Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Солдат орденына ия булган райондашыбыз хакында

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбызны барлауны дәвам итәбез

БАРИЕВ НӘКЫЙП БАРЫЙ УЛЫ – Өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры

Нәкыйп Барый улы 1926 елның 22 ноябрендә Курмала авылында күпбалалы гаиләдә туа. Бөек Ватан сугышы башлангач, абыйсы Габделбәрне сугышка алып китәләр һәм шул китүдән аның һәлак булуы турында хәбәр иткән кәгазе генә килә. 1943 елның 10 ноябрендә Нәкыйп Барый улын да Бөек Ватан сугышына алалар, аңа әле ул вакытта нибары 16 яшь кенә була. Аларны беренче итеп Суслонгерга җибәрәләр. Анда төп эш – землянкалар ясау була. 1944 елны инде фронтка җибәрәләр. Нәкыйп Барый улы икенче Белоруссия фронтына эләгә. Белоруссияне азат иткәндә күрсәткән батырлыклары өчен медаль белән бүләкләнә. Шул вакытта яраланып, госпитальгә эләгә. Аннан чыккач, үз частена кире кайта. Польшаны, Көнчыгыш Пруссияне азат итүдә катнаша. Данциг дигән шәһәрне азат иткән вакытта каты гына яралана һәм госпитальгә эләгә. Үзенең батырлыгы өчен аңа Өченче дәрәҗә «Дан» ордены, «Сугышчан батырлыклары өчен» медале, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм әле тагын бик күп медальләр бирелә.

 

Интернет челтәрендәге «Халык хәтере» дип аталган Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар турында тупланган мәгълүматларда Нәкыйп Бариев турында шундый сүзләр язылган: «Н. Бариев комендант ротасының иң яхшы һәм дисциплинар хәрбие булып санала. Каравыл хезмәтен үткен һәм уяу башкара. Шушы сыйфатлары ярдәмендә ул чорма тәрәзәсеннән взвод командиры ярдәмчесенә немец автоматчигының атарга җыенганын күреп ала һәм бер секунд та вакытны әрәм итмичә, үзе немецка карата ут ача. Шуның белән ул командир ярдәмчесенең гомерен саклап калды. Әлеге батырлыгы өчен аңа Өченче дәрәҗә «Дан» ордены бирелде».

 

– Кызганычка каршы, әти сугыш вакыты турында сөйләргә яратмады, шуңа күрә дә бездә мәгълүмат аз. Поляклар белән сугышу куркыныч иде. Фашистларга каршы бергә сугышканлыктан, алар белән күзгә-күз карап аралаша идек, ә инде аларга арка белән борылсаң, аталар иде, дип искә ала иде ул. Сугыштан соң да әти тагын 2 ел – 1947 елга кадәр Берлинда хезмәт иткән, тәртип саклаган һәм сугыш хәрәкәтләренең яңадан башлануына юл куймаган, – дип әтисе турындагы истәлекләре белән бүлеште Хәниф Бариев.

 

Сугыштан соң Нәкыйп Барый улы колхозда ферма мөдире, бригадир хезмәтләрен башкара. Нормабаш авылы кызы Равилә белән гаилә корып, алты балага гомер бүләк итәләр. Ветеран 2009 елны вафат була, аны туган авылы Курмала зиратына җирлиләр. Бөек Ватан сугышында булган әтиләре һәм бабалары белән балалары да, оныклары да бик горурланалар. Ел да 9 май – Җиңү көне алдыннан ветеранның орден-медальләр тагылган костюмы төп йортның түренә эленеп куела, ә тормыш иптәше белән икесенең каберенә чәчкәләр салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев