла кызы Зөлбахар, бабаебыз Мәгазь улы Садыйк гаиләсендә 6 бала дөньяга килә (Гатифә, Хатирә, Гафифә, Нәҗип, Мирсәет, Закир). Без аларның барысы белән дә аралашып яшәдек. Сугыш башланыр алдыннан авылда әби белән бабай янында Мирсәет абый (1920 елгы), әтиебез яшиләр. Әтиебез Закир Садыйк улы Садыйков (авылда аны Миннехәй дип йөртәләр) 1924 елның 30 ноябрендә Сосна авылында туа. Әти-әни йортында матур гына яшәгәндә, сугыш афәте тормышта кискен борылышлар ясый. Мирсәет абыйны 1940 елда башта армиягә, аннан сугышка алалар. Ул шунда хәбәрсез югала.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Мирсәет абыйның документларын барлау эшенә керештем, ләкин архивлардан төпле җавап ала алмадым. Әбиләрдән дә сорашып кала белмәгәнбез. Алай да сугыштан соң Малмыж ягыннан бергә сугышкан иптәше үз кулларым белән агач төбенә җирләдем дип әбиләргә килеп әйтә. Мирсәет абыйның армиягә киткәнче тормыш иптәше Гөлчирә белән баласы Рафаэль булган. Гөлчирә апа кабат 26 дип йөртелгән (Арча районына караган) авылга кияүгә киткән, улы Рафаэль әбиләрдә яшәп калган һәм шунда үскән, армиягә дә әбиләрдән китте (анысын без дә хәтерлибез).
Әбинең кече улы Закирга 1942 елның 15 августында хәрби хезмәткә — сугышка китәргә повестка килә. Истәлекләремне «әти» дип дәвам итәм. Алдагы көнендә әти Шәмәрдәнгә ат белән ашлык чыгарырга киткән була. Аны ярты юлдан кире борып алып кайталар. Арчадан Казанга китеп, военкоматта берничә көн булганнан соң, товарный вагонга төяп, Орехово-Зуево дигән шәһәргә алып китәләр. Аннан соң аны даны чыккан Суслонгер урманнарына җибәрәләр. Авылдан 6 егет чыгып киткән булалар, барысын да бергә шунда кайтаралар. Бишесенә Суслонгердан сугышка китү насыйп булмый. 3-4 чакрымнан урман кисеп, җилкәләрендә күтәреп ташып, вагоннарга төягәннәр. — Ачлы-тук-лы яшәдек, күп егетләр шунда үлеп калдылар, — дип үзе күргәннәрен бик авырлык белән сөйләде әти. Матур киләчәгебез хакына вакытсыз башларын салган дусларын искә алганда күзләре яшьләнә иде. Сугышка җибәрүләрен сорап гаризалар яза торгач, әтине кабат Орехово-Зуевога җибәрәләр. Анда 15 көн генә шоферлыкка укып кала, яңадан топограф һөнәрен үзләштерә. Агач башларына менеп "Катюша"лардан ату өчен дошман белән ике арадагы ераклыкны үлчәп билгели идек, ди. Беренче яралануы Белоруссия җирендә булган. "Ай яктысы, кар явып киткән, машиналар артыннан тагылган пулеметлар, танклар бара. Немец самолетлары түбәннән генә очып, бөтенебезне кырды, ничек җирдә ятканыбызны да белмәдек, ди. Немецлар тынгач, бөтен үлеләрне, яралыларны җыеп, күрше авылдагы медсанчастькә алып баралар. Яралыларга шунда операция ясыйлар. Әтинең дә бөтен гәүдәсен мина кыйпылчыклары теткәләп бетергән була. Яралану турында справкасы да саклана. Яралары төзәлгәч, яңадан үз частенә китеп, сугышны күп илләр буенча дәвам иткән. — Командирыбыз мине бик ярата иде, ул операция өстәлендә үлде, — дип искә ала иде. Бөек Җиңү көнен әти Берлинда каршы ала. Иртә белән станциягә "Катюша«га корал алырга барганда, бер авылга кереп, андагы халыкның бәйрәм итүеннән сугыш беткәнен белдек, алар белән кочаклашып елаштык, куандык, ди.
Сугыш беткәч тә әле әти тиз генә кайтмый. 1947 елның 3 мартына кадәр Берлинда хезмәт итә. Сугыш бетте дигәч тә, Берлинда күп солдатлар үлделәр әле, немецлар кача-поса безнекеләргә атудан туктамадылар, ди. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен әти «Кызыл Йолдыз» ордены, «Берлинны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Варшаваны алган өчен» медальләре белән бүләкләнә. Ике тапкыр И. Сталин Рәхмәт хатына лаек була.
Сугыштан кайткач әти Казанда шоферлыкка укып кайта һәм 36 ел «Правда» колхозында (ул вакытта «Сосна» колхозының исеме шулай иде) шофер булып эшли. «Коммунистик хезмәт ударнигы», «Хезмәт ветераны» билгеләре әтинең орден-медальләре янында костюмында балкый иде. 80 яше тулганчы руль артыннан төшмәде. Аның машинасы һәрвакыт төзек, юлда булды. Зарлануны белмәде, ялкаулыкны, таркаулыкны бөтенләй дә сөймәде. Әтиебезнең фидакарь хезмәтен хуҗалык идарәсе югары бәяләде. Аңа «Атказанган колхозчы» дигән мактаулы исем бирделәр.
Лаеклы ялга чыккач та тырыш хезмәте онытылмады, тантаналы бәйрәмнәрдә урыны гел түрдә булды. Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан әтигә хөкүмәттән «Ока» машинасы бүләк иттеләр. Сос-на авылы халкына шушы машинасы белән бик күп игелек күрсәтте. Әтиебез спорт төрләреннән татарча көрәшне бик яратты. Олы булса да, машинасына утырып, көрәш булган җиргә китә иде.
Бәйрәм вакытында балалар-оныклар бергә җыелып әтидән сугыш вакытындагы истәлекләрен сөйләтеп, үзен видеотасмага төшереп алдык. Бөек Җиңүнең 62 еллыгын каршы алабыз дип сөенеп йөргәндә, 2007 елның 4 апрелендә әтиебез 81 яшендә вафат булды.
Әниебез Сәйфетдинова Фатыйма Мөхетдин кызы 1926 елның 15 гыйнварында Балтач авылында туа. Әниләре Хөршитбану бик яшьли 1934 елда вафат булган. Әниебез Фатыйма — тыл ветераны. Истәлекләре белән уртаклашканда, Саратов янында ничек окоп казулары турында сөйли иде: «Бер балык башы белән бер телем ипи бирәләр иде. Шуның белән көнлек тамагыбызны туйдыра идек».
Әти белән әни 1948 елда гаилә корып, әбиебез Зөлбахар, бабаебыз Садыйк, Мирсәет абыйның улы Рафаэль белән бергә яшәп китәләр. Без шушы Садыйковлар гаиләсендә 5 кыз үстек (Нурания, Гадения, Сания, Венера, Рушания). Әти белән әни бергә 49 ел матур гомер кичерделәр. Әни озак еллар буе сәүдә эшендә хисапчы булып эшләде, соңгы 7 елында гына райтоп оешмасында эшләп лаеклы ялга чыкты. Бөек Җиңүнең 50 еллыгы медале, "Медаль Материнства"ны кадерле истәлек итеп сакладык. Әниебез 1997 елның 3 октябрендә вафат булды. Әтиебез колхоз эше белән өйгә соң гына кайтып, иртүк китеп йөргәндә, барлык хуҗалык эшләрен үз җилкәсенә алган сабыр, ипле, йорт җанлы мәрхүмә әниебезне һәрвакыт хөрмәт белән искә алабыз. Әтиебез әнинең вафатыннан соң 10 ел берүзе яшәде.
Һәр елны 9 май безнең балалар, оныклар өчен зур бәйрәм һәм шул ук вакытта моңсу. Бергәләшеп җыелып үткән гомер юлыбызны барлап, истәлеккә яздырылган видеотасманы карап, хатирәләрне уртаклашабыз. Әти белән әнинең бөтен орден-медальләрен, мактау кәгазьләрен, фотоларын апайлар-сеңелләр белән киңәшләшеп, Балтач район архивына тапшырдым. Киләчәк буыннар өчен, мәктәп балалары өчен архивтан алып карау мөмкинлеге булдырылды.
Безгә гомер бүләк иткән, тәрбияләп үстергән әти белән әнигә олы рәхмәтлебез. Бу язмамдагы истәлекләрем әти-әнием һәм Мирсәет абыйның рухларына дога булып ирешсен иде.
Сания Нургаянова (Садыйкова),
Балтач бистәсе
Фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев