Өлкән буын өчен олы куаныч
Балтач бистәсендә яшәүче ветераннар
Ил башлыгы фәрманы нигезендә, каһарман ватандашларыбызга «1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» дигән юбилей медальләре тапшырыла. Районыбызда 103 ветеран әлеге медальгә ия булды. Алар арасында бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйлван ага Гыйльмуллин бар.
Әлеге зур һәм күркәм бүләк иң беренче аңа бирелде. Бөек, әмма канлы елларның чагылышын гәүдәләндергән медальне тапшыру мизгелләрендә Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, район хәрби комиссары Васыйл Вәлиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһар җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов катнашты.
Аннан тыл ветераннары Динә Җәләлова, Клара Рамазанова, Габдрәкыйп Галимов, Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов, Мәгъфирә Лотфуллина һәм башкалар кунакларны җылы кабул итеп, медальләргә ия булдылар. Өлкәннәребезгә хөрмәт йөзеннән күчтәнәч тулы пакетлар да өләшенде.
Гыйлван ага сеңлесе Халиса апа белән гомер кичерә. Халисә апа тормышка чыкмаган, Казанда яшәгән. Абыйсына иптәш булыр өчен бистәгә кайткан. Матур гына гомер итәләр, Гүзәлия исемле социаль хезмәткәрләре бар. Гыйлван абый хәрби хәбәрләр белән гел кызыксынып тора. «Без дә менә Украинада бандеровчыларга каршы көрәштек, — ди. — Усал, үчле халык иде алар. Хәзер дә шулай, кызгану хисе гомумән юк аларда».
Гыйлван абыйдан соң Динә апаларга бардак. 94 яше белән бара Динә апа. Һаман да шул җор телле, күңелле әби. Кергән-күргән саен өенең зур залындагы түр диванда патшабикә кебек утыра. Ил-көнгә дога кыла, балалары өчен куана.
Клара апа Рамазанова — чаңгычы. 92 яше яшьлек әбинең чаңгы шуарга чыгам дип торуы соклану уята.
Гадрәкыйп абый да һәрвакыттагыча төз, медальләрен таккан. Гомер буе тырышып эшләп көн күргән, колхоз, туган жирем дип дан атып яшәгән кеше ул. Әлеге медальгә алар бик тә лаек. Бик күп китаплар авторы, шулай ук медальләр кавалеры Мәгъсүм абый Мөхәммәтҗанов та аягында нык басып каршы алды. Мәгъсүм абый чираттагы китабына җан өрергә җыена, бу хакта җитәкчеләргә дә җиткерде. Мәгъфирә апа да зарыгып көтеп алды.
Сугыш чорларын йөрәк аша кичерү үз башына төшкәннәргә җиңел генә бирелми. Бистәдә яшәүче, 80 еллык юбилей медаленә ия унҗиде райондашыбызның алтысы гына безне үз аякларына басып каршы алды, а калганнары урын өстендә иде. Ул чорның сагышлары, югалту газаплары, батырып эшләүнең авырлыгы эзсез югалмаган, чиргә әверелеп аякларны йөрмәс, гаүдәләре тотмас, куллары эшләмәс хәлгә килгән.
Әйткәнебезчә, районда Бөек Ватан сугышын иңнәренә татыган, йөрәкләре аша үткәргән 105 ветеран яши. Балтачта күп алар һәм Норма белән Яңгул авылларында да хәйран. Һәр җирлек үз ветеранын котлады, җаваплы вәкилләр да бу чараларда катнашты. Күнелле мизгеллар бик тиз тәмамланды, сугышы гына озак барды, нәкъ биш ел ат урынына эшләтеп азаплады, елатып йөдәтте, гарьландереп үзәкне өзде, ләкин түзде халык, аналар түзде, тол калган хатыннар ни язган, шуны күрде, балалар әти назыннан мәхрүм калды. Бик лаек безнең ветераннарыбыз мондый хөрмәткә! Ватанны саклаучылар елында гына түгел, гомер буена саклансын иде ветераннарыбыз җылы караш, ачык йөз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев