Хезмәт китергән хөрмәт
Әсмабикә Габидуллина исеме райондашларыбызга иң беренче чиратта Сос-на чабатасы аша таныш
Кечкенәдән сугыш чоры, сугыш арты авырлыкларын күреп үскән, әтисезлеге гомерлеккә күңел ярасы булып калган, нинди генә авырлыклар күрсә дә югалып калмаган Әсмабикә ул. Сарык та караган, плугарист та булган, почта да тараткан, клуб мөдире булып эшләгән елларында нык куллы булуы, оештыру сәләте көчле булуы белән зур уңышларга ирешкән, авылда депуптат булып сайланган, комсомол сек-ретаре вазыйфасын башкарган, «Тыңлагыз, Сосна сөйли», дип җирле радионы да алып барган шәхес ул.
Әтисезлек
Әсмабикә Борхан кызы 1940 елның 15 маенда Сос-на авылында дөньяга килә. Аның әтисе әнисен дүрт бала өстенә урлап алып кайта. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисен сугышка алалар. Ул вакытта Әсмабикә бер яшьлек сабый була. — Әтиемнең йөзен хәтерләмим. Аның бер генә булса да фотосы да юк. Әнидән кемгә охшаган иде соң ул дип сорагач, апаегызга дип җавап бирә иде. Әти сугыштан исән-сау кайтты. Авыр еллар иде бит инде. Әйбәтрәк эш булмасмы, дип Йошкар-Ола ягына чыгып киткән, анда төпләнгәч, гаиләсен дә алып китәсе булган. Тик... (Әсмабикә апа бер мәлгә туктап калды. Күзенә яшь җыелып, ирен читенең дерелди башлавын күрүгә үк үземә дә бик авыр булды. Тамак төбенә утырган төенен йотып, ул сүзен дәвам итте — З. Ф.). — Әтинең поезд астына эләгеп, фаҗигале һәлак булуын хәбәр иткән хат кына алды әни. Аны туган ягына алып кайтып җирләү мөмкинлеге булмаганга, әтине шунда гына җирләгәннәр, тик кая икәнен дә белмибез. Аннан инде олырак балалар үсә торып, шәһәрләргә китә тордылар, йорт тирәсендәге эшләргә без — кечкенәләр ярдәм итә идек әнигә. Мәктәпкә укырга кергәч, әни күтәреп кертә иде, чөнки аякка кияргә юк иде, өскә дә юк иде инде. Мәктәптә уку да бик авырлык белән генә бирелде. Алай да 7 сыйныф белем ала алдым мин. Мәктәптән соң умартачылык һөнәре үзләштерәсем килгән иде. Ләкин ул чынга ашмас хыял булды..., — ди юбиляр.
Ипилек хезмәт
— Мәктәпне тәмамлагач, мине сарык фермасына эшкә куйдылар, хезмәт хакы түләү юк, ипигә тамак туймый. Чергән бәрәңге дә бик тәмле ризык иде ул чорда. Апам учетчик булып эшли иде, сеңлем, ичмасам ипигә тамагың туяр, дип ул мине РТСка плугарист итеп эшкә урнаштырды. Тракторның кабинасында утырып йөрер җире булмаганлыктан, мин сука өстендә утырып йөри идем. Анда эшли башлагач ипи ашый башладык. Аннан авыл советы Мөбарәк Миңнемуллин мине почта таратырга куйды. Почтаны Балтачка төшеп алам, аннан биш чакрымга сузылган авыл буенча таратам, анда бит әле газета белән хат кына түгел, акчасы бар, посылкалар заманы. Анысы әзрәк җыелгач, авыл буенча ат белән тарата идек. Почтада берничә ел эшләгәннән соң мине авыл клубы мөдире итеп куйдылар. Ә үзем ни җырлый, ни бии белмим. Анда эшли башлагач, кичке мәктәпкә йөреп, урта белем алдым, — дип тормышының авыр еллары турында искә алды Әсмабикә апа.
Атказанган мәдәният хезмәткәре
— 1963 елның 8 сентябрендә алты терәүле, җимерелеп беткән клубка эшкә кердем. 18 ел шунда эшләдем мин. Ә клубта эшләгән гомуми стажым 34 ел. Ул вакытта артистлар да күп килә иде, ике тапкыр яга идек пичкә. Искереп беткән клубны алай итеп кенә барыбер җылытып булмый иде, алар өс киемнәрен дә сәхнәгә чыгар алдыннан гына салалар иде. Клубны җылыту өчен зираттагы ауган агачларны киномеханик белән тартып ташый идек.
