Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

СОЛДАТ ОРДЕНЫ

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан районыбыздан «Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбыз

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан районыбыздан «Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбызны барлауны дәвам итәбез: Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан районыбыздан «Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбызны барлауны дәвам итәбез:

КУНАЕВ МИХАИЛ ПРОКОПЬЕВИЧ (ПРОКОФЬЕВИЧ)
Өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры
1909 елда Урта Көшкәт авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Колхозлашу чорлары аның яшьлек елларына туры килә. 
1932 елның 13 октяб-рендә Балтач хәрби комиссариаты аша хәрби хезмәткә чакырыла. 
1941 елның 29 июнь көнендә Чепья хәрби комиссариаты аша фронтка алына. 235 номерлы укчы дивизиянең 801 Тильзит полкында гади солдат, укчы булып сугыша. Авыр сугышларда өч тапкыр яралана. 1945 елның апрель аенда Кёнигсберг шәһәрен штурмлауда катнаша. Бәрелешләрдә үзен куркусыз солдат итеп танытканы өчен ике тапкыр бүләккә лаек була. 1945 елның 6 апрель көнендә Кёнигсберг шәһәре янында урнашкан Такенвальде авылының ныгытылган оборонасын өзәргә беренчеләрдән булып күтәрелә, граната атып, пулемет ноктасын тончыктыра, солдатларын юк итә. Аның кыю адымы отделение солдатларына дошманны окопларыннан бәреп чыгарырга мөмкинлек бирә. Михаил Кунаев бу батырлыгы өчен Өченче дәрәжә «Дан» ордены белән бүләкләнә. Герой якташыбыз икенче тапкыр тапкырлыгын, батырлыгын Кабибульде авылы өчен барган бәрелештә күрсәтә, беренчеләрдән булып атакага күтәрелә, немецлар траншеясына беренче булып бәреп кереп, 3 фашистны дөмектерә. Моның өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Кунаев Михаил Прокопьевич туган якларына армия сафларыннан 1945 елның октябрь аенда кайта. Сугыштан соң Киров исемендәге колхозда янгын сүндерү командасына җитәкчелек итә. 1968 елда вафат була.

ГАЛИМУЛЛИН ГЫЙЗЗӘТУЛЛА ГАЛИМУЛЛА УЛЫ
Өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры
1906 елның 13 апрелен-дә Комзавод авылында туа. Башлангыч белем алган, укырга-язарга өйрәнгән. Үсмер еллары авылда игенчелек хезмәтендә үткән. Гаилә корган. Дүрт баласын калдырып, Бөек Ватан сугышына китә. Сугышның башыннан ахырына кадәр катнаша. 
Белоруссия фронты, 161нче укрепрайон, 384нче артиллерия полкында минометчы була. 1944 елга кадәр Курск, Орел шәһәрләрен азат итүдә катнаша, каты яралана.
1944 елның 10 ноябрен-нән танк гаскәрләрендә пулеметчы була. 1944 елның 25 декабрендә кабат яралана һәм Сумский өлкәсендәге госпитальгә эләгә. Сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен Өченче дәрәҗә «Дан» ордены һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. 1945-1959 елларда, сугыштан соң, Балтач Госстрахында инспектор, баш бухгалтер булып эшли. Балтач сельпосында инструктор һәм ревизор хезмәтләрен башкара. 
1983 елның 10 гыйнваренда вафат була.

ГАЙНЕТДИНОВ ШӘЙХЕТДИН ГАЙНЕТДИН УЛЫ
Өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры
Сосна авылының Күлбашы мәхәлләсендә яшәүче Гайнетдин абый белән Әсма апаларның 1905 елның 30 июнендә уллары Шәйхетдин туа. Гади крестьян гаиләсендә, бала вакытыннан ук, әтисенең уң кулы булып хезмәт куя уллары. Сугышка кадәр үк Түнтәр авылының Фатыйма исемле чибәр кызына өйләнә. Ләкин балалары булмый, Аллаһ Тәгалә бала сөю бәхетен бирми аларга. 
1941 елның 22 июнь таңында авылыбыз күген кайгы сөреме каплый, тыныч илебезгә, чикне бозып, дошман гаскәрләре бәреп кергән хәбәр тарала. Икенче көнне үк авылдаш ирләргә чакыру кәгазьләре килә башлый. Илебез чакыруына кушылып, Ватаныбыз азатлыгын саклау өчен, иңнәренә юл биштәрләрен асып, «я кайтырбыз, я кайта да алмабыз», — дип саубуллашып, изге юлга кузгалалар авылдашлар. Шәйхетдин абыйга да чират җитә. Ул 41нең 14 июлендә егерме ике авылдашы белән бергә сугышка алынып, авылдан чыгып китә һәм 01056 частьның 28нче аерым элемтә батальонына җибәрелә. Дошман яуларына каршы аяусыз көрәшә. 1942 елның 21 апрелендә уң кулына авыр яра алып, госпитальдә дәвалана. 1942 елның 2 июлендә 2нче группа инвалидлык таныклыгы белән, бер кулын яу кырында калдырып кайта. 
Сугыштан кайткач та инвалид сылтамасы белән кул кушырып утырмый, авылдагы «Кызыл Үрнәк» колхозына бригадир итеп билгеләнә.
Шәйхетдин абый шад-ра битле, бер генә куллы иде. Бала чагындагы яман чирдән шулай шадра калган. Илнең азатлыгын сак-лап, бер кулын югалта, инвалид кала, батырлыгы өчен Өченче дәрәҗә «Дан» ордены белән бүләкләнә. Фатыйма апа да, сугыштан кайтканнан соң Шәйхетдин абый да, тылда җиңү көнен якынайту өчен бар көчләрен куеп тырышалар. Сугыш вакытында тылдагы хезмәтләрен бәяләп, икесе дә «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнәләр. Гомер буе бер-берләрен тулыландырып, тату яшәделәр. Сыер, сарыклар, соңрак кәҗә дә, күпләп кош-кортлар асрап тордылар. Шәйхетдин абый 30.06.1905- 13.09.1981, Фатыйма апа 1904 — 29.12.1983 еллар аралыгында яшәп, бакыйлыкка күчтеләр. Каберләре Сосна авылы зиратында. 

(Язмадагы мәгълүмат-лар Гарифҗан Мөхәммәт-шин тарафыннан төзелгән Балтач энциклопедия-сеннән һәм шәхси архивлардан алынды. «Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбыз тагын да булса, бу турыда редакциягә җиткерүегезне сорыйбыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: солдат