Тирә-якның чисталыгы – һәркемнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе
Район советы, башкарма комитет, үзәкләштерелгән бухгалтерия, Балтач шәһәр җирлеге, ЗАГС, район радиосы һәм "Мелиоратор" оешмасы коллективлары бердәм булып традицион көзге өмәгә чыктылар. Өмә ел саен «Көзге игелек атналыгы» кысаларында тирә-якны кышкы чорга әзерләү максатыннан оештырыла һәм «Экологик иминлек» милли проектының аерылгысыз өлеше булып тора.
Бистәнең "Гаилә" паркы һәм "Хәтер" бакчасында узган өмәдән соң җыелган чүп-чар, корыган ботаклар һәм башка калдыклар махсус билгеләнгән урыннарга чыгарылды.
Тирә-якның чисталыгы – һәркемнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе, күмәк өмәләр — ул чисталык акциясе генә түгел, ә зур тәрбия чарасы да.
Нет комментариев