34 ел аз вакыт түгел... Эшне оештыра белгәнлегем аркасында шуның кадәр эшли алганмындыр инде. Клубта кино күрсәтә торган вакытлар әле ул, аннан тыш төрледән-төрле чаралар үткәрә идем. Эшләгән вакытта минем девиз хезмәт китергән хөрмәт иде, шуңа да мин хезмәт кешесенә бөтен көчемне бирдем. Алар өчен төрледән-төрле бик күп кичәләр ясый идем, алар эшләгән урынга барып, сөйләшеп, бүләк тә китертә идем. 50, 60, 70 ел уртак гомер юлы үтүчеләр өчен дә кичәләр оештырдым. Солдатка озату кичәләрен дә күп үткәрдек. Клубта чисталыкны сакларга өйрәттем, исерекләрне яратмый идем, клубка алкоголь кулланып килүчеләрне туктаттым. Эшләгән чорымда кемгә нинди мөрәҗәгать белән чыксам да, каршы килмиләр иде, авыл халкы белән бердәм булып эшләп, Сосна данын еракларга таныта алдык. Үзешчәннәр коллективы бик көчле иде. Беренче мәртәбә шул елларда 150 кешелек хор алып төштек Балтачка. Аны районнан килеп өйрәткәннәр иде. Концертларыбыз да бик матур үтә иде. Аны башта бушка авыл халкына куя идек, чөнки үз авылың халкын әзрәк эштән арындырып, ял иттерү ул. Аннан инде башка авыл клубларына барып, акчага куя идек. Әстерханга барып концерт куйдык, ике тапкыр Г. Камал сәхнәсендә концерт оештырдык, ике тапкыр Казанда Татарстанның 30 еллыгына концерт куйдык, бу әле искә кереп калганнары. Ике тапкыр район данын яклап, телевидениегә 12 тальянчы алып бардык. Биш тапкыр алдынгылар слетына чакырдылар мине районга. Шәймиев килгән елны дубленка бүләк итеп, сәхнәдә үк киерттеләр. Андый зур чараларда концертны тулысынча без куя идек. Миңа бирелгән грамоталар, Рәхмәт хатларының исәбе юк. 1987 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мәртәбәле исемгә дә лаек булдым, — дип эшләгән чорлары турында горурлык хисе белән сөйләде Әсмабикә апа.
Сосна чабатасы
— Чабатаны мин үз белдегемнән өйрәндем, кеше күрмәгәндә бии, кабатлый идем, ләкин кеше арасында аны биегәнем юк иде. Шулай бер вечер вакытында круг уйнаган вакытта бер кыз белән мине уртага чыгардылар, әйдә Әсмабикә, бие, диләр. Менә шунда беренче тапкыр биедем дә, шуннан бирле биетәләр инде аны миңа. Сосна чабатасы турында тапшыру да ясадылар, безнең авылның үзешчәннәрен биергә өйрәтергә дип килгән Раилә Мухаметхановна (Раилә Мөхәммәтхан кызы Гарипова Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры — З. Ф.) аны үзенең коллективына да өйрәткән. Балтачка килеп бер концерт куйганда ул аны зурлап, сәхнәдән дә тәкъдим итте: «Скелеты — Әсмабикәнеке, ит кундыручысы — Раилә», дип. Райондашлар көчле алкышларга күмгәннәр иде шул вакытта. Балтач даны булып калды ул Сосна чабатасы. Чабата биюенең елы да, рецепты да юк, чабата киеп биегәннәрме аны, читек киепме, анысы да билгесез. Мин читек киеп бию дөрестер дип уйлыйм, — ди әңгәмәдәшем.
«Гаиләм — ныклы канатым»
— 1965 елда Сосна егете Фарук белән гаилә корып, өч малай үстердек. Мин төп йортка килен булып килгәндә, әти белән әни дә исәннәр иде. Алар хезмәтемне аңлап кабул иттеләр, бервакытта да алардан ачуланып әйтелгән сүз ишетмәдем. Фарук белән тигез матур тормышта яшәдек, тик менә биш ел элек ирем бакыйлыкка күчте. Бүгенге көндә төпчек улымның гаиләсе белән яшим. Барлыгы 8 оныгым, 3 оныкчыгым бар. Балачактан күреп үскән авыр тормышым өчендер өлкәнәйгән көнемдә кадер-хөрмәттә гомер кичерәм.
Кияүгә килгәч үсмер елларымдагы хыялымны тормышка ашыра алдым. Фарук-лар умарта тоталар иде, миңа кайнатам бу эшнең бөтен серләрен дә өйрәтте.
Минем тормыш юлым җиңел булмады. Ләкин, түзә белү һәм тырышу белән хөрмәт яулый алдым. Хәзерге буынга үземнән киңәш итеп шуны әйтәсем килә, хәзер бөтен мөмкинчелек бар, ялкауланмасаң, эшләсәң эше бар, үзеңне күрсәт, эшләмичә бер кешегә дә, бер җирдән дә китереп бирмиләр, — ди Әсмабикә Габидуллина.
Әсмабикә апаны без дә олуг юбилее белән ихластан котлап, ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык, күңел тынычлыгы телибез. Балалары, оныклары, оныкчык-лары янәшәсендә кадерле кеше булып гомер итәргә язсын!
Фото: гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев