СОЛДАТ ОРДЕНЫ
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан районыбыздан «Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбызны барлауны дәвам итәбез
ФАЗЛЫЕВ МАНСУР ФӘЙЗРАХМАН УЛЫ
III дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры
Бөрбаш авылында 1924 елның 5 октябрендә туган. 1938 елда Бөрбаш җидееллык мәктәбен тәмамлый. Дүрт ел дәвамында колхозда төрле бригада эшләренә йөри. 1942 елның августында хәрәкәттәге армиягә алына. Смоленск, Брянск шәһәрләрен фашистлардан азат итү сугышларында катнаша. Орел шәһәре тирәсендә барган бәрелешләрдә яраланып, госпитальгә озатыла. Аннан сәламәтләнеп чыккач, Ленинград фронтына җибәрелә. Нарва, Таллин шәһәрләрен азат итү операцияләрендә катнаша. Балтик диңгезендәге Сааремаа утравын илбасарлардан азат иткәннән соң Мансур Фазлыев шул утрауда хезмәт итеп кала.
Сугыш юлларында күрсәткән батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Өченче дәрәҗә «Дан» орденнары, «Батырлык өчен» һ.б. медальләр белән бүләкләнә.
Тыныч хезмәткә сусаган солдат 1946 елда демобилизацияләнеп кайту белән Үрнәк һөнәри-техник училищесында укып, киң профильле механизатор белгечлеге ала һәм 1979 елда пенсиягә киткәнче Балтач МТСында, колхозда һәм соңрак совхоз итеп үзгәртелгән шул ук хуҗалыкта комбайнчы булып эшли. Беренче группа сугыш инвалиды пенсия яшенә җиткәннән ары да җиде ел Бөрбаш икмәк цехында кочегар булып эшләде. Игелекле хезмәтләре өчен берничә медаль белән бүләкләнде. Ул җиде бала әтисе.
Ветеран 2002 елның 12 июлендә вафат була.
(Язмадагы барлык мәгълүмат һәм фото Гарифҗан Мөхәммәтшин тарафыннан төзелгән Балтач энциклопедиясеннән алынды. Бу китапка ниндидер сәбәпләр аркасында «Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбыз кермичә калган булырга мөмкин, зинһар бу турыда редакциягә җиткерүегезне сорыйбыз).
ШИШКИН АЛЕКСЕЙ ПАВЛОВИЧ
III дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры.
1910 елда Иске Торҗа авылында туа. Иске Торҗа авыл советы рәисе булып эшли. Тормыш иптәше Фекла белән гаилә корып, ике балага гомер бүләк итәләр. Сугыш башлану сәбәпле, 1941 елның 23 июнендә армиягә алына. Бу вакытта тормыш иптәше өченче балага йөкле була. Сугыш кырында ул 89нчы гвардия сапер батальонына эләгә. Воронеж, беренче һәм икенче Украина фронтларында сугыша. 1943 елның 1 октябрендә Воронеж фронтында каты яралана. Госпитальдән кайткач, солдат яңадан сафка баса. 1944 елның 3 августында дивизия частьлары һөҗүмгә күчкәндә, кызыл армия-че Шишкин зур батырлык һәм тәвәккәллек күрсәтә. 8 августта дошман артиллериясенең каты, өзлексез уты астында, алардан 70 метр ераклыкта, 30 танкка каршы мина урнаштыра. Шуның белән ул немец танкларына алга бару юлын бикли. 20 августта артиллерия әзерлеге вакытында, гомерен кызганмыйча, 20 минут эчендә 40 танкка каршы мина төшерә һәм пехота белән танкларга алга юл ача. Бу сугышларда күрсәткән ныклы батырлыгы өчен кызылармияче Шишкинга Өченче дәрәҗә «Дан» ордены тапшыралар.
1945 елда туган ягына әйләнеп кайта. Сугыштан соң колхозда эшли. Тормыш иптәше Фекла белән унике бала тәрбияләп үстереп, хөрмәтле әти-әни, кадерле әби-бабай булып яшиләр.
Алексей Шишкин 1974 елда вафат була, туган авылы зиратында җирләнгән.
Мәгълүматларны Урта Көшкәт урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музее советы әгъзалары туплады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев