Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Хафизов Нәкыйб Хафиз улы – III дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан районыбыздан «Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбызны барлауны дәвам итәбез

Нәкыйб Хафизов 1918 елда Балтач авылында туган. 1939 елда Нәкыйб аганы Кызыл Армия сафларына алалар, шуннан Бөек Ватан сугышына да кереп китә ул. 239нчы артиллерия полкының орудие командиры булып хезмәт итә. 1941 елның декабреннән 1942 елның маена кадәр Крым территориясендә барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.

 

Керчьта барган бәрелешләр вакытында Нәкыйб Хафизовның коралы дошманның ике танкын сафтан чыгара. Шул вакытта – 1942 елның 18 маенда ул каты яралана. Госпитальдә ятып чыкканнан соң, РК ВКП(б)да оештыру-инструкторлык бүлеге мөдире булып эшли, аннан сәүдә бүлеге мөдире вазыйфасын башкара, соңрак Балтач районы башкарма комитеты секретаре була. Ул вакыттагы район хәрби комиссары Дмитриев бүләкләү кәгазе тутырганда: «Достоен награждения орденом «Славы» 2 степени» дигән сүзләр дә яза, ләкин Нәкыйб абыйга ул бирелми кала.

 

Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Нәкыйб Хафизов Өченче дәрәҗә «Дан» ордены, «1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә.

 

Тыныч тормышка кайткач, Бөрбаш авылы кызы Манзума белән гаилә коралар. Манзума апа Бөрбаш мәктәбендә директор булып эшли, Нәкыйб абый анда эш белән баргач таныша алар.

 

– Әтине 1949-50 елларда төрмәгә утырталар. Доротделда начальник булып эшләгән вакытында, ул вакыттагы иң кирәкле булган транспорт чарасы – атка ашатырга печән булмау сәбәпле, әти алдарга мәҗбүр була. Атка юнәлткән печән өчен аны 15 елга төрмәгә утырталар. Әти 15 ел утырмый, 1953 елда кайта. Ул төрмәдә чакта әни Балтачтан Бөрбаш Сәрдегәненә күченеп китә. Әти кайткач үзе шул авылда йорт җиткезеп чыга. Кулыннан бик килә иде аның. Авылдашларга йорт салырга ярдәм итә иде, шифоньерлар ясый иде. Шабашта да эшләп йөрде. Хезмәт юлында башкарган вазыйфаларын барласак, ДРСУда мастер да булып эшләде ул, Тимирязев исемендәге колхозда һәм «Бөрбаш» сов-хозында да хезмәт куйды. 1980 елда әти мәрхүм булды. Бөрбаш Сәрдегәнендә җирләнде, – дип искә ала улы Равил.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев