Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Сезнең районның иң яхшы инвестиция объекты булуы турында видеороликлар бәйгесе игълан итәбез!

Муниципаль берәмлекнең инвестицион сөйкемлелеге буенча иң яхшы презентациягә республика конкурсы игълан ителә.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы муниципаль берәмлекнең инвестицион сөйкемлелеге буенча иң яхшы презентациягә республика конкурсы игълан итә. Бәйгенең спонсоры - Haier компаниясе.

Видеороликта нәкъ менә сезнең район Татарстан территориясендә бөтен дөньядан инвесторлар өчен иң көтеп алынган район, булуын дәлиләргә кирәк.

Сезнең, Татарстан Республикасының үз туган муниципаль берәмлеге (районы, шәһәре) турында презентация материалы - ул Сезнең районның инвестор өчен уникаль конкурент өстенлекләре турында видеоролик. Конкурста катнашу өчен эшләрне Агентлыкның электрон адресына airrt.press@tatar.ru җибәрергә кирәк.
(Бәйгедә катнашу буенча таләпләр түбәнрәк).

Конкурс 15 декабрьдә старт ала һәм видеороликлар җыю 15 гыйнварның 23: 59: 59 сәгатенә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр Агентлыкның йомгаклау коллегиясендә 2022 елның 20 гыйнварында игълан ителәчәк. Сайлау Агентлыкның җитәкчелек составы һәм видеопродакшен һәм маркетинг өлкәсеннән чакырылган экспертлар составында эксперт комиссиясе тарафыннан башкарылачак.

Ә төп приз - Haier компаниясенең көнкүреш техникасы.

Без сезнең гаризаларны көтәбез!

Агентлык барлык катнашучыларга уңышлар һәм тагын да креатив идеяләр тели!

 

Бәйге эшләренә таләпләр:

Видеоролик түбәндәге сорауга җавап бирергә тиеш:
- Ни өчен инвестор нәкъ менә шушы муниципаль берәмлекне сайларга тиеш?

Киңәшләр:
- Видеоны эшләүдә стандарт булмаган алым һәм  креативлык сорала,
- Мөһим объектлар яки вакыйгалар,
- Инвестор күзлегеннән 2-3 уникаль өстенлек (әйтик, районның логистик һәм салым өстенлекләре - тасвирлау өчен «уникаль» булып тормый).

Техник яктан:
- Ролик 2:00 минуттан да артмаска тиеш,
- Жанр һәм форматлар буенча чикләүләр юк.
- Роликта графика да, ретуша да булырга мөмкин.
- Роликта әмма инвестицияләр җәлеп итүчәнлекне арттыру максатларында элек төшерелгән һәм файдаланылган, әмма агентлык ресурсларында урнаштырылмаган материаллар кулланыла ала.
- Россия Федерациясенең балигъ булган яки балигъ булмаган гражданнарның вәкилләре катнаша ала.

Этика ягыннан таләпләр:
- Норматив булмаган лексика,
- Җәбер-золым,
- Олылар өчен контент,
- Шок хәленә куючы контент (чиркандыгыс, тетрәндергеч),
- Зыян китерү яки куркыныч гамәлләр,
- Дискриминация сүзләре,
- Корал белән бәйле контент,
- Бәхәсле сораулар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге инвестиция