Нәкыйп Шәмсетдинов: «Әтисез кеше дә үлми, гомеренә рәхәт күрми»
Сугыш башланганда әтием 5 яшендә булган
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды быелгы ел. Барлык уздырыла торган чаралар шуңа багышлан һәм багышланаячак. Сугыш, тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының сафлары сирәгәйгәннән сирәгәйде.
Бүгенге язмам әтием Нәкыйп Шәмсетдинов турында. Ул сугыш башланганда 5 яшендә булган. Әттәсен (бабамны ) бөтенләй хәтерләми.
Бабай сугышка башыннан ук киткән. Әби 5 бала белән тол калган. Бишенчесен бабай кулына алып сөя дә алмаган, ул киткәч туган. Ул чор балаларының сабыйлыкларын сугыш урлаган. Бөтен кешедә бер төрле тормыш. Сугыш беткәч, әтиләре сугыштан кайтканнарның тормышлары үзгәрә. Әтием гел әйтеп килде: «Әтисез кеше дә үлми, гомеренә рәхәт күрми», дип.
Без аны Җиңү митингларына чыгара алмадык, ул көннәрне авыр кичерә иде, соңгы 2-3 елны исәпкә алмаганда.
Нәнәбезнең бакыйлыкка күчкәненә 28 ел булды. Әтиебезгә ялгызлыкны тоярга туры килмәде. Ул бүгенге көнгә кадәр энем Вагыйз, киленебез Нурия тәрбиясендә. Аллаһның рәхмәте яусын сезгә әтине зурлавыгызга, дип яза ветеранның кызы Гөлзифа Нәҗипова.
Оныгы Рәмзия исә бабасы турында менә нәрсәләр сөйләде: «Ятимлек, ачлык, күп хәсрәт күргән бабай. Тик бабаемны тормыш сындырмаган! Ул гел туры сүзле, үз сүзендә торучы, сәламәт яшәү рәвеше алып баруы белән мине сокландыра.
Бер казны утыз кисәккә бүлеп, бер айга җитәрлек итеп биш ятимгә аш пешерә иде әни дип искә ала иде балачагын бабаем. Бик ачы була балачагы... Сүзгә кырысрак, ләкин сөйләсә яки тальян гармунын тартып җибәрсә.... Бөтен тормыш авырлыкларын онытып уйный ул. Бәлки әбине сагынадыр... Тормышың иң җитеш чагында тол калды бит...
Бабай! Сәламәтлек сиңа, озын гомер, матур картлык, 3 балаң, килен-кияүләрең, 6 оныгың, 8 оныкчыгыңның кадер-хөрмәтен тоеп, бәхетле мул тормышта озак яшәргә язсын! Яратабыз, хөрмәт итәбез!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